Шәһри Казан

Йөз сум чәйлек, Гөлчәтәйле баклажан...

Мин дә кулыма поднос тотып карадым әле, төгәлрәге, официант булып эшләп алдым.

Бер ай элек кенә иптәш кызым Илмираның ире Кәмран кафе ачты. Кәмран булгач, аңлашыладыр инде, кафе төрек кухнясын тәкъдим итә. Нишләп нәкъ менә кафе ачарга булдың дигән соравыма берчак Кәмран, кызык кына итеп, ашыйсым килгәнгә, диде. Аның сүзен Илмира дөресләргә ашыкты:

- Татар кухнясына ия­ләшә алмады, көн дә төрек ризыкларын әзерли алмыйм, аннары, ул ризык­лар барыбер үзләрендәгечә чык­мый. Проблемадан чыгу юлын тапты - кафе ачты, - ди Илмира.

Кәмранның Казанда яши торган ватандашлары да рәхәткә чыккан, милли ризыклары белән монда сыйланалар.

Поднос күтәреп кенә йөрисе түгел...

Беркөнне Илмира, кафеда эшләргә кешем юк, зинһар, кил әле, акчасын да көнендә түлим, дип, официант булырга чакырды. Журналист кешедә, акчадан битәр, кызыксыну, һәр нәрсәгә борынын тыгып карау дигән нәрсә көчле була бит. Менә шул кызыксыну мине, бер дә уйламаганда, официант итте дә куйды. Илмира «блат-млат»лар булмый, таләпләр бөтен кешегә дә бер дип, китте дә югалды. Администратор Анна тиз генә бөтен өс-башымны, килеш- килбәтемне тикшереп чыкты. Тырнагым киселгән, чәчем җыеп куелган, ислемайга «чуммаганмын» - беренче тикшерүне үттем. Кафены күздән үткәреп өлгермәдем, кулыма дәү генә поднос тоттырып, өстәлләрдәге май савытларын җыеп чыгарга кушты. Иртән бер официантлары соңга калып килгән дә май савытларының тышын чис­тартып куярга өлгермәгән. Аларны көзге кебек ялтыратып сөрттем дә кире өстәлләргә таратып, клиентларны өйрәнә генә башлаган идем, салфеткалар куеп чыгарга дигән күрсәтмә яңгырады. Ул салфеткаларны ничек шулай матур итеп куялар икән дип йөри идем, бер авырлыгы да юк икән. Башка официантлар нәрсә эшли дисездер, аларның эше «китереп куй - алып кит»тән генә тормый. Клиентлар булмаган арада берсе кухняда булыша, берсе юылган кашык, чәнечкеләрне, стакан- тәлинкәләрне сөртеп урнаштыра, берсе икмәк турый, берсе өстәлләр сөртә. Бөтен кешегә дә җитә эш.

Күпме ашаганыңны үзең исәплә...

- Беренче көнне, гадәттә, яңа килүчеләрне залга чыгармыйбыз, хуҗалар бүген үк эшләсен дигәч, клиентлар янына сезне дә чыгарам, төшке аш вакытында кеше күп була, - дип әйтеп бетерергә өлгермәде Анна, ишектән өч кыз күренде. Миңа борылып ым бирде, болар өстәленә син бар, янәсе. Бар шул ул Ходай, өч кыз дигәнем бертуганымның хезмәттәшләре, шуңа өстәп, Илмираның дуслары булып чыкты. Минем ара-тирә «һөнәр алыштырып» йөрүемне белгәч, гаҗәпләнмәделәр үзләре. Кечкенә генә блокнотыма заказларын язып алдым. Төрле салат, төрле аш сорагач, кайсына кайсын бирергә икәнен истә калдырырга кирәклеген уйлап та бирмәгәнмен, өстәлгә куйдым да, кайсыгыз нәрсә сорады, шунысын үзе эзләп тапсын, дидем. Итле ризыкларны заказ алуга ук шеф-поварга барып әйтергә кирәк икән, миңа аны әйткәннәр иде дә, онытылган. Кызларга, көтеп торып, эш­ләренә соңга калырга туры килде. Шашлыкларның төрле граммдагылары бар, ә мин ничә граммлысын кирәген сорарга тагын онытканмын. Аннары бу кафеда фәкать иттән генә торган унөч төрле ризык бар. Тавык шашлыгы берничә төрле, ә мин блокнотыма тавык шашлыгы дип кенә төртеп куйганмын. Кызлар аңлады анысы, нәрсә китергән, шуны ашады. Моны күргән Анна, хезмәт хакыңнан тотып калабыз, игътибарлы бул, дигәч кенә айнып киттем. Бер өстәлдәгеләргә генә хезмәт күрсәттем, ә минем инде башым әйләнә, зал тулы кеше, тәлинкә, аш, шашлык, поднос - барысы бергә буталып бетте. Кай арада шуның кадәр кеше кергән, һич аңламыйм. Официант кызлар ничек буталып бетми, шаккаткыч. Аннага, юк, миннән булмый, дип әйтергә дип кенә борылган идем, алтынчы өстәлгә бар дип, кулыма блокнот белән ручка тоттырды. Менюны да өйрәнергә өлгермәдем, ә болар әллә нәрсәләр сорап аптырата. Төрек йогырты безнекеннән нәрсәсе белән аерыла, имеш.

- Гафу итегез, хәзер сорап киләм, - дип, киттем администратор янына. Төрекләрнеке баллы түгел икән, бөтен аермасы шунда. - Кайсы ашны сайлыйк, томатлысынмы, әллә ясмык ашынмы? Килгәч тә, ясмык ашын ашаган идем, миңа бик ошады.

Реклама

- Мин сезгә ясмык ашын ашарга тәкъдим итәм.

Бик ышандырырлык итеп әйттем бугай, китерегез, диделәр. Пылау, сыер итеннән шашлык, баклажаннан гювеч та сорадылар. Шеф-повар янына барып җиткәнче, гювеч сүзен онытканмын. Гю дип башланганын гына хәтерлим. Шеф-повар төрек кешесе, кыяфәтенә караганда, бик җитди, кырыс кешегә охшаган.

- Баклажаннан ни кирәк була...

- Нәрсә кирәк?

- Теге инде, баклажаннан... Бак­лажанлы Гөлчәтәй бугай...

Теге мескен ни көләргә, ни ачуланырга белми. Мин дә тизрәк шылдым моның яныннан. Салатларны илткән арада, шашлыкның ничә минуттан әзер булуын сорадылар. Тагын сорап киләм дип әйтеп булмый бит инде. Бик белдек­ле кыяфәт чыгарып, унбиш минуттан, дидем. Ахырдан белдем: тавыкныкы ун минут, сарыкныкы егерме минут, сыер итеннән егерме биш минут пешә икән. Әйтергә онытып торам, «Turkish» кафесының «йөземе» - итле ризык­ларны фәкать күмер өстендә пешерәләр. Ә менә төрек пылавының ите булмый икән. Шеф-поварга, пылау кирәк була, дидем. Көтәм-көтәм, юк. Өстәлдә дөге тутырылган тәлинкә тора анысы, минем заказ дип башыма да китермим. Пылавың әзер, алып кит инде дигәч тә, аның ите кая соң дип аптыраттым. Әлеге дә баягы шул менюны белмәү аркасында инде бу. Салатларын ашый башлауга ук, исәп-хисап кәгазен сорап алдылар. Кухнядан башымны сузып күзәтәм тегеләрне, берсенең кулында телефон, икенчесенекендә квитанция кәгазе. Минем арттан исәпләп утыралар болар. Үзем дә өч кат тикшереп санап чыккан идем, бер дә ялгыш юк дип, үз-үземә сөйләнәм. Бик төгәл кеше буларак, мин заказларны квитанция кәгазенә баштан ук сырлап чыккан идем. Җиде төрле әйбер өчен 950 сум түлисе була. Әмма кайбер клиентлар иң ахырдарак тагын берәр нәрсә сорап куйгалый, шуңа да гомуми түләнәсе сумма урынын буш калдырып тордым. Баштан ук сорап алгач, 950 сум дип язарга онытканмын булып чыкты. Теге мескенкәйләр минем урынга заказларын үзләре исәпләп утырганнар. 1000 сумнан 50 сум сдачаны илтеп куйдым да гафу үтендем, беренче эш көнем иде дип акландым. Елмаеп, саубуллашып чыгып киттеләр. Ә өстәлдә 100 сумлык чәйлек калдырганнар! Нишләп өндәү билгесе белән яздың дисездер инде. Төшке аш вакытында чәйлекне бик сирәк калдыралар икән. Анна да миңа чәйлек калдырганнарына гаҗәп­ләнде бугай, йөзлекне әйләндереп-әйләндереп карады. Чәйлек дигәннән, аны биредә көн дәвамында бергә җыеп баралар да эш ахырында кафеда эшләгән бөтен кешегә бүләләр. Беренче хезмәт куйган өстәлдә кемнең заказы кайсы икәнен бутап бетергән идем. Блокнотымда заказлар янына үзем өчен махсус билге куя башладым. Өч ир-ат керделәр, берсенең заказы янында пеләш ир, икенчесенеке янында мыеклы ир, өченчесенеке янында миңле ир дигән сүзләр пәйда булды. Заказларны да бутамадым, һәркайсы үз өлешен алды... Баштарак каушап калган булсам, акрынлап үземне кулга алдым. Бу эш миңа тора-бара ошый да башлады. Эш рәтенә кереп киткәч, администратор да җиңел сулап куйды бугай. Биш сәгать сизелмичә үтеп тә китте. 350 сум хезмәт хакымны биргәндә, әллә чынлап, әллә юри шунда, Анна, тагын кайчан киләсең, дип сорап куйды. Эшләргә кеше юк Минем эш сәгате беткәндә, Илмира да кайтып җитте. - Беренче чирканчыкны алдың, официант чыга үзеңнән. Вакытың булганда килгәләрсең әле, зинһар. Эш бар, эшләргә теләүчеләр генә юк бездә. Кәмран, сездә нинди кризис булсын, эшләүче табып булмый, дип сукрана. Кафе ачканчы, ремонт эшләр өчен эшчеләр эзләдек. Сантехник таба алмыйбыз, электрчы, слесарь эзлибез. Инде хәзер официант белән табак-савыт юучы эзләп интегәбез. Берәүнең дә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшлисе килми. Эшнең ояты юк диләр, бүген син яхшы официант, иртәгә администратор. Минемчә, администратор булып шушы эшне якыннан белгән, шушы өлкәдә кайнаган кеше генә эшли ала. Тәҗрибә туплар өчен аңа башта бармен яки официант булырга кирәк. Күпләр официант булудан ояла, имештер, бу җитди эш түгел. Ә миңа калса, киресенчә, официант ул - кафе-ресторанның визит карточкасы. Клиентлар кафеның исемен, аның интерьерын истә дә калдырмаска мөмкиннәр, ә менә аларга күрсәтелгән сыйфатлы хезмәт һәм тәмле ризык аларның хәтерендә яхшы кала, - ди Илмира.

Официант булу ансат эш түгел

Алда әйткәнемчә, официант поднос күтәреп кенә йөрми, аның өстендә вазифалар бик күп. Шуның өстенә аңа актер да, дип­ ломат та, пешекче дә булырга кирәк. Тизлек, өлгерлек тә таләп ителә. Хәтерең дә яхшы булсын. Хәтер дигәннән, ясмык ашы янына лимон кисәге куеп чыгарыр­га онытканмын икән бит мин...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: