16+

Адел Вафин: «Татарстанда пациентка аерым караш дип сөйләрлек булсын»

- Бүген халыкка һәр өлкәнең эшенә бәя бирү мөмкинлеге тудырылган. Бары сыйфатлы эш күрсәтеп кенә халык хөрмәтен казанып була, - дигән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык йомгак коллегиясендә. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин үзе дә, пациентка медицина ярдәме күрсәткәндә культура дәрәҗәсен билгеләү максатыннан, корпоратив университет булдыру кирәклеген әйтә килде.

Адел Вафин: «Татарстанда пациентка аерым караш дип сөйләрлек булсын»

- Бүген халыкка һәр өлкәнең эшенә бәя бирү мөмкинлеге тудырылган. Бары сыйфатлы эш күрсәтеп кенә халык хөрмәтен казанып була, - дигән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык йомгак коллегиясендә. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин үзе дә, пациентка медицина ярдәме күрсәткәндә культура дәрәҗәсен билгеләү максатыннан, корпоратив университет булдыру кирәклеген әйтә килде.

Узган атнада «Корстон»да табиблар нәкъ менә корпоратив культура формалаштыру турында сөйләштеләр. Стратегик сессиягә Татарстанның дәүләт һәм хосусый медицина клиникаларыннан 300ләп белгеч җыелган иде.

- Без, медицина хезмәткәрләренең форумын уздырып, үзебезнең кыйммәтләрне билгеләдек. Пациент мәнфәгатьләре барысыннан да өстен. Сыйфатлы медицина ярдәме - команданың бердәм эш нәтиҗәсе ул. Төнлә, бәйрәм вакытларында ярдәм күрсәтү моделе көндезге эш тәртибеннән аерылырга тиеш түгел. Үзгәрешләр чыннан да кирәк, чөнки без зур хастаханәләрнең модернизация этабын үттек. Аннан соң пациентка йөз тоту юнәлеше билгеләнгән иде. Хәзер без корпоратив культура формалаштыру турында сөйләшәбез, - дигән Адел Вафин «Татар-информ»га.

Медицина өлкәсенең камилләшүе күз алдыбызда. Татарстанда заманча югары технологияләр ярдәмендә катлаулы операцияләр ясала, авылларда медицина объектларын яңартуга зур игътибар бирелә. Республикада белгечләрнең оешкан эше нәтиҗәсендә, үлүчеләр санын киметә алдылар, туучылар саны буенча Татарстан - Идел буе федераль округында лидер. Уртача яшәү озынлыгы арту да - мөһим күрсәткеч. 2006 елда ул 69 яшь булса, бүген инде 73 яшькә якынлашты. Әмма пациентка карата аерым караш, ягымлы мөгамәлә юк икән, нәтиҗәле эш турында сүз дә була алмый, дип саный министр.

- Сессиядә төрле учреждение җитәкчеләре белән нинди юнәлештә хәрәкәт итү, игътибарны нәрсәгә юнәлдерү турында сөйләшәчәкбез. Алга таба системалы эш көтелә. Халык та бу үзгәреш­ләрне сизеп, медицина учреждениеләре дустанә, уңайлы булганда, иң зур нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе бердәм команда рухында булырга тиеш, юкса нәтиҗәлелек түбән булачак. Безнең турыда бөтен дөньяда: «Картада шундый урын бар, анда пациентка аерым караш икән», - дип сөйләрлек булсын, - ди Адел Вафин.

«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәге бүлегендә оештырылган медицина сыйфаты турындагы дискуссия барышында Адел Вафин сәламәтлек саклау системасын заманча лайнер белән чагыштырган иде. «Иң мөһиме - шул «лайнердагы пилотлар» тәҗрибәле булсын», - дип тә өстәде ул. Аның сүзләрен Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов та хуплады. Корпоратив проект та Казан дәүләт медицина университеты, Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла. Аны эшләүдә Россиядән иң яхшы белгечләр җәлеп ителәчәк.

Казан медицина университеты бу мәсьәләдә дөрес урынны биләп тора, чөнки корпорация әгъзасы ул табиб яки урта медицина хезмәткәре генә түгел, ә студент та. Корпоратив культура дигәндә, без медицина университетында укый һәм эшли торган барлык кешене күздә тотабыз, алар җәмгысы алты меңгә якын. Университетта белем алучы студентлар киләчәктә эш мөнәсәбәтләренә кагылышлы барлык кагыйдәләрне өйрәнергә тиеш. Бу өлкәдә иң мөһиме - пациентка караш, - ди Алексей Созинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading