16+

Трамвайда 25 километр СӘЯХӘТ

Казанда быелның 31 октябрендә «Казан» тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәр» торак микрорайонына кадәрге арада 5 нче трамвай маршруты ачылган иде.

Трамвайда 25 километр СӘЯХӘТ

Казанда быелның 31 октябрендә «Казан» тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәр» торак микрорайонына кадәрге арада 5 нче трамвай маршруты ачылган иде.

Тәүге көннәр
Тимер юл вокзалы - Киров дамбасы - Лена урамы - Ямашев проспекты - Көньяк трасса - Җиңү проспекты - «Кояшлы шәһәр» маршрутында трамвай хәрәкәте җибәрелүне казанлылар сөенеп кабул итте. Пассажирлар белән тәүге рейска кузгалган трамвайда барганда Казан мэры Илсур Метшин, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов бу маршрутның гаять зур әһәмияткә ия булуын әйткәннәр иде. Ләкин, беренче көннәрдә трамвайны сәгатьләр дәвамында көтү очраклары күзәтелгәнлектән, халыкның кәефе кырылды. Хәзер дә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә трамвайлар саны аз, шул сәбәпле салоннарда тының кысылырлык тыгылыш хөкем сөрә. Редакциягә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, 5 нче маршрутта шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә хәрәкәт ешлыгы мактанырлык түгел.
Бу маршрутка 1 нче трамвай депосы хезмәт күрсәтә. Диспетчерлык пунктыннан алынган мәгълүматларга ышансак, рейска көн саен 24 трамвай чыга. Алар 5 нче маршрутта иртәнге 5.00 сәгатьтән төнге 22.00 сәгатькә кадәр сменалап хәрәкәтләнә. «Казан» тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәр» микрорайонына кадәрге 32 тукталышлы араны трамвай 58 минутта үтә.
Үзем күрдем
Татар тотып карамый ышанмый дигәндәй, 5 нче маршрутта үзем дә сәяхәт ясап алдым. Мин утырган трамвайның йөртүчесе Резеда Сагыйрова, кондукторы Гөлзия Сафина булып чыкты. «Метроэлектротранс» предприятиесе җитәкчеләренә әйтәм, дип шүрләтеп кенә 3 секунд эчендә фоторәсемгә төшереп өлгердем үзләрен. «Юк-юк, рейста тоткарланырга ярамый», - дип өтәләнде генә Резеда. Маршрутка тимер юл вокзалыннан 9 сәгать 5 минутта кузгалдык.
- Резеда трамвай йөртүче булып ун ел эшли инде. Аның Мактау грамоталары да күп, бик тырыш хатын. Ватылган очракларда ремонт цехында ир-атлар белән бер тиңдә үзе дә трамвай төзәтешеп мәш килә. Экипаж буларак, 8 ел гел бергә эшлибез. Шулай озын гомерле экипаж булуыбызга күпләр сокланып карый, - дип сөйләп барды кондуктор Гөлзия.
Казанның зур боҗра юлының «Тимер юл вокзалы» - «Кояшлы шәһәр» трамвай маршруты өлешендә генә дә Казансуның 2 күпере, 7 юл-транспорт чишелеше, җәяүлеләр өчен 15 урында җир өсте һәм җир асты юл кичүе урнашкан. Боларның күбесе, Универсиадага әзерлек кысаларында, соңгы 2-3 елда сафка басты. Кызганыч, корылмаларга сакчыл мөнәсәбәт күрсәтә белмибез. Җир асты юл кичүләре диварларына майлы буяулар белән теләсә нәрсә язабыз. Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүенең түбәсендәге ак калайлар кубарылып-ватылып бетеп килә инде. Көньяк трасса белән Сахаров урамы һәм Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамы киселешләрендәге юл-транспорт чишелешләреннән узганда үзеңне чит илдәге кебек хис итәсең, Казанның зур төзелешләренә горурлык һәм сөенү кичерәсең.
Резеда Сагыйрова иярләгән «аргамак» вакыт 10 сәгать 5 минутны күрсәткәндә «Кояшлы шәһәр»гә исән-имин килеп җитте. Хәер, тулы тәртип, дип әйтү дөрес үк булмас. Җылыту приборлары гомумән дә эшләмәүче салкын трамвайда бара-бара аяк өшеде. Смена буена кондукторлар ничек түзәләрдер, бичаралар. Кондукторларга хезмәт киемнәре белән бергә резина табанлы киез итекләр дә өләшү зыян итмәс иде, мәгәр.
Кайтыр юлдагы уйланулар
«Кояшлы шәһәр»дә 1207 санлы яңа буын трамвайга күчеп утырдым. Монысының җылыту приборлары бар, ләкин салонда барыбер салкын. Чишмәле тукталышына җитәрәк трамвай туктап калды. Катлы-катлы киенеп, печән әвене кебек бер яккарак янтаеп утырган кондуктордан «нәрсә булды?» - дип сорадым. Ул: «Мин каян белим», - дип битараф кына җавап кайтарды. Муеныма асылган фотоаппаратка, кулымдагы блокнотка карап-карап алды да, трамвай йөртүчедән белешеп килүне хәерлерәк санады булса кирәк. «Линиядә электр көчәнеше беткән», - дип хәбәр җиткерде.
Вакытлы-вакытсыз электр уты өзелүдән трамвай йөртүчеләрнең ярты нервалары туза икән. Чөнки, электр уты беткәч, иске трамвайларның туктату механизмы эшләми, трамвай үзеннән-үзе баруын дәвам итә. Шул сәбәпле, юл киселешләрендә автомобильләр белән бәрелешү очраклары да теркәлә. Автомобиль йөртүчеләрдә дә гаеп җитәрлек. Мәсәлән, Көньяк трассаның Губкин урамы белән киселешендә автомобильләр һәрвакыт, трамвай юлына өелешә-өелешә, киртә тудыралар. Ә шунда трамвайның уты бетсә?!.
Урынсыз мактасаң
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков үзенең чыгышында: «5 нче трамвай маршруты халыкта абруй казана бара», - дип әйтеп үткән иде. Мэр Илсур Метшин: «Нинди абруй? Трамвайны, кайчак, 40ар минут көтәбез, дигән шикаятьләр белән минем интернет сайты тулган», - дип, әлеге бәяләмәгә ризасызлык белдерде. «Җиңел автомобильләр трамвайга юл бирми. Шул сәбәптә аварияләр була. Юл һәлакәтен теркәү һәм хәрәкәтне кабат җибәрү икешәр сәгатькә сузыла», - дип әңгәмәгә кушылды «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов. Мэр Илсур Метшин трамвайларны видеотеркәгеч камералар белән җиһазландырырга тәкъдим итте. Видеокамера маршрутны буеннан-буена яздырып барачак. Шәхсән соравыма җавабында Әсфән Галәвов: «Трамвай линияләрен электр көчәнеше белән ышанычлырак тәэмин итү өчен яңа подстанция төзелә. Бу эш озакламыйча маршрутка тизйөрешле трамвайлар куелачагын да күздә тотып башкарыла», - диде.
Мәгълүм булганча, Казанга 2013 елда тизйөрешле 20 яңа трамвай кайтачак. Алар 5 нче трамвай маршрутында хәрәкәтләнәчәк. Киләчәктә әлеге маршрут Борисково - Вахитов мәйданы - Тукай урамы буенча үтеп, боҗра хәрәкәткә үзгәртеләчәк. Яңа тизйөрешле трамвайлар җылы һәм уңайлы булыр дип өметләндерәләр өметләндерүен. Әмма, юл кагыйдәләре төгәл үтәлмәсә, тизйөрешле трамвайлар да хәзергеләре кебек канәгатьсезлек мисалына әверелмәгәе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading