Бу арада Казанда ата-аналарның телләрендә гел бер сүз: шәһәрдә педофил йөри.
Бала блән бу темага ничек сөйләшергә? Аңа саклану кагыйдәләрен ничек аңлатырга? Әлеге четерекле тема хакында без академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина психологлары бүлеге мөдире, психология фәннәре кандидаты Светлана Макаренко белән сөйләштек.
- Светлана Львовна, гадәттә, балаларга педофиллар турында кисәткәндә, бер усал абый бар, дип аңлата башлыйбыз...
- Суд эксперты өлкәсендәге тәҗрибәмә таянып әйтә алам, балалар, читләтеп әйтүгә караганда, төгәл терминнарны дөресрәк кабул итә. Шуңа да педофил сүзеннән качарга кирәкми. Аның нинди кеше икәнен аңлатып бирсәң, яхшырак. «Хәзер куркыныч заман, урамда педофиллар йөри. Педофил ул олы, зур кеше, ир-ат, яшь егет, бабай да булырга мөмкин. Ул кызларны, малайларны тота да кеше йөрми торган урынга алып китә. Тәнеңне сыйпарга, тотарга мөмкин. Җенси органнарың (балага алай катлаулы итеп түгел, үзе бу органнарны ничек атарга ияләнгән, шул сүзләр белән аңлату мөһим) белән кызыксына. Үзенең ят җирләрен күрсәтергә дә мөмкин. Сиңа сугарга, авырттырырга мөмкин, бу хакта башкаларга сөйләмәсен дип, сине үтерә дә ала. Шуңа да урамда ялгыз йөрмәскә, серле, караңгы урыннарга бармаска, теге төзегән штабыгызга да (күп балалар кеше йөрми торган урыннарда штаб булдыра) керми торырга кирәк. Бу хакта дусларыңа да әйт», - дип, җайлап кына аңлатырга кирәк. Бала белмәгән кеше белән сөйләшергә ярамаганлыгын аңларга тиеш. Хәтта сүз башларга да кирәкми, чит кеше әңгәмә корырга тели икән, бала: «Гафу итегез, ашыгам яки әни көтә», - дип тизрәк китү җаен карасын.
- Педофиллар күбесенчә кызлар яки малайларны күзлиме?
- Аларны җенси аерма кызыксындырмый. Гадәттә, 12 яшьләргә кадәр кызлар, малайлар тышкы яктан җенси билгеләр белән әллә ни аерылып тормый, фәндәгечә әйтсәк, җенессез булалар. Педофил өчен иң мөһиме - бала булсын. Фән белән дәлилләнгән: педофиллар психик яктан җитлегеп бетмәгән, алар кечкенә вакытта үзләре сексуаль көчләү корбаны булырга мөмкин. Шуңа да күңелләрендә шул мизгел саклана, фиксацияләнеп калган шул кичерешләр тынгылык бирми, мондый кешеләр балаларны мәсхәрәләп ләззәт ала. Икенче төркем психологлар фикеренчә, педофил үзенә каршы тора алмаган корбан эзли. Көчсез балага зыян салу аның өчен берни тормый. Ул үзеннән куркуларыннан рәхәтлек ала, үз-үзенә ышанмау хисен балаларга һөҗүм итүе белән канәгатьләндерә.
- Ә балаңны саклап кала алмасаң? Ул, Алла сакласын, барыбер педофил кулына эләксә?
- Шунысы куркыныч: педофил бала белән уртак телне тиз таба. Карап торырга бик ягымлы, аралашучан, гади кеше. Әгәр баланы чит кеше үзе белән ияртеп китә башлый икән, ул мөмкин кадәр тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышсын - шуны аңлату кирәк. Кычкырсын, пычракка булса да утырсын, үтеп баручының киеменә ябышсын. Ә менә икәүдән-икәү генә калганда, бу гамәлләр чын педофилны дәртләндерәчәк кенә. Педофиллар рәтенә үк кермәгән акылга сай кешеләр дә очрый. Болары җенси теләкләрен канәгатьләндерү өчен үзләренә көчсез объект эзлиләр, пенсионерлар, балаларга һөҗүм итәләр. Андыйларны әле куркытып була, полициягә әйтәм, әнине чакырам, абый монда дисәң, алар шүрләргә мөмкиннәр.
- Казанда йөрүче педофилны әле дә тотмадылар. Шуңа да күп әти-әниләр балаларын мәктәптән үзләре барып ала. Ә гомумән, баланы ничә яшьтән үзен генә чыгарып җибәрергә була дип саныйсыз?
- Бу сорауга җавап бирүе авыр. Үз баламны 8 яшеннән ялгызын гына йөртә башладым. Әмма хәзер замана башка. Авыл җирендә балалар күп очракта мәктәпкә үзләре генә бара-кайта анысы, ә менә шәһәрдә?! Бала психологиясендә мөстәкыйльлек чоры дигән нәрсә бар. Андый вакытта бала һәр эшне үзе башкарырга, мөстәкыйль булырга омтыла. Контрольдә тотуны өнәми. Шул вакытны сизми калып, балага ирек бирмәсәң, алга таба аңарда мөстәкыйльлекне тәрбияләве шактый кыенга туры киләчәк. Шуңа да баланы мәктәптән каршы алганда, мин сине тикшереп тору максатыннан түгел, ә куркынычсызлыгыңны кайгыртып каршы алам дип аңлатсаң, яхшырак.
- Ата-анага баланың ышанычын яулап алу өчен нинди киңәшләр бирә аласыз?
- Баланы беркайчан да шәхесен кимсетә торган сүзләр әйтеп ачуланырга кирәкми. «Тиеш» дигән сүздән дә качу хәерле. Беркем беркемгә тиеш түгел. Бала бигрәк тә. Баланың үзенә түгел, ә гамәлләренә бәя бирергә кирәк. Нәрсәдер дөрес эшләмәгән икән, шул эше өчен ачулан, әмма син «дурак» дип үзен кимсетергә кирәкми. Еш кына балалар берәр нәрсә кылсалар, әти-әни орышыр, дип, барысын да үз эчләрендә калдыралар, ачылмыйлар, сөйләмиләр. Кечкенәдән гаиләдә уртага салып сөйләшү, баланы аңлау булса, бу алга таба да шулай дәвам итәчәк.
Ничек сакланырга?
Бәхетсезлеккә юлыгудан беркем дә беркайчан да тулысынча саклый да, саклана да алмый. Шулай да кайбер нәрсәләрдә уяурак булу, гади генә кагыйдәләрне үтәү күп очракта ярдәм итә. Белгечләр менә нинди киңәшләр бирә:
1. Баланы караучысыз калдырмаска тырышыгыз. Дуслары турында белегез, кая киткәнен, кайчан кайтачагын онытмагыз.
2. Чит-ят кешеләр белән аралашудан, алар чакырган җиргә барудан, алар биргән нәрсәне алудан тыегыз.
3. Балага исеме белән дәшкән һәрбер кеше таныш яки дус түгел икәнен аңлатыгыз. Гадәттә, балалар уйнаганда бер-берсен исем белән атый һәм алар янында аз гына торган кеше дә кемнең кем икәнен белә ала. Ә үз исеме белән дәшкән кешегә бала, үзе дә сизмәстән, ышаныч белән карый.
4. Җинаятьче һәрвакыт монстр кыяфәтендә булмавын төшендерегез. Ул шат күңелле абый да, әнигә яки яраткан укытучыга охшаган әйбәт апа да булырга мөмкин.
5. Алкоголик, наркоман, фахишә, төрмәдә булучылар һ.б. шикле кешеләр белән аралашуын чикләгез. Хәтта болар арасында туганнарыгыз булса да.
6. Кыйммәтле бизәнгечләр, ачык киемнәр җинаятьченең игътибарын тарту чарасы икәнен онытмагыз.
7. Сез өйдә юкта бала беркемгә дә ишек ачарга тиеш түгел. Хәтта полиция хезмәткәренә дә.
8. Башка балаларга да игътибарлы булыгыз. Әгәр алар янында шикле кеше күрәсез икән, тыныч кына узып китмәгез.
Комментарийлар