16+

Йомышлы сәяхәт: бушлай бәдрәфләр Казанда гына...

2013 елның җәендә Казан җитәкчелеге шәһәр халкына һәм кунакларына менә дигән бүләк ясады: 23 җәмәгать бәдрәфе урнаштырылды.

Йомышлы сәяхәт: бушлай бәдрәфләр Казанда гына...

2013 елның җәендә Казан җитәкчелеге шәһәр халкына һәм кунакларына менә дигән бүләк ясады: 23 җәмәгать бәдрәфе урнаштырылды.

Иң сөендергәне - алардан файдалану бушлай. Шуңа да карамастан, бәдрәфләргә хезмәт бармак аша гына күрсәтелергә тиеш түгел, дигән иде шәһәр җитәкчелеге. Ә мэр Илсур Метшин, аларны ис буенча гына табарлык булмасын, дип тә өстәде. Без Универсиада мирасының ике елдан соң торышын тикшердек.

«Соң ачылуы эчне пошыра»

2013 елда «Экосервис - Татарстан» оешмасына җәмәгать бәдрәфләре урнаштыру өчен 11,5 миллион сум бүлеп бирелгән иде. Алар каланың кеше иң күп йөри торган урамнарында урнаштырылды. Җәмәгать бәдрәфе өч өлештән тора: уртасында - кизү торучы алачыгы, як-ягында - модуль кабинкалар. Беренчедән, аларны канализациягә һәм су челтәрләренә тоташтырып торырга кирәкми. Икенчедән, бәдрәфне берничә сәгать эчендә сүтәргә һәм җыярга мөмкин. Өченчедән, берәр өлеше ватылса, җәһәт кенә яңасына алыштырырга була. Кабинкалар җылытыла, шуңа күрә кыш көне дә монда тартынмыйча йөреп була. Кул юар өчен җылы суы да бар. Рәсми мәгълүматка ышансак, бер бәдрәфтән көненә ике мең кеше файдалана. Махсус машина килеп, барлык шакшыны алып китә, ә икенче бер машина чиста су алып килә.

Сәфәремне пәнҗешәмбе көнне иртәнге тугызда Ленин бакчасындагы бәдрәфтән башладым, әмма ул бикле иде. Ярты сәгать эчендә Камал театры янындагысына барып җиттем, тик анысы да колач җәеп каршы алмады. Бәхеткә, аңа терәлеп үк биобәдрәф ачык тора иде. Гадәттә, андый «йомышханә»гә противогаз киеп кенә керерлек, ә монысында, ни гаҗәп, хуш ис аңкып торды. Бердәнбер кимчелеге - бәдрәф кәгазе булмау. Чыкканымны бер абзый көтә иде. Җәмәгать бәдрәфләре турында фикерен белү өчен, йомышын йомышлаганын көтеп тордым.

- Бер начар сүз әйтә алмыйм, барысыннан да канәгать. Бушлай булуы бигрәк тә әйбәт. Соң ачылулары гына эчне пошыра, - диде Искәндәр абый.

Бәдрәфләрнең ни өчен ир­тән эшләмәүләре белән кызыксынып, «Экосервис - Татарстан» оешмасына шалтыраттым. Трубканы алган бер яшь кыз сүзләренчә, иртәнге унда ачылып, күбесе кичке унда, ә кайберләре төнге уникедә генә ябыла. Иртән урамда кеше күбрәк йөри бит, шуңа да бәдрәфне иртәрәк ачып, иртәрәк ябып кую дөресрәк булыр иде кебек.

Интернетта кайсы җәмәгать бәдрәфенең Казанның кайсы урынында урнашуы турында мәгълүмат бар. Шуңа ышанып, Колхоз базарына баруын бардым, әмма бәдрәф дигәннәрен тапмадым. Берзаман ерактан «бәдрәф-туалет» дигән язуның сәлам биргәнен күреп алдым. Түләүле булып чыкты. Бәясе - 7 сум.

- Бушлай бәдрәф кайда икән? - дип, акча җыючы тазарак кына апага сүз каттым.

- Белмим шул. Булса, эре сәүдә үзәкләрендә генә бардыр, - диде. Бу сорауны беркатлылыгымнан түгел, акча җыючыны сынау максаты белән бирдем. Әйтмәсен башта ук сиземләгән идем.

Ә менә Мәскәү базары янындагы «йомышханә»не онытасым юк. «Маңгаен»да «керү бушлай» дип язылса да, башны юләргә салып, ничә сум түлисе, дип сорадым кизү торучыдан.
- Әнә, язылган бит, - дип дорфа гына итеп эндәште урта яшьләрдәге ханым.

Кердем, хаҗәтемне үтәдем, имеш. Су пыскып кына ага, сыек сабын бөтенләй юк. Чыгып, кизү торучыга үземне журналист дип таныштырып, ни өчен сабынның булмавы белән кызыксынгач, китте-е-е тамаша.

- Сез ник мондый сорауларны миңа бирәсез?! Әнә берәр депутаттан барып сорагыз, ә ул сезне «җибәрәчәк». Теңкәмә тимәгез! Комачау итмәгез, сезнең белән сөйләшергә теләмим. Китегез моннан! - дип кычкырды кизү торучы.

- Бу шәхси милкегез түгел, куарга хокукыгыз юк, - дим тыныч кына.

- Ник сабын юк, дип берәр турист сораган булса, кизү торучы шулай ук шар ярып кычкырыр идеме? Казан Олимпиада үткәрергә әзер, дибез. Кая ул! Иң элек халыкка хезмәт күрсәтүчеләрне яхшы мөгамәләгә өйрәтергә кирәк.

«Ике егет бер кызны бәдрәфкә эткәләп кертте»

Энергетика университеты янындагы бәдрәфтә эшләүче 75 яшьлек Галина Малова әдәплелек кагыйдәләрен яхшы белә булып чыкты. Ул монда инде икенче елын хезмәт куя. Иртәнге уннан кичке унга кадәр биш көн эшләп, биш көн ял итә, сәгатенә 57 сум түлиләр, ди. Бәдрәфкә суны көн дә китерәләр, ә шакшыны өч көнгә бер алып китәләр икән.

- Хезмәт хакы аз инде, аз, ә эше күп, - дип көрсенде Галина әби. - Берсендә, ашап утыр­ганда, синең яшьтәге бер малай тәрәзә шакыды да: «Әбекәй, бәдрәфтә ни булганын күрдегезме?» - диде. Кереп карасам, унитазга гына түгел, бөтен диварга нәҗес чәчрәткәннәр. Кайвакыт унитазга басып, бөтен дөньяны сидеккә батыралар.

Галина әбигә сүз катыр алдыннан, башта үзем бәдрәфкә кереп чыктым. Сасы ис юк, ә кәгазь бар, су нәзек кенә итеп ага, аның каравы, сыек сабын бар.
- Кәгазьләрне кара капчыкка җыеп, метро янындагы чүп савытына ташлый идем. Ярамый, дип ачулангач, тирә-якны җыештырып йөри торган хатын белән сөйләшеп, аңа биреп җибәрәм хәзер. Башка бәдрәфләрдә кәгазьне кая ташлыйлардыр - белмим, - диде кизү торучы әби.

Ул бәдрәфне сәгать саен юа. Идән кипкән арада, кеше, таптап, пычратып йөрмәсен дип, бәдрәфне 15 минутка бикләп тора. Берсендә, Галина әби бөтен нәрсәне кырт итеп кенә куйгач, бер ханым килгән дә кертүен сораган. Җыештыручы чак кына түзеп торырга кушкан. Шуннан, Галина әби сөйләвенчә, теге хатын, «мин сезнең өстән Метшинга хат язам», дип, бөтен урамга ишетелерлек итеп кычкырган. Күрәсең, зар иясенә барып җиткән: әбине эштән алу мәсьәләсе турында хәбәр иткәннәр.

- Бүген үк китәргә әзер мин. Әмма монда 7-8 мең сумга эшкә килергә теләмиләр бит. Бәдрәфне юарга гына түгел, күз-колак та булырга кирәк. Бер тапкыр, ике егет бер кызны бәдрәфкә эткәләп-төрткәләп керттеләр дә бикләнделәр. Тиз генә ачкыч алып, бәдрәфне ачып, тегеләрне куып чыгардым. Әле җитмәсә, алар миңа «кем соң син, картлач» дип ябырылдылар. Кешеләр шулай ямьсез кылангач, бер дә рәхәт түгел шул эшләүләре, - диде кизү торучы әби.

«Бушлай бәдрәфләр Казанда гына бар»

«Экосервис - Татарстан»оешмасы генераль директоры Нәҗип Нуретдинов белән әңгәмә

- Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын карарга дип килгән туристлар безнең бәдрәфләр турында ниндирәк фикердә?
- Әлегә рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Җәмәгать бәд­рәф­ләре Россия буенча Казанда гына бушка хезмәт күрсәтә дип беләм, бу - Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән шәһәр мэры Илсур Метшинның тырышлык нәтиҗәсе. Алар моңа бюджетта акча таба. Җәмәгать бәдрәфләре Универсиадага дип кенә куелмады, Илсур Метшинның аларны күптән куйдыртасы килгән иде инде. Башта алар шәһәр буенча 23 иде, хәзер 25. Парклар һәм скверлар елы буенча быел тагын дүртне урнаштырачакбыз: Химиклар мәдәният сараенда, Тинчурин урамында, Киров районында һәм Горький паркында.

- Җәмәгать бәдрәфләренә бүген ни рәвешле хезмәт күрсәтәсез?
- Чиста суны көн дә китереп, шакшыны көн дә суыртып китәбез. Быел бюджетны арттырмакчылар иде, әмма кризис аркасында, бу эш барып чыкмады. Кешеләрнең бәдрәф ишекләрен, тәрәзәләрен дә ваткан очраклар була. Өйдә су бетеп, кран ватылган сыман, бездә дә андый хәлләр булгалый, ә кеше шул мизгелдә үк шикаять яза. Кран ватылып, бәдрәфне ябып куйсак та, бер-­ике сәгать эчендә бригадабыз бөтен нәрсәне тәртипкә китерә. Кизү торучы әбиләр, хәлләре китеп, өйгә кайтып торырга мөмкин. Шулай ук бер-ике сәгать эчендә алмашка кеше табабыз. Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты атнага ике тапкыр барлык бәдрәфләрне йөреп чыгып, бөтен нәрсәне тикшерә.

- Кизү торырга кемнәрне кабул итәсез?
- Күбесенчә әбиләр килә. Яшьләр теләми. Эше әллә ни авыр да түгел, әмма пычрак. Бездә бәдрәфне «Макдоналдс»тагы сыман сәгать саен түгел, кеше саен юасы.

- Бәдрәфләрне унда түгел, иртәрәк ачасы, дип әйтүчеләр күп...
- Кайбер урыннарда, дөрестән дә, кирәк. Кеше күп йөри торган урыннарда сигездә, бәлки, алтыда ук ачасыдыр. Әмма иртән бәдрәф аша берничә кеше генә үтә, ә бу бик чыгымлы, чөнки кизү торучыга өстәмә дүрт сәгать өчен хезмәт хакы түлисе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading