Шәһри Казан

Миллион адым, яки Фуат Әбүбәкеров белән Фәрит Бикчәнтәев ник җәяү йөри?

Бер миллион сум отарга хыялланучылар аз түгелдер. Дөрес, андый теләк миндә дә бар. Әмма июль башында, яңа телефон алганнан бирле, миллион адым ясау турында хыяллана башладым.

Октябрь ахырында ул чынга да ашып куйды.

Телефонны алдармын, димә

Элеккеге телефоным сафтан чыгып, саташа башлагач, яңасын алырга мәҗбүр булдым. Берзаман экранында: «Котлыйбыз! Сез максатыгызга ирештегез!» - дигән язу чыкты. Монысы да саташамы әллә, дип шикләнеп, нәрсә турында сүз барганын ачыклау өчен, телефондагы бихисап программаларның берсенә кердем. Баксаң, адымнар санын исәпли торган кушымта бар икән. Анда күпме адым ясавың, минутына нинди тизлек белән баруың, күпме ара үткәнең, ничә калорий югалтуың турында белешмә чыга. Әйтик, мин шушы җөмләне 14 сәгать 12 минутта язып утырам.

Телефондагы «Здоровье и фитнес» дип аталган шул кушымтаны ачып карыйм... Бүген 1 сәгать тә 8 минутта 7 955 адым атлап, 5,84 км ара үткәнмен һәм 296 килокалорий белән хушлашканмын. Программада адымның озынлыгын үзгәртергә дә була. Мин үзгәртеп тормадым, телефондагыча калдырдым - 73см 51 мм. Шунысы гаҗәп, җиһаз атлаган адымнарны гына саный, транспортта барганын исәпләми. Хәзерге гаджетларны төп башына утыртам, димә! Элек телефонга вакытны карау өчен күз сала торган булсам, хәзер кая барсам да, ничә адым ясавым белән кызыксынам. Бәйлелеккә әйләнде инде, мин сиңа әйтим.

«Җәяү йөреп, догалар өйрәндем»

Камал театрының музыкаль бүлек мөдире, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров, 71 яшендә булса да, көненә, кимендә, биш мең адым атлый. Ул Кытай табибларының сәламәт булу өчен көненә 10 мең адым ясау кирәклеге турында мәкалә укып, 20 елдан артык шушы принципка тугры калып яши.

- Авырмыйча яшисе килә бит. Тазарып китсәң, җәяү йөрү кыенлаша. 30-40 ел буена авырлыгымның үзгәргәне юк - төп-төгәл 67 килограмм. Кышын берничә дустымны чаңгыга алып чыгам, ә менә җәен йөрергә иренәләр. Җепшек кар, яңгыр яуса да, Һади Такташ урамындагы күпергә хәтле 1750 метр барып, кире киләм, бу - 3500 метр дигән сүз, - диде Татарстанның халык артисты.

Реклама

Фуат абыйга карап, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә җәяү йөри башлаган

Фуат абый Татарстан урамында яши. Театрда репетиция сәгать 11дә башлана, шул вакытка чаклы бер сәгать чамасы саф һава сулап йөри. Спектакль алдыннан да Кабан күле буен иңләп чыга.
- Ул тирәдә юллар бик әйбәт, фонарьлар янып тора. Җәен тугызга кадәр йөрим. Кабан күле буенда күңелле, хәзер анда үрдәкләр дә күп, биш аккош бар. Кесәгә икмәк кыс­тырып, шуларны ашатып китәм. Мәчетләр яныннан үткәндә, азан тавышын тыңлый-тыңлый, догалар да өйрәндем. Елга портын да яратам. Тик менә кышын җил көчле анда, безнең яшьтә бик үк ярамый. Берничә дустым белән шунда чаңгы юлы салабыз да көнаралаш ике чакрымлы зур боҗраны әйләнеп чыгабыз. Ике сәгатьтә шундый өч боҗра үтәргә була, - дип сөйләде Фуат абый.

Файдасы бар, белегез

Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең беренче кардиология бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Айрат Галиев «ШК»га сөйләгәнчә, артериаль гипертония белән авыручыларга һәм симез кешеләргә җәяү йөрү аеруча файдалы. Моның өчен бернинди җиһазлар, спорт киемнәре дә алырга кирәкми, ягъни икътисади яктан да кулай.

- Кеше, хәленә карап, тизлекне мөстәкыйль рәвештә көйли - арттыра яки киметә ала. Йөрәк авыруы белән интеккән кайбер кешеләрне, әкренрәк йөрегез, дип кисәтәбез, андыйлар бер чакрымны да ярты сәгатьтә үтәргә мөмкин. Җәяү йөрү ярамаган хроник авырулар юк диярлек. Кеше тәүлекнең кайсы вакытында тели, шунда йөри. Кан басымы югары булганнар, чикләүләр булмаса, чагыштырмача тиз - минутына 100 адым тизлек белән атларга тиеш. Көненә 30-40 минут җәяү йөрү киңәш ителә, - диде табиб.

Эсседә урамда йөрсәгез, су эчәргә кирәк. Һавасы начар булган урыннарга, трасса янына чыкмау хәерле. Айрат әфәнде җәяү сирәк йөри, әмма тренажер залында шөгыльләнеп, кардиотренажерларда аякларын эшкә җигеп ала.

Мәхәббәт ерак араны якын итә

Бер миллион адым ул - 800 чакрым чамасы. Интернетта Сергей исемле егет «Миллион адым» проектын оештырып җибәргән. Берсендә сөйгән яры аңа болай дип әйткән: «Күз алдыңа китер, ир белән хатынны 20 адым аерып тора. Син, ун адым ясап, туктарга тиеш. Әгәр сөйгән ярың сине анда каршы алмаса, унберенче адымны ясап та торма - аннары уникенчесен, унөченчесен дә ясарга туры килеп, гомер буе шулай барачак. Һәркем үзенең ун адымын ясарга тиеш». Сергей, моның белән килешмичә, яраткан кешем хакына күпме кирәк, шулкадәр адым ясарга әзермен, ди. Без бит каршы якның ни сәбәпле килмәвен белеп бетермәскә дә мөмкин, бәлки, аңа кыюлык җитеп бетми, бәлки, ул кайчан да булса зыян күргәндер. Кешегә таба 20 адым ясап, калган юлны бергәләп үтәргә мөмкин.

Шулай итеп, Сергей, әлеге теорияне чәлпәрәмә китерү өчен, Мәскәүдән сөйгән яры яшәгән Санкт-Петербургка барырга ниятли. Ике шәһәр арасы - 840 чакрым, бер миллион адымнан чак кына артык. Проектның максаты - бернинди ерак арага, каршылыкларга карамастан, максатыңа таба бару. Җиде көндә Сергей, фикердәшләре белән бергә, Санкт-Петербургка барып җитә, әмма җәяү түгел, ә аяк белән идарә ителә торган берсеннән-берсе гаҗәеп транспорт чараларында. Кызганыч, Сергей сөйгән яры белән күрешү мизгелен һәм очрашуның ничек үтүен сер итеп калдырырга теләгән.

PS. Кичә телефоным яңа хәбәр салды - 1 миллион да 100 мең адым үткәнмен. Миллион адымның 800 километр икәнлеген исәпкә алсак, Казаннан туган ягым Чаллыга җәяү бер тапкыр барып кайта ала идем инде.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 января 2018 в 16:15
    Альпинистлар ярышларга «мәче» белән йөри?! Шимбә иртәсе. Урамда чатнама суык. Гадәттә, мондый вакытта кешеләрнең күбесе өйләреннән генә түгел, җылы юрган астыннан да чыкмый. Ә кайберәүләр салкын дип тормый, бозлы кыя өстенә менә, шулай ял итә. Сүзем альпинистлар турында.
    50
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:19
    Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акча түләнәчәк Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акчалар түләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстанның Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды.
    264
    0
    1
  • 23 января 2018 в 15:03
    Грипптан дарчин саклый Өендә дарчин (корица) торган кеше грипп белән авырмый икән, ни өчен дигәндә, әлеге тәмләткеч вирусларга каршы көрәшергә сәләтле.
    83
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:46
    «Язмышыма үпкәм юк: 15 яшемдә кыйнап сукыр калдырган үги әтиемне дә кичердем» «Аллаһы Тәгалә, бәндәмә күтәрә алмаслык кайгыны бирмәм, дигән. Адәм баласы барысын да күтәрә. Мине дә сынады Ул, ә мин бирешмәдем. Язмышыма да үпкәләмим, 15 яшемдә кыйнап күзсез калдырган үги әтиемне дә кичердем. Намаз саен аның рухына дога кылам...»
    238
    0
    4
  • 23 января 2018 в 14:30
    «Шәһри Казан» журналисты – җиңүче! Бүген Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә “Электрон ветеринария сертификаты. Продуктлар куркынычсызлыгы һәм сыйфатының яңа дәрәҗәсе” бәйгесенә йомгак ясады.
    94
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:06
    Фирзәр Мортазин һәм Салаватны нигә «ир белән хатын кебек» диләр? Бу көннәрдә Фирзәр Мортазин зурлап, “Пирамида” концертлар залында 60 яшен билгеләп үтте. Тамашаның масштабын һәм анда кемнәр катнашканын, ул көнне интернеттагы фотоларга күз салсаң, барын да чамалап була иде.
    216
    0
    3
  • 23 января 2018 в 11:52
    Илдус Нафиков: «Кирәк булса, җинаять эше дә ачарбыз!» Өлешләп түләүчеләр, банк белән бәйле кризис, ришвәтчелек, татар теле мәсьәләсе... Татарстан прокуратурасының еллык коллегиясендә күпләрне борчыган әлеге темалар күтәрелгән. Республика прокуроры Илдус Нафиковның җитди чыгышыннан күпләр киеренкелектә калган.
    119
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:25
    Казанда ике автобус катнашындагы һәлакәттә 7 кеше зыян күргән Бүген 7.20дә Ямашев проспектындагы 115нче йорт каршында 60нчы һәм 10нчы автобуслар бәрелешкән.
    114
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:15
    Атна башы буранлы, атна ахыры салкын булачак Республикада буран алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәргә мөмкин. Татарстан актив циклон йогынтысы астында калган.
    103
    0
    1
  • 22 января 2018 в 16:22
    Рәссам, карикатурачы Илдус Әҗемов: «Үзеннән-үзе көлә белмәгән кеше – ярты кеше ул» Табиблар, 17 минут көлү гомер озынлыгын бер елга арттыра, ди. Танылган рәссам, карикатурачы, шаржлар остасы Илдус Әҗемов та шул фикердә. Югыйсә, гомерен тулысы белән юмор, сатирага багышлап, татарларның бердәнбер сатира журналы булган «Чаян»ны чыгаруда 35 елга якын катнашыр идеме соң ул.
    79
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:48
    Әзәрбайҗан кухнясы: кадерле кунаклар килгәч кенә әзерләнә торган садж әзерләүне АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ Әзәрбайҗан кухнясы башкалардан яшелчәләр белән пеше­релгән итле ризыкларга бай булуы белән аерылып тора. Аларның күбесе махсус савытларда әзерләнә. Ипи урынына кулланыла торган чурекны - тандырда, питины - балчык чүлмәктә, пылауны - казанда, ә менә саджны шул ук исемдәге табада пешерәләр. Утта яралган ризык «Хан Булак» рестораны шеф-­повары Руслан Гурбанов белән...
    169
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:41
    «ҮЛГӘНЕҢНЕ КҮРСӘМ ИДЕ...» – Балам, син яшь кеше әле. Яшьлек кызулыгы белән кайчак әллә ниләр әйткән чаклар була, берүк, уйлап сөйләш. Бигрәк тә балаларыңа ямьсез сүзләр әйтә күрмә, алар каргыш булып әйләнеп кайтачак. Ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юк, - диде Пенсия фондында чиратта торганда сүз алышып киткән Эльмира апа.
    471
    0
    3
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
Соңгы комментарийлар
  • noname
    22 января 2018 в 17:16
    Бүген бер танышым "Шәһри Казан" сайтында сиңа комментарий язганнар, ә син җавап та бирмисең, дип шелтәләгәч, кереп караган идем дә, менә, гаебемне төзәтәм. Рәхмәт игътибарыгыз, сүзләрегез өчен! :) Кайчандыр Альберт абый безне чак кына укытып алган иде, махсус курс буенча керде. Шул дәресләрдән тыш аның белән аралашырга туры килмәде, шуңа да сез язган фикер минем өчен гайре көтелмәгән бер яңалык булды. "Әдәбиятчы" да дигән сүзләрегездән соң... үзегезне дә таныйсы килү теләге уянып калды) Мөмкин булса, языгызчы. Монда булмаса, ВКда яисә Фейсбукта - личкага. Шат булыр идем)
  • noname
    22 января 2018 в 14:47
    Исэнмесез Фирзэр Абый. Мин сезне бик хормэт итэм, жырларыгызны бик яратам. Авылны яратып сойлэвегез , сезгэ хормэтемне тагы да арттырды. Сезне юбилиегыз белэн котлыйм. Ижатыгызда унышлар, сэламэтлек телим.
  • noname
    22 января 2018 в 09:11
    Себехэналла мэшэалла куз тимэсен.молодец.Килэчэктэдэ зур унышлар насыйп итсен Раббым бер Аллам.Мин бик шат безнен татар кызыбызнын зур унышларына.Саулык бэхет тыныч хэерле бэракэтле гомер насыйп итсен Раббым бер Аллам сина Алинэ.
  • noname
    19 января 2018 в 23:18
    Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга 6 яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүләрдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум дәүләт ярдәме каралган. Балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли аласыз. Түләгән сумманың бер өлеше компенсацияләнә. Гаиләдәге уртача айлык керем бер кеше башына 20 мең сумнан азрак булганда,өстәмә компенсация каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнар "Ана даны" медаленә ия була ала. Бу очракта һәр бала исәбеннән 5000 сум акча бирелә. Татарстан Президенты карары белән тиздән гамәлгә керәчәк авылдагы балалы гаиләләр өчен пособие турында әлегә төгәл генә мәгълүмат юк. Җитәкчеләр 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр, дип вәгъдә итәләр.Әлеге пособиегә кагылышлы яңалыкларны "ШК" газетасыннан һәм сайтыннан күзәтеп бара аласыз, шулай ук теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Хөрмәт белән,"ШК" газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффар.
  • noname
    20 января 2018 в 11:13
Интервью