Шәһри Казан

Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар

  • 16 июль 2017 - 08:43
    Хәсән Туфанның үзен күргәндәй булдык
    «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең быелгы эш планында Хәсән Туфан музеена барып танышып кайту тәгаенләнгән иде. Аксубай районының Такталы авылында туып-үскән Әлфия Сибгатуллинаның музейда моңа кадәр дә булганы бар икән.
  • 7 июль 2017 - 11:20
    «ГУЛАГ энциклопедиясе»
    24 февральдә Будапештта (Венгрия) һәм 2 мартта Казанда Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) «Йәгез, бер дога!» романының маҗар (венгр) телендә чыккан китабын тәкъдир итү чаралары булып үткән иде. Әлеге мәдәни вакыйгалар КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе галимнәренең татар язучылары иҗатын Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә генә түгел, чит...
  • 5 июль 2017 - 08:25
    Шигырьләрендә – йөрәк тибеше
    Кулына каләм алганын күргән саен, «Шигырь ничек туа?» - дип сорыйлар аңардан. Исемнәре дөньяга билгеле шагыйрьләр дә бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмый торгандыр. Альберт та белми. Ләкин шигырьләрдә башта ана, соңрак авторның үз йөрәк тибешенең ритмы булырга тиешлеген яхшы белә.
  • 3 июль 2017 - 14:46
    Париждан да текәрәк
    1 июль көнне Саба районы Мингәр авылында Сабан туе булды. Бу бәйрәм күптән инде бер авыл кысаларыннан гына чыгып, республиканың иң зур Сабан туе дип санала. Нинди генә ярышлар үткәрелми дә, нинди генә тамаша күрсәтелми биредә. Шулай да, оештыручылар ел саен бәйрәмгә нинди дә булса бер үзенчәлек өсти киләләр. Быелгысын...
  • 21 июнь 2017 - 07:47
    «Консерваторияне нинди генә милли кадрлар тәмамламады! Кайда алар?»
    Шушы көннәрдә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Кайгыртучылар советының чираттагы утырышы узды. Анда яшь башкаручылар конкурсы нәтиҗәләре һәм үсеш юллары турында гына сөйләшеп калмыйча, тулаем татар җыр сәнгате проблемаларына да кагылып уздылар.
  • 20 июнь 2017 - 13:02
    «Әлфия Авзалова кирәк чагында 14 телдә җырлап бирә алган, андый шәхесләр сирәк бит ул»
    17 июнь - шимбә көнне, татар халкы легендар җырчы Әлфия Авзалова белән хушлашты. Моң алиһәсен озатырга халык бик күп җыелган иде - 2000 тирәсе кеше булгандыр. Иртәнге сәгать ­сигездән үк килгәннәргә сәхнәгә менеп, Әлфия Авзалова белән хушлашу мөмкинлеге тудырылды. Хушлашыр­га килгәннәрнең барысы да күренекле җырчыбыз турында якты истәлекләре белән уртаклашты....
  • 15 июнь 2017 - 10:40
    Әлфия Авзалова турында шәхесләр: «Аның башкалар белми торган сихере, сере бар иде»
    15 июньгә каршы төндә татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, ул озакка сузылган каты авырудан соң, инсульт кичергәч, апрельдә 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган булган. Соңрак Казанның...
  • 15 июнь 2017 - 08:20
    Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы очрашуларында бик озак сөйләшеп һәм җырлашып утырганнар
    Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар.
  • 9 июнь 2017 - 10:33
    «Нәүрүз» фестивале: куркытты, елмайтты, елатты...
    Татарстан, Якутия, Казахстан, Эстония, Чувашстан - барысы да бер сәхнәдә. «Нәүрүз» фестивале әнә шулай төрле милләтләр театрларын бер урынга туплый. Бер-берсенең телләрен аңламасалар да, сәнгать аша йөрәкләрен ачарга тырыша алар. Төрки халыкларның милли диалогы бу.
  • 29 май 2017 - 08:47
    «Тамашачыны тәрбияләргә түгел, бозмаска кирәк»
    Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар театры: югалту һәм табышлар» темасына дискуссия узган иде. Анда куелган төп сорау: глобальләшү шартларында милли театрлар үз йөзен саклап кала алырмы? Шунда яңгыраган кайбер фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез.
  • 26 май 2017 - 10:19
    «Монда килгәч, үз-үземә ышанычым артты»
    Үзенә яңа проект уйлап табарга кушкач та, Инесса Клюкина инклюзив студия ачу турындагы теләген «Юность» мәдәният сарае директоры Сергей Куприяновка да әйтә. Узган ел үзенең инвалид танышларын җыя да, алар белән спектакль кую эшен башлый.
  • 24 май 2017 - 10:48
    Ренат Ибраһимов мунчада бәбиләүне пропагандалый?..
    Россиядә алты республиканың Халык артисты исемен йөрткән бердәнбер җырчы яңа китабын язарга керешкән. Язылачак китабында Татарстан һәм Россиянең Халык артисты Ренат Ибраһимов мунчада бәби табуның кулай якларын бәян итәчәк. Бу хакта ул Казанда оештырылган юбилей кичәсендә сөйләп узды.
  • 20 май 2017 - 08:11
    Илгизәр Хәсәнов: «Тәүлек буе эшләргә әзер»
    Артист тамашачыны образлары аша үзенең ихласлыгына ышандырырга тиеш. Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов әнә шундыйлардан. Ул һәр образының нечкәлеген тоя белә.
  • 18 май 2017 - 11:20
    Арслан Сибгатуллин: «Әни миңа җырны башка сугыш булмаслык итеп җырларга кушты» (ВИДЕО)
    Бер ел элек Арс­лан Сибгатуллин - ул вакытта өч яшьлек малай - Габдулла Тукайның «Туган тел»ен сәнгатьле укуы белән шаккатырган иде. Быел 9 май тирәләрендә инде дүрт яшен тутырган «егет», «Священная война» җырын җыр­лап, интернетны «шартлатты». Федераль каналлар да аны күреп алды.
  • 12 май 2017 - 11:10
    Артур Шәйдуллин: «Үземне тискәре рольдә сыныйсым килә»
    Артур Шәйдуллинның зур сәхнәгә тәүге адымнары «Банкрот» спектаклендәге Закир роленнән башланды. Сөйкемлелеге өчен яратып калды аны тамашачы. Бүген укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырбыз.
Реклама