16+

Теш кыйссасы

Туганым ун елдан артык борын куышлыгында энә кисәкләре йөрткән

Теш кыйссасы

Туганым ун елдан артык борын куышлыгында энә кисәкләре йөрткән

Тешен дәвалатырга барган туганыма: «Сезгә тиз арада операция ясатыр­га кирәк, табиблар тешегездә нидер калдырган булганнар, хәзер алар борын куышлыгына кадәр менгән, бу кеше гомере өчен куркыныч», - дип әйтеп кайтарганнар.

Авыртмагач, нигә борчылырга?

Алинә Яруллина белгечлеге буенча укытучы. Чираттагы ялын алуга ук, укулар башланганчы, дип, тешләрен дәвалатырга булган. Гадәттәгечә, Яшел Үзән шәһәрендәге түләүле клиникага юл тоткан. Табиблар туганымның авыз куышлыгын рентгенга төшергәч, гаҗәп күренешкә тап булганнар. Бер тешнең уртында ниндидер ят нәрсә күренә. Алинәнең авыз, борын куышлыгын киңрәк итеп фотога төшергәннәр. Ни гаҗәп, анда ниндидер таякчыклар, чит-ят нәрсәләр бар икән бит.

- Тешегезне дәвалаган вакытта табиб нәрсәдер калдырган, бу матдәләр акрынлап борын куышлыгына менә бара, тиз арада операция ясатырга кирәк, аны бары Республика клиник хастаханәсендә генә ясыйлар, барысы бергә дәвалану 40 меңнәргә төшәр, мөгаен, - дигәннәр Алинәгә. Тәмам аптырашта калган туганым нишләргә дип баш вата башлаган. Диагнозның дөреслеген белер өчен, Казанга республика стоматология хастаханәсенә килгән.

- Монда, мөгаен, тешне дәвалаганда кулланыла торган махсус матдә - гуттаперча калгандыр. Мондый очраклар була. Яңак сөягегезне яралар да ят матдәне алалар, - дип аңлатканнар аңа. Лорга барырга киңәш иткәннәр.

Республика клиник хастаханәсендә исә томографиягә төшәргә кушканнар. Югыйсә, кулында киңәйтелгән сурәт тә бар. Әмма 1600 сумга ясатылган 3 D сурәт сыйфатлырактыр, күрәсең. Табиб кына ул сурәтне әллә ни карап тормаган, бер генә күз төшергән дә: «Теләсәгез - операция ясатыгыз, теләмәсәгез, шулай яшәгез. Авыртмый икән, нигә борчылырга? Моңа кадәр белми яшәгәнсез бит әле, бернинди энә дә түгел ул, пломба материалы», - дип тынычландырырга ашыккан. Авыртуын авыртмый да бит, ә авырта башлаганда инде соң булса? Шөкер, операциясе, алдан куркытканча, 40 мең сум түгел икән, бушлай ясатсаң да була, дөрес, чиратка язылырга кирәк икән.

Кем гаепле?

Борын куышлы­гында чит матдә булуын белә торып яшәргә була дигән сүзләрне табиб әйтсә дә, Алинәнең күңеле тыныч түгел. Шактый табиб­лар белән очрашып карады ул. Кайсы, операция кирәкми, аның нәтиҗәсе энә белән яшәүдән дә аянычрак булырга мөмкин, яңак сөяген вату җиңел түгел, ди. Ахырдан, гомерлеккә ямьсез, зәгыйфь булып калуың бар, дип тә әйттеләр. Кайберләре, энә булса, моңарчы үлекләр, чәнчер, шешәр иде, пластмасса кисәге генә ул, дип тә аңлатып карады. Шулай да күңелнең тынычлыгы китте, эчкә бер кергән корт «кимерүдән»туктамады. Нишләргә, энәләр белән яшәүне дәвам итеп, кайчан авырта башлар икән дип көтәргәме? Әллә Аллага тапшырып, операциягә керергәме?
Алинә теш кыйссасының сәбәпчесен табарга да тырышып карады. Моннан өч ел элек шул тешне дәвалаган табибны эзләде. Баксаң, шул чакта ук инде тешнең уртында берничә ят матдә барлыгы беленгән булган икән. Бу хакта Алинәнең медицина карточкасындагы авыру тарихына да язып куйганнар. Тик менә аның үзенә генә әйтүче булмаган. Пломба таркалгач, ачык каналлар аша ят матдәләр борын куышлыгына киткән. Табиблар аңлатканча, алтынчы өске тешнең тамырлары турыдан-туры борын куышлыгына чыга икән. Шуңа да ул тешне дәвалаганда, аеруча да игътибарлы булыр­га кирәк.

Теркәлү урыны буенча Яшел Үзән районының Олы Ключи хастаханәсендә дә ун еллык архивны күтәреп караганнар. Тик кайчан, ничек, кем бу энә кисәкләре калдырганын гына таба алмаганнар. Кая барса да, сез безнең хастаханәгә килгәндә үк булган ул энә кисәкләре, дип җаваплаганнар туганыма. Кызык, табиблар фикеренчә, ул ят матдәләр моннан ун ел элек тә булган. Ул чакта Алинә әле мәктәптә генә укыган. Йә бу энә кисәкләре тумыштан килгән, йә табиб­лар гаепләрен белгертмәскә тырыша.

- Кыскасы, гаеплене барыбер табып булмый, хәзер беренче чиратта, үземне коткарырга кирәк, дип, бу эшкә ныклап тотындым, - ди ул.

Дөнья «төртүгә» терәлгән

- Мондый очраклар турында туганым интернеттан мәгълүматлар укыган. Социаль челтәрдә шундый хәлдә калган кешеләр белән аралашкан. Шактый табиблар белән киңәшләшкән. Танышлары ярдәме белән, Казандагы 16 нчы хастаханәгә барып карарга булган. Лор-табиб Борис Ревзин, рентген сурәтен карауга ук, Алинәгә төгәл әйткән: «Сезгә кичекмәстән операция ясатырга кирәк, борын куышлыгыгызда ни генә юк бит! Пломба матдәсе инде гөмбәләр үрчетә башлаган!» Алинәгә табиб бу хакта барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып биргән. Ул гөмбәчекләр үрчеп, борын куышлыгының өчтән ике өлешен каплаган икән инде. Шулай дәвам итсә, кешедә көчле аллергия башланырга мөмкин. Ә энә кисәкләре күгәреп, инфекция таратырга, организмны көчсезләндерүләре бар. Операция ясаганнар, Алинәнең борын куышлыгыннан пломба материаллары, өч инструмент очы - энә кисәге алганнар. Иң зурларының озынлыгы - 8 мм һәм 1 см. Икесе шомарып беткән, икенчесе спираль формасында бормаланып тора. Тешне дәвалаганда нерв җепселләрен ала торган инструментның энә башларына да охшаган болар.

- Табибым Борис Рев­зинга бик рәхмәтлемен. Билгесезлектә тилмереп яшәгәндә, иң төпле фикер­не ул әйтте. Табибка ышана бит авыру. Теләсәгез - ясатыгыз, теләмәсәгез - юк дип торганда, кайсы авыру дөрес юлны сайлый алсын. Ярдәм, киңәш сорап, табибка юкка гына бармыйбыз бит инде. Шөкер, хәзер барысы да узды, операция уңышлы үтте. Борын куышлыгыннан алынган энә кисәкләрен фотога төшереп, Казанның кайбер стоматология бүлекләренә дә тараттылар. Гыйбрәт булсын өчен, - ди Алинә.
Тешен тагын дәвалатасы бар әле аның.

- Хәзер бик игътибарлы булам инде. Район җирендә бушлай стоматоло­гия кабинетларында рентгенга да төшермиләр. Акчаң булса гына кеше бит син хәзерге дөньяда. ­Кайда да кесәләренә төртергә кирәк. Дөнья «төр­түгә» терәлгән. Үзем белән мондый хәл булгач кына аңладым мин моны. Баламның да беркөнне ике тешен 1800 сумга дәвалатып кайттым. Кыйбат булса була инде, аның каравы ышанычлы, - ди Алинә.

Түләүлеме, бушлаймы, иң мөһиме, кайда да намуслы, үз эшен белгән белгечләр эшләсен иде.

Сүзен-сүзгә

Республика стоматология хастаханәсендә баш табиб урынбасары Татьяна Нуртдинова:

- Кешенең теш тамыры каналына бәйле рәвештә, чынлап та, дәвалау вакытында инструментның очы сынарга мөмкин. Кемнеңдер теш тамыры каналы тар була, кемнекедер кыегайган булырга мөмкин. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле бит. Еш кына табиб сынган инструментны күз белән генә карап абайламый да. Шуңа да эндодонтик инструмент белән эшләгәннән соң, һәрчак рентгенга җибәрәбез. Чит матдәләрнең тештә калу-калмавы шунда күренә. Дөрес, бөтен кешене дә рентгенга җибәреп булмый, әйтик, авырлы хатыннарга бу ярамый. Хәзерге заманча медицинада еш кына кеше организмына зыян китерми торган материаллар белән эшлибез. Шулай да теш тамыры каналында ят матдә барлыгы ачыкланса, намуслы табиб аны алырга тырышачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading