16+

“ШК” журналисты Казандагы 19нчы төзәтү колониясендә тоткыннарның нинди эшләр башкарганын күреп кайтты

Татарстан колонияләрендә тоткыннар үзләренә бирелгән срокны уздырудан гайре, акча да эшли. 90 елларга кадәр әлеге учреждениеләрдә дәүләт заказы үтәлсә, соңрак колонияләр бизнес белән кулга-кул тотынып эшли башлаган.

“ШК” журналисты Казандагы 19нчы төзәтү колониясендә тоткыннарның нинди эшләр башкарганын күреп кайтты

Татарстан колонияләрендә тоткыннар үзләренә бирелгән срокны уздырудан гайре, акча да эшли. 90 елларга кадәр әлеге учреждениеләрдә дәүләт заказы үтәлсә, соңрак колонияләр бизнес белән кулга-кул тотынып эшли башлаган.

"Җитештерү бәйрәмнәрдә дә тукталмый"
Казандагы 19нчы төзәтү колониясенең пластик тәрәзәләр җитештерә торган участогына кердек. Баксаң, Универсиада корылмаларында, шул исәптән Универсиада авылында куелган тәрәзәләрнең 70 проценты шушында ясалган. Тоткыннар ике сменалап, сигезәр сәгать эшли. Бу участокта эшләүчеләрнең хезмәт хакы - 8-15 мең сум.

- Тоткыннарга акчаны ничегрәк түлисез? - дип сорыйм колония начальнигы урынбасары Рамил Фәйзулиннан.

- Бер өлеше коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә, бер өлешенә хөкем ителүчеләр үзебезнең кибеттән азык-төлек сатып ала, калган акчаны туган-тумачаларына, алиментка җибәрергә мөмкиннәр, - диде ул. Монда халыкның яртысы - 700ләп кеше генә эш белән мәшгуль, калган яртысы трай тибеп йөри.

- Эшләмәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен ничек түли? - дим, аптырап.

Алардан түләтмиләр икән.

Пластик тәрәзәләргә әйләнеп кайтсак, чималны 5 мең квадрат метрга кадәр китерергә мөмкиннәр, әзер продукцияне көненә берничә тапкыр алып китәләр. Универсиада корылмалары гына түгел, тоткыннар ясаган тәрәзәләр Иннополиста, "Салават күпере" торак комплексында, балалар бакчаларында куелачак. Заказлар күп булганга, әлеге участокта эшләүчеләр иң зур хезмәт хакы ала.

- Иреккә чыккач, нишләргә икән, дип аптырап йөрмәм. Бу эш киләчәгемне билгели, - диде тоткын Владимир.

- Барыгыз да эшләми икән бит. Трай тибүчеләр белән ничегрәк аралашасыз, "бар, эшсез ятма" дип тиргисезме? - дим.

- Һәркем нәрсә ошаганын, ошамаганын үзе хәл итә. Кешене көчләп эшләтеп булмый, күңеле хезмәткә ятарга тиеш, - ди ул.

Әлеге тәрәзәләргә заказ бирә торган "Центр Окон" оешмасы директоры Наил Максутов сүзләренчә, алар кирәкле җиһазларны колониядә 2012 елда урнаштырып, тоткыннарны өйрәтеп, җитештерүне башлап та җибәргәннәр.

- Төзәтү учреждениесендә бизнес җәелдерүнең уңай ягы - коллектив тотрыклы, Яңа ел һәм май бәйрәмнәрендә дә җитештерү тукталмый, - диде Наил Максутов.

"Иреккә чыккач, кайда эшләрмен, дип баш ватмам"
Тегү цехында тоткыннар, кулымдагы фотоаппаратны күреп, башларын читкә борды.

- Аларның иреккә чыгып, яшиселәре бар бит. Шуңа күрә йөзләрен күрсәтәселәре килми, - дип аңлатты Рамил Фәйзуллин.

Сезнең 200ләп ир кешенең кием теккәнен күргәнегез бармы? Ә мин күрдем. Шулкадәр җәһәт, күз иярмәслек тизлек белән эшлиләр. Энәгә җеп тә саплый белмәүче хатыннар бу күренешкә тап булса, ни диярләр иде икән? Тоткыннар күбесенчә махсус эш киеме - спецовка тегә.

19нчы төзәтү колониясендә рецидивистлар, ягъни, ким дигәндә, икенче тапкыр җинаять кылып, кабат эләгүчеләр утыра. Роман тегү машинасын беренче утыруында - 2005 елда иярләгән, шуңа да тимерчыбык артына кабат эләккәч, нинди эшкә тотыныйм икән, дип баш ватып тормаган. Әмма башка төрле һөнәрләрнең асылына төшенергә теләге юк.

Иң күп тавыш - столяр цехында. Монда 26 кеше ике сменада агач кисеп, бруслар, такталар эшләп чыгара. Заказлар аз килә, шуңа да монда эшләүчеләрнең хезмәт хакы тәрәзә ясаучыларныкы кебек үк түгел. Агач тирәсендә, гадәттә, тәҗрибәсе булганнар кайнаша, әмма өйрәнергә теләүчеләрне кире борып җибәрмиләр.

Алюминий эшләнмәләр участогында да станоклар көне буе гөж килә. Биредә 34 кеше хезмәт куя. Чимал - үзебезнеке, Чаллыдагы "Татпроф" оешмасыннан. Тоткын Равил әйтүенчә, алюминийдан ясалган җиһазлар озакка чыдый.

- Эшем ошый! Аллаһ бирсә, өйгә исән-сау кайтып җиткәч, шушындый эшкә керермен. Безгә эш бирүче оешманың "гражданка"да да цехлары бар, моннан чыккан кешеләрне анда да алалар, - дип киләчәккә планнар да корып куйган Равил.

Аллаһны телгә алучылар гына түгел, аңа гыйбадәт кылучылар да бар монда, чөнки колония биләмәсендә мәчет белән чиркәү эшли.

Цех мастеры Илнар колониягә эләккәч, башка бөтен җитештерү эшләрен карап чыккан да, ахыр чиктә, күңеле алюминийгә яткан. Монда ясалган җиһазлар "Казан-Арена" стадионы, спорт комплекслары, кунакханәләр төзелешендә кулланылган, хәтта Сочидагы Кызыл Аланнан, Осетиядән ишек сорап заказлар килә.

Рамил Фәйзулин әйтүенчә, аларда җитештерелгән эшләнмәләр базар бәяләреннән арзанрак. Телгә алынган продукциядән тыш, капкалар, беседкалар, умарталар, шахмат, тротуар плиткасы һәм башкасын эшләп чыгаралар, өстәвенә, автосервиста дүрт кеше эшли. Теләсә кем эш вакытында "сырхаулаган" машинасын дәвалатып чыга ала. 2014 елда 19нчы колониядә 48 миллион сумлык товар җитештерелгән.

Дәүләт ярдәм итәчәк
Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә эш башлау өчен буш урыннар күп әле, шуңа да эшмәкәрләрне биш куллап көтәләр. Татарстанның җәзаларны үтәтү идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Шабалин әйтүенчә, республика колонияләрендә 8 мең квадрат метр мәйдан буш тора, аеруча Кама аръягында һәм Әлмәттә. Татарстанда барлыгы 4,5 мең тоткын акча эшли.

Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев сүзләренчә, колонияләрдә бизнесын ачып җибәргән кече һәм урта эшмәкәрләргә дәүләт ярдәм кулы сузачак. Республиканың Икътисад министрлыгы белән Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге берничә программа да әзерләп куйган.

Беренчесе - күбебезнең колагына чалынган "Лизинг-грант" программасы. Режим объектларында эшләүчеләргә грант күләмен арттырырга җыеналар. Дәүләт табадан гына төшкән эшкуарларның 45 процентка кадәр чыгымын каплар, дип көтелә. Ким дигәндә бер еллык тәҗрибәсе булган эшкуарларның 30 процентка кадәр чыгымын хөкүмәт үз өстенә алачак. Икенче программа - җиһазлар алуга тотылган чыгымнарның 50 процентына кадәр субсидияләү.

- Грант ярдәменә кагылышлы барлык чаралар конкурс нигезендә тәкъдим ителәчәк. Эшмәкәрләрнең барлык проектлары өйрәнелеп, нәтиҗәдә, иң уңышлыларына грант биреләчәк. Конкурс игълан ителмәгән әле, шундый нәрсә була, дип эшкуарларны уйландыру өчен алдан әйтеп куябыз, - диде Дилүс Шәвәлиев.

Колониядә бизнесын җәелдерергә 600 эшкуарга тәкъдим ясалып, унысы гына теләк белдергән.


Татарстанның җәзаларны үтәтү идарәсе 2015 елда 850 миллион сумлык продукция эшләп чыгарырга ниятли. 2013 елда бу күрсәткеч - 1 миллиард сум, 2014 елда 670 миллион сум булган.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading