16+

«Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты Нур Сибагатуллин: «Тормыш көйсезлекләренә фәлсәфә белән карарга өйрәнергә кирәк: һәр нәрсәне йөрәккә якын алмагыз»

Әнием, мәрхүмә: «Пычак астына кереп ятарга язмасын», - дип, гомере буе теләде. Авырудан ничек кенә газап­ланмасын, операциядән курыкмаган кеше юктыр.

«Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты Нур Сибагатуллин: «Тормыш көйсезлекләренә фәлсәфә белән карарга өйрәнергә кирәк: һәр нәрсәне йөрәккә якын алмагыз»

Әнием, мәрхүмә: «Пычак астына кереп ятарга язмасын», - дип, гомере буе теләде. Авырудан ничек кенә газап­ланмасын, операциядән курыкмаган кеше юктыр.

Зәйдә яшәүче Җәмилә Әгъзәмованың: «Мин операциядән бөтенләй курыкмадым», - дигән сүзләре башта ышандырмады. Әле бит операциянең ниндие диген - йөрәккә!
- Операция ясарга кирәк булачак, дигән сүзне мин берничә ел буена төрле табиблардан ишеттем. Әлбәттә, бәлки әле бөтенләй ясыйсы булмас, хәзер үк тә түгел ләбаса дип, үз-үземне ышандырып, ничектер алдап килдем. Йөрәк исә үзен көннән-көн ныграк сиздерә башлады. Бакча башында яшәүче улларыма барып җиткәнче дә әллә ничә тапкыр туктыйм. Алай гына да түгел, ятып торганда да тын бетә, йөрәк туры кыза, кыса башлады. Шулай итеп, мин Әлмәткә «Татнефть»нең медицина-санитария бүлегенә барып эләктем. Кардиохирургия бүлеге мөдире Сибагатуллин Нур Гасыймович белән булган беренче очрашуның әле дә булса һәр мизгелен хәтерлим, - дип, үзенең авыру тарихы битләрен ача Җәмилә Әгъзәмова.


Нур Сибагатуллин аның йөрәгенә иң элек җылы карашы, ягымлы сүзләре белән үтеп керә.
- Иң беренче аңа карап әйтәсе килгән сүзем «сез бик гүзәл кеше икән» дигән булса, икенчесе - Аллаһ сезне ничек минем юлыма чыгарды, ничек таптым мин сезне, дип уйладым. Нәкъ менә ул минем бөтен куркуларымны, шикләнүләремне таратты да куйды. Балалар курка, туганнарым: «Ничек курык­мыйсың?» - дип хәйран кала. Ышанасызмы-юкмы, мин операциядән бөтенләй курыкмый башладым. Йөрәкләренә операция ясалган башка кешеләрнең бик тиз аякка басулары да миндә ышаныч уятты, - ди яңа танышым.



Операция исә чыннан да гади генә булмый. Күкрәк читлеген ачмыйча гына клапанны алмаштырырга тиеш булалар. Бик тә гади итеп аңлатсак, бот төбеннән кан тамыры аша кереп, йөрәккә яңа клапан куела. Мондый операция­ләр саны «Татнефть»нең медицина-санитария бүлегендә бүгенге көндә 40тан артык. Башлап җибәргәндә операциядә дөньякүләм танылган кардиохирург Ренат Акчурин үзе дә катнаша. Аны республикада бердәнбер булган гибрид операция бүлмәсендә ясыйлар.
- Табибларны тәнкыйтьләмәгән кеше сирәк инде ул, дәүләткә дә сүз җитәрлек эләгә. Миңа калса, күбесе урынсыз, - ди Җәмилә Әгъзәмова. - Менә мине генә алыйк. Яңа төр операция ясыйсы булгач, күптөрле белгечләр бер ай тикшерделәр. Йөрәк кенә түгел, һәрбер органны аерым карадылар. Боларны түләп үтә башласаң, күпме акча кирәк булыр иде икән? Аннан соң миллион ярымлык клапан гына куйдылар. Болар өчен бер тиен акча түләмәдем. Һәрбер персоналның игътибарлылыгына, һөнәри осталыгына хәйран калырлык. Авыру кешене үзегез беләсез: әле берсе, әле икенчесе көйсезләнә дә тора. Ник бер шәфкать туташы каты итеп эндәшсен, ямьсез итеп карасын! Һәркайсы шундый чибәр. Аптырагач, сезне монда конкурс белән җыйдылармы әллә, дип тә сорадым. «Без иң элек сүзебез, карашыбыз белән дәвалыйбыз», - диләр иде. Юк, алар кемнәндер куркып түгел, үзләре эшләгән хастаханәне яратып, бүлек мөдирләрен хөрмәт итеп башкаралар хезмәтләрен. Үзеңне мәҗбүриләп болай итеп эшләп булмый.

Җәмилә ханым мине озатырга чыкты. Без аның белән Зәй урамы буйлап барабыз. Үземчә, аның хәленә кереп, акрынрак атларга тырышам. Йөрәк хәтле йөрәккә операция ясалганга әле күп вакыт та үтмәгән. Ул исә, мине көтмичә, алгарак ашыга. Күз тимәсен. Иртән юлга кузгалганда, Зәйдә Җәмилә Әгъзәмова белән очрашканнан соң, кире кайтырга иде исәп. Маршрутны үзгәрттек, бик тә мактаулы хастаханәне, табибны күрү теләге Әлмәткә алып китте.

Яңадан туу

Йөзләгән операция ясаган, кешеләрнең йөрәген кулына тотып яшәү сулышы өргән табиб каршында утырам. Нур Сибагатуллин - медицина фәннәре докторы, профессор, хирург, Татарстанның атказанган табибы, 2015 елда «Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты.

- Нур Гасыймович, үлем очрак­ларының иң күбесе йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә. Сәбәпләре нидә? Югыйсә бүгенге көндә бу өлкәдә медицина казанышлары да бик югары.
- Һәр авыруның тарихын кичә, бүген булган вакыйгалардан түгел, берничә ел артка китеп эзләргә кирәк. Нәрсәдән башланган, нәрсә сәбәп булган. Кешенең сәламәтлеге өчен иң нык тәэсир итә торган әйберләрнең берсе, әлбәттә, стресс. Кешене нык сискәндерер­лек вакыйгалар булган очракта, кан тамырлары кысылалар, димәк, кан йөреше дә үзгәрә, шул вакытта тромбоцитлар бүленеп чыга. Алар канны куерталар, тромблар хасил була. Тормыш көйсезлекләренә фәлсәфә белән карарга өйрәнергә кирәк. Һәр нәрсәне йөрәккә якын алмаска. Эштән көн саен арып, талчыгып кайту да бик какшата. Күңелгә якын бер шөгыль табып, ял итә белү дә мөһим. Физик күнегүләргә, дөрес туклануга игътибарны арттырырга. Әлеге кагыйдәләрне яшәү рәвеше итеп алганда, йөрәк авырулары азрак булыр иде. Дөрес әйтәсез, үлем очрак­лары буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында тора. Бу әлеге өлкәдә медицина артта калган дигән сүз түгел, сәбәбе - йөрәкнең кеше яшәеше өчен иң мөһим орган булуында.



- Элек-электән кар­диоүзәкләр бары тик зур шәһәрләрдә һәр өлкәдә бер генә диярлек булган. Ә монда Әлмәт шәһәрендә шушындый зур үзәк.
- Хәтта һәр өлкәдә дә юк әле ул. Россия буенча да алар санаулы гына. Әлмәттә, үзәктән читтә, заманча медицина үзәге салыну бары тик «Татнефть» җәмгыяте һәм аның җитәкчеләре хезмәте. Бина салу һәм аны иң алдынгы медицина җиһазлары белән баетырга, медперсоналны тупларга, белгечләрне чакырып китерергә кирәк бит. Без Уфадан бер команда - биш белгеч килдек. Һәркайсыбызга яшәү өчен тиешле шартлар тудырылган. Без моның өчен «Татнефть»кә бик рәхмәтле. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, безнең «Татнефть» медицина-санитария бүлеге Ренат Акчурин белән хезмәттәшлек итә. Ул искитмәле кеше, аның һәр килүе безнең өчен зур бәйрәм. Әлеге үзәкне оештыру идеясе дә аның белән берлектә туган. Әйткәнемчә, йөрәк - кеше яшәеше өчен иң мөһим орган, бик тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, кешенең гомерен саклап калып та булмаска мөмкин. Безгә бер авыруны китерделәр. Аңа - 40 яшь, озын буйлы таза ир. Эшләп торган җиреннән кинәт кенә хәле авырайган. Аны инде үлеп беткән дип әйтергә була иде. Беренче карашка инфаркт булган кебек. Йөрәген тикшерәбез, бу расланмый. Бактың исә, үпкәсенә тромблар килеп кысылып, кан әйләнешен бөтенләй япкан икән. Тиз арада диагноз куеп, операция ясалды. Бу очракта нәтиҗәне минутлар хәл итә. Ерак барасы булса, тиешле җиһазлар яки белгечләр булмаса, аны саклап калып булмас иде. «Татнефть»нең кешеләр сәламәтлеге өчен күрсәткән игелекле гамәлләрен сумнар белән генә бәяләп бетерерлек түгел.

- Нур Гасыймович, Җәмилә ханымга ясалган операция дә бик гаҗәеп. Ничек инде күкрәк читлеген ачмыйча гына клапанны алмаштырып була? Башка сыймаслык эш кебек.
- Клапаннарны алмаштыру буенча операцияләр күп ясала. Бу очракта эш клапанның үзенчәлегендә дә. Ул биологик материалдан ясала һәм кысылып бик кечкенә формага килә, шуңа күрә аны кан тамыры аша да үткәрергә була. Тиешле урынга килеп җиткәч, ул зурая һәм үз формасын ала. Шушындый ук биологик клапаннарны ­күкрәк читлеген ачып та куябыз. Бүгенге көндә механик клапаннар кую буенча бик күп операцияләр ясала. Әлеге ысул да начар түгел. Йөрәккә операция ясалганнан соң аны дөрес итеп тегү дә бик мөһим, чөнки йөрәктәге басым 120-200гә җитәргә мөмкин. Җөйләр шушы басымны күтәрә алырга тиеш. Монда инде җепләрнең, материалларның бик нык булуы кирәк.



Нур Сибагатуллин операция ясалган авыру кешеләрнең йөрәк клапаннарын күрсәтте. Кайберләрендә кан юлы капланып беткән диярлек. Йөрәгең ташмы әллә синең дигән сүз бар, баксаң, хәтта йөрәккә дә таш утыра икән. Һәрберсе - уникаль очрак, аның артында күпме борчулы төннәр, сызланулар ята. Кардиохирургия бүлегенә килеп кергән кеше үз йөрәген хирург кулларына тапшыра. Әлбәттә, Аллам сакласын, әнием әйтмеш­ли, пычак асларына кереп ятарга язмасын. Шул ук вакытта әле ярый Нур Сибагатуллин кебек кешеләр бар. Аның белән әңгәмәдән соң мин үз йөрәгемне үтәли күрәм, аның хәлен аңлыйм кебек тоелды. Җәмилә ханым дөрес әйткән: ул синең йөрәгеңне иң элек үзенең ягымлы карашы, җылы әңгәмәсе белән дәвалый. Шуны да әйтергә кирәк, мондый белгечләр бу үзәктә күп, алар һәрберсе үз эшен намус белән башкара, яңалыкка омтылыш белән яши.



Наил Маганов, «Татнефть» компаниясенең генераль директоры:
- Нефть төбәгендә медицина ярдәме күрсәтүне югары дәрәҗәдә оештыру - «Татнефть» компаниясе социаль сәясәтенең иң зур өстенлеге. Гибрид операция бүлмәсе ачылу - Татарстанның ­көньяк-көнчыгышында сәламәтлек саклауның үсешенә зур бер адым.

Ренат Акчурин, кардиохирург, академик, Россия кардиология фәнни-җитештерү үзәгенең Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлеге җитәкчесе:
- Татарстанда бу - беренче гибрид операция бүлмәсе. Заманча медицина технологияләренең үсеше, аларны көндәлек медицина практикасында куллану хирургларга бик күп пациентларга булышыр­га мөмкинлек бирә. Кызганыч, моңарчы без аларга ярдәм итә алмый идек. Мин «Татнефть» медицина-санитария бүлеге хезмәткәрләренә бик рәхмәтлемен. Бу - фикердәшләр коллективы, алар - теләсә кайсы проблеманы хәл итә ала торган белгечләр.

Мөнир Закирҗанов, «Татнефть»нең Әлмәт медицина-санитария бүлегенең баш табибы:
- Гибрид операция бүлмәсе ачылу - безнең медицина үзәгендә соңгы елдагы казанышларның иң зурысы. Авыруларны еракка җибәрмичә, ­дөньяда булган алдынгы ысулларны кулланып, үзебездә дәвалый алабыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading