16+

Татарстанда биш эшмәкәргә амнистия булырмы?

Россия Дәүләт Думасы ялга китәр алдыннан «Икътисади жинаять тоткыннарына амнистия» игълан итү турында закон кабул итте. «Российская газета»да дөнья күргәч, бу документ гамәлгә дә кертелде. Аны 25 июнь көнне Россия Президенты Владимир Путин үзе Парламентның түбән палатасына төшергән иде. Хакимиятнең бу гамәлен әллә «Юкос» компаниясенең җитәкчесе Михаил Ходорковскийның 50 яшьлеге...

Татарстанда биш эшмәкәргә амнистия булырмы?

Россия Дәүләт Думасы ялга китәр алдыннан «Икътисади жинаять тоткыннарына амнистия» игълан итү турында закон кабул итте. «Российская газета»да дөнья күргәч, бу документ гамәлгә дә кертелде. Аны 25 июнь көнне Россия Президенты Владимир Путин үзе Парламентның түбән палатасына төшергән иде. Хакимиятнең бу гамәлен әллә «Юкос» компаниясенең җитәкчесе Михаил Ходорковскийның 50 яшьлеге...

Амнистия кысаларында, нигездә, авторлык хокукларын бозучылар, канунсыз эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр, мошенниклар, акча юуда тотылучылар, акча туздыручылар, салым һәм таможня түләүләреннән качучылар аклана алачак. Әмма амнистия бары тик эшкуарлык өлкәсендә тәүге кат гаепләнелгән һәм китергән зыянны тулысынча каплаган кешеләргә генә бирелә, шуның өстенә, гаепләнүченең кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян салмаган һәм зыян салырга җыенмаган булуы да шарт. Әлеге амнистиягә эләгү өчен, хөкем ителүчеләргә алты ай вакыт бирелә.
Кайбер тикшеренүләр соңгы елларда Россиядә эшмәкәрләрнең һәр алтынчысы җинаять җаваплылыгына тартылганлыгы турында сөйли. РИА «Новости» язуынча, РФ генерал прокуроры Юрий Чайка күптән түгел Владимир Путин белән очрашуда эшкуарлар мәнфәгатен яклау өлкәсендә икътисади амнистиянең барышы турында сөйләгән һәм амнистиягә ун меңгә якын эшкуар эләгәчәген җиткергән.
Чынлыкта исә, әлеге амнистия өч мең икътисади җинаятьчегә кагылырга һәм төрмәләрдән якынча Думада утыручы депутатлар күләмендәге халык иреккә чыгарылырга мөмкин. «Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча хәзер 1299 җинаять эше туктатылырга һәм 1280 җинаять кылуда шикләнелүчене җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә мөмкин», - дип җиткерә Президентның Дәүләт Думасындагы вәкаләтле вәкиле Гарри Минх. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте исә 340 кешене иреккә чыгарырга ниятли: шуның 180е - колонияләрдә һәм 160ы - СИЗОда утыручылар. Тагын 1350ләбе иректән мәхрүм ителмичә генә җәзага хөкем ителүче амнистиягә эләгә ала.
Үз чиратыбызда без дә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мурзина белән элемтәгә кердек. Аның әйтүе буенча, хәзерге вакытта Татарстанның иректән мәхрүм итү урыннарында утыручы биш кеше амнистиягә эләгергә мөмкин. Моның өчен алар алдагы алты ай узганчы бурычларын тулысынча түләп бетерергә һәм Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең иске версиясе нигезендә хөкем ителгән булганлыктан, үз эшләрен яңа редакциядә тикшерүләрен үтенеп, судка үтенеч язарга тиешләр. Болардан тыш, амнистия шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән тагын 32 эшкуарга елмаерга мөмкин. Алары да шул ук процедура аша узарга тиеш. Хәзер амнистиягә эләгү мөмкинлекләре булучыларга кабаттан тикшерү уздырыла. Бүгенге көндә Татарстан төрмәләрендә һәм колонияләрендә җәмгысы 12 меңгә якын җинаятьче утыра, шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр дә шул ук күләмне тәшкил итә. Казандагы өч колониядә барысы бергә дүрт меңләп җинаятьче җәзасын ала икән.
Һәркем үзенчә бәяли
Интернет форумнарда кайберәүләр хакимиятнең амнистия турындагы бу адымын: «Көннән-көн полиция иленә әверелә баручы Россиядә халык ышанычын кайтару ысулы», - дип бәяли. Санкт-Петербургта узган икътисади форум барышында Путин үзе: «Соңгы елларда безнең кануннар нык үзгәрде, хәзерге хокукый нормалар үз көчендә булса, күп кешеләр гаепләнелмәгән дә булырлар иде. Дөрес, рейдерлар, ялган акча таратучылар, яки фатирларны тартып алучылар, шулай ук көч куллану белән янаган яки көч кулланган чын җинаятьчеләр иреккә чыгарга тиеш түгел», - диде.
Чуарланып беткән һәм чуарлануын әле дә дәвам итүче кануннар бәрабәренә үз халкының өчтән бер өлешен диярлек утыртып бетерергә сәләтле Россиядә амнистияләр даими күренеш. Соңгы тапкыр мондый чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланып, якынча 46 мең җаваплылыкка тартылучыга кагылган булса, алдагы елларда аны, гадәттә, Россия Конституциясенең кабул ителүе хөрмәтенә игълан иткәннәр. Шулай итеп, кеше өстенә кеше утыртылган Россия төрмәләреннән 1994, 1995, 1997, 2000, 2005 һәм 2006 елларда кайбер хөкем ителүче җинаятьчеләр иреккә чыгарылган. 2000 елдан бирле Дәүләт Думасы җәмгысы амнистия турындагы 7 канун кабул иткән. Ә иң масштаблы амнистия тарихыбызда Сталин вафатыннан соң, 1953 елда теркәлә. Ул чакта миллионнан артык кеше иреккә чыгарыла.
Танылган хокук яклаучыларның берсе: «Чынлыкта җинаятьче булмаган берничә мең кеше иреккә чыгарыла икән, бу бик әйбәт. Һәр өченче кешегә «элек хөкем ителгән» дигән мөһер сугарга мөмкин булган бүгенге ситуациядә җинаятькә бәйле кануннарны тулаем үзгәртергә вакыт җиткәндер. Бу амнистия әлеге кануннарның тотрыксызлануына ишарәли. Суд системасын үзгәртергә, төрмәгә ничек тә азрак кеше утыртылуын тәэмин итәргә кирәк», - ди.
Чыннан да, чит илләр, «өй аресты» системасына нигезләнеп, җинаятьләрнең җиңел төре буенча хөкем ителүчеләрне үз өйләренә «бикләүгә» өстенлек биргән вакытта, безнекеләр еш кына андыйларны да зур, авыр җинаять кылучылар янына утыртып, ил бюджеты хисабына ашатып-туендырып ята. Советлар Союзы чорыннан аермалы буларак, кооперативлар ябылып, төзелеш кебек масштаблы эшләр коммерсантлар кулына күчеп беткәнлектән, хөкем ителүчеләрне җәмәгать эшләренә җәлеп итеп, алардан файда күрүе дә кыен. Моның өчен кизү эшен дә тиешле тәртиптә, гражданнарга зыян килмәслек итеп оештырасы бар. Бүгенге коммерсантларга кара эшләрне башкарттыру өчен зеклар түгел, ә төрмә шартларында да яшәргә, өч тиенгә дә эшләргә риза булган читтән килгән гастарбайтерларны эшкә җигү кулайрак.
Иректә кайтару җиңелрәк
«Стройкапиталконсалтинг» оешмасы директоры, юридик фәннәр кандидаты Константин Егоровның әйтүенчә, җаваплылыкка тартылган тоткыннарга китергән зыянын каплау иректә килеш җиңелрәк булачак. Чөнки төрмәдә урман кисү яки бияләй бәйләү кебек түбән профильле эшләр белән генә чикләнергә туры килсә, иректә аның үз эшен үстерергә уңайлыклар бар. Хәер, иреккә чыгарылуның төп шарты «китерелгән зыянны тулысынча каплау» булганга күрә, бу амнистиянең гамәлдә үтәлеше шикләндерә дә, чөнки хөкем ителгән кеше төрмәдән торып, кайдан, ничек итеп тиешле сумманы табып бетерсен ди?!.
Салым түләмәгән өчен РФ ҖКсының 198 һәм 199 нчы маддәләре буенча хөкем ителүчеләргә ике мәҗбүри шарт куелуы да әлеге канун проектының кычытмаган җирне кашу икәнен генә күрсәтә. Биредә хөкем ителүче иреккә чыгарылсын өчен, аның элек җаваплылыкка тартылмаган булуы һәм элек түләнелмәгән барлык штрафлар һәм салымнарны түләп бетерүе шарт итеп куела. Югыйсә Җинаять кодексының 198 һәм 199 нчы маддәләрендә, «Тәүге кат җинаять кылучы, РФ Салым кодексында каралган штраф һәм пеняларының күләменә нигезләнеп, тиешле сумманы түләгән очракта, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә», дип язылган. Ягъни бу гамәлләр кылынган очракта, әлеге төр җинаятьче «амнистия» турындагы күрсәтмәләрсез дә канун нигезендә иреккә җибәрелергә тиеш булып чыга. Әмма гуманизм принципларына нигезләнеп, җинаять кылган эшмәкәрләрне күпләп иреккә чыгару турында сүз күпме куертылса да, асылда, эш ул дәрәҗәдә үк түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading