16+

«30 яшькә һәр кеше дә диярлек туберкулез йоктыра»

Татарстанда былтыр туберкулездан үлүчеләр санын 6,6 процентка киметә алганнар. Әмма, бу йогышлы инфекция - кеше үлеменә китергән дөньяда иң еш очраган ун авыру исемлегендә кала бирә. "Татар информ"да узган матбугат конференциясендә туберкулезны кисәтү, аңа каршы көрәш хакында сөйләштеләр.

«30 яшькә һәр кеше дә диярлек туберкулез йоктыра»

Татарстанда былтыр туберкулездан үлүчеләр санын 6,6 процентка киметә алганнар. Әмма, бу йогышлы инфекция - кеше үлеменә китергән дөньяда иң еш очраган ун авыру исемлегендә кала бирә. "Татар информ"да узган матбугат конференциясендә туберкулезны кисәтү, аңа каршы көрәш хакында сөйләштеләр.

Флюорография кирәк

"Роспотребнадзор"ның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, авыру электән билгеле.

- Ул халык телендә чахотка буларак танылган. Бу авыруны рәссамнар, язучылар да үз әсәрләрендә чагылдырганнар. Антон Чехов, Виссарион Белинский, Фредерик Шапен кебек күренекле шәхесләр үзләре чахотка корбаны булганнар. Авыру кеше дәваланмаган очракта елына 15 кешегә әлеге инфекцияне йоктырырга сәләтле. Шуңа да һәр кешегә даими флюорография тикшерүе узарга кирәк. Туберкулезны 56 процент очракта нәкъ менә бу алым ярдәмендә билгелиләр,- ди Любовь Авдонина.

Туберкулез авырулы кеше чынлап та башкалар өчен куркыныч тудыра. Микроблар күп очракта авырудан сәламәт кешегә тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә микроблар алты метрга кадәр тарала. Хәтта сөйләшкәндә дә, алар төкерек белән һавага чыга һәм башка кешегә сулыш юлы аша үтеп керергә мөмкин. Туберкулез таякчыклары авыру тоткан предметларда да саклана, алар салкынга түзем. Хәтта 10 градус суыкта да үлмиләр. Аның каравы, кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак була. Бактерияләрне үтерә торган махсус лампалар да бу микробларны юк итәргә сәләтле. Гаиләдә ачык формадагы туберкулез авырулы кеше булганда, аеруча шәхси гигиена тәлапләрен үтәргә кирәк.

Соңгы елларда авыруның ике яшькә кадәрге сабыйларда еш ачыклануы борчый табибларны. Республика туберкулезга каршы клиник диспансерның баш табибы урынбасары Рәмзия Фатыйхова сүзләренчә, бу беренче чиратта, әти-әнинең битарафлыгы, игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга, дип саный. "Еш кына әти-әни тикшеренми, флюорография узмый, нәтиҗәдә, авыру сабыйга күчә, шуңа да яңа туган бала, авырлы хатын-кыз янәшәсендә яшәүчеләргә, чиратсыз флюорография тикшерүе узарга кирәк",- дип кисәтә Рәмзия Фатыйхова.

Дөрес, сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше дә авырый дигән сүз түгел. Кешенең иммунитеты көчсезләнгән очракта туберкулез таякчыклары үрчергә һәм үпкәдә ялкынсыну башланырга мөмкин. Аеруча тәмәке тарткан, наркотиклар кулланган, шикәр диабетлы, ашкайнату органнарында авырулар булган, эчкече кешеләрнең туберкулезны йоктыру куркынычы арта.

Туберкулез таякчыгы ачыкланган кешеләрнең һәр бишенчесе ВИЧ инфекцияле. Былтыр республикада чит илләрдән килгән гаржданнардның 37сендә авыру теркәлгән.

Шунысы да бар: авыруның беренчел билгеләре сизелми. Кайбер очракта ул җиңелчә генә узып, хәтта авырган кеше аны үзе дә сизми калырга мөмкин.

- Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур.

Туберкулезның җиңел формасын 3-6 ай эчендә дәваларга мөмкин. Кызганыч, 30 яшькә һәр кеше дә диярлек туберкулез таякчыгы йоктыра. Ул таякчыклар үрчемәсен өчен вакытында тикшеренергә, флюорография үтәргә кирәк. Бу алым авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирә, аның ярдәмендә үпкә ялкынсынуы, үпкә рагы, киста, яман булмаган шеш кебек башка авыруларны да ачыкларга мөмкин, - ди Республика туберкулезга каршы клиник диспансерның баш табибы Алексей Алексеев.

Манту урынына - диаскинтест

Бала тудыру йортларында һәр сабыйга тууга 3-7 көн булуга, туберкулезны кисәтү максатларында, БЦЖ-М вакцинасы ясала. Балаларда туберкулез инфекциясе организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе буенча белеп була. Тик ата-аналар арасында мантудан баш тартучылар да бар. Еш кына баланың мантуга карата аллергия, әлеге алым дөрес нәтиҗәләр бирми, дип зарлана әти-әниләр. Чынлап та, балада аллергия күзәтелсә яки ул цитруслы, баллы берәр нәрсә ашаган булса, кулына инфекция эләксә, укол урыны кызарырга, ялкынсынырга мөмкин. Шул сәбәпле хәтта хастаханәдә фтизиатрга исәпкә баскан балалар да бар. Андый балаларның ата-анасына да планнан тыш флюорография ясатырга кушалар. Ахырдан еш кына нәтиҗә ялгыш булып чыга. Боларны истә тотып, манту урынына диаскинтест алымы кулланыла башлаган.

- Хәзер 6-7 яшькә кадәр манту ясала, ә 8 яшьтән 17 яшькә кадәр диаскинтест кулланыла Икесе дә сәламәтлек өчен куркынычсыз. Әгәр дә ата-аналар кайбер сәбәпләр аркасында бу прививкалардан баш тарта икән, рентген тикшерүе узарга була. Шулай ук махсус кан анализы ( Т- SPOT. TB) тапшырырга да була. Әмма, бу анализ түләүле. Манту, диаскинтест нәтиҗәсе булмаса, балаларны бакчага, мәктәпкә дә алмыйлар, - дип искәртә Рәмзия Фатыйхова.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән 24 март көнне күп кенә илләрдә, шул уңайдан Россиядә дә туберкулезга каршы көрәш көне уздырыла. Быелгы чара "Туберкулезны бергәләп җиңик: берәү дә игътибарсыз калмаячак" шигаре астында уза. Бу көнне Казанда, республиканың башка районнарында туберкулез белән көрәшкә багышланган чаралар узачак. Бу уңайдан Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе "кайнар телефон" линиясен дә булдырды.

Кызыксындырган, борчыган сорауларны 8 (843) 238 21 74 телефоны аша юлларга була.
- Ничек кенә булмасын, туберкулез белән көрәшне үзебездән башлыйк. Соңгы тапкыр кайчан флюорографиягә төшкәнне искә төшерик тә, ел саен сәламәтлегебезне тикшертеп торыйк, - ди Любовь Авдонина.

Сорау-җавап

Флюорографияне елга ничә тапкыр ясатырга кирәк? Аны кайда бушлай ясыйлар?


Айрат Фатыйхов, Казан


Флюорографиягә ике елга бер төшәләр. Шул ук вакытта, авыруның таралу дәрәҗәсенә карап төрле җирдә төрлечә тикшеренергә туры килә. Әйтик, Тәтеш, Кама Тамагы, Әгерҗе, Яшел Үзән, Әлмәт, Буа районнарында авыруны йоктыручылар саны гомумреспублика күрсәткечләреннән югарырак. Шунда да биредә яшәүчеләргә ел саен тикшерү узарга киңәш ителә. Авыру ачыкланган кешеләргә тикшеренү, дәвалануны табиб билгели. Флюорография аппаратлары булган сырхауналәрдә әлеге хезмәт бушлай башкарыла. Телгән кеше Республика туберкулезга каршы клиник диспансерның Шаляпин урамындагы филиалына килеп тә ясата ала.

Былтыр сырхауханәләрдә диаскинтест ясамыйлар иде. Хәзер бу проблема хәл ителдеме?

Алсу Гыйсмәтуллина, Казан


2015 елдан сырхауханәләрдә диаскинтестлар кулланыла башлады. Балага 8 яшь тулгач, манту урынына диаскинтест ясауларын үтенә аласыз. 2015-16 елларда чынлап та сырхауханәләрнең бу вакцина белән тәэмин ителешендә финанс белән бәйле рәвештә проблемалар булды. Быел исә бу өлкәгә бюджеттан акча бүлеп бирелде, хәзер исә туберкулез таякчыгының организмда булу-булмавы турында тулы мәгълүмат бирә торган прививка һәр сырхауханәдә дә бар.

1882 елны немец галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микробларны микроскоп аша күрә. Шул рәвешле туберкулезның кешегә ничек йогуын ачыклыйлар. Микробны ачкан галим хөрмәтенә аларны Кох таякчыклары дип тә атыйлар. 1993 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы туберкулезны глобаль проблема дип атый. 1997 елдан бирле 24 март - туберкулезга каршы көрәш көне дип билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датаның символы булып ромашка чәчәге санала.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading