16+

Бүре дә тук, сарык та исән

Казанның Ершов урамы, 2нче йортында кайчандыр 2нче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе урнашкан иде.

Бүре дә тук, сарык та исән

Казанның Ершов урамы, 2нче йортында кайчандыр 2нче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе урнашкан иде.

Хәзерге вакытта биредә КФУның «Казан» клиникасы эшли. Ләкин аңа карамастан, әлеге медицина учреждениесе студентларны гына түгел, башка авыруларны да кабул итә.

- Көнчыгыштагы барлык көндәш­ләребезнең дә үз структураларында медицина факультетлары бар. Бездә дә 2012 елда Фундаменталь медицина һәм биология институты ачылды. Һәм шуның белән бергә, булачак табибларның гамәли эшен кайда үткәрергә, дигән сорау туды. Республиканың бик күп муниципаль клиникалары, район үзәк хастаханәләре белән килешүләр төзедек. Әмма бу безнең өчен уңайлы түгел иде. Аннан соң фәнни эзләнүләр алып барыр өчен дә бер бина кирәк иде. Шулай итеп, Президент Рөстәм Миңнеханов башта республика клиника хастаханәсенең 2нче клиникасы, аннан соң Ашыгыч ярдәм хастаханәсе буенча карар кабул итте, - дип аңлатты КФУ ректоры Илшат Гафуров.
Хәзерге көндә клиникада да, аннан якын гына урнашкан дәваханәдә дә төзекләндерү эшләре гөрли. Бирегә кыйм­мәтле һәм иң заманча җиһазлар кайтарттырылган. Әмма хастаханә дә, дәваханә дә авыруларны элекечә үк кабул итә. Медицина ярдәме биредә иң югары дәрәҗәдә күрсәтеләчәк. Клиника составында кабул итү һәм эндоскопия бүлекләре, консультатив диагностика һәм реанимация блоклары, реанимация залы бар. Стационар хирургиянең күп төрле профильләре буенча хезмәт күрсәтә - урология, акушер-гинекология һәм эч авыртулары.
Биналарның тышкы кыяфәте генә түгел, авыруларны дәвалауга караш та үзгәргән. Мәсәлән, операциягә керергә тиешле авыруга наркоз махсус бүлмәдә ясала, ә операция ясау залына ул инде йоклаган килеш озатыла.
Мондый чара, беренче чиратта, авыруның стрессын киметү өчен эшләнелә. Икенчедән, «йокыга китү» вакыты ярты сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге яңа алым вакытны янга калдырырга ярдәм итә - хирург бер пациентка операция ясаганда, табиб-анестезиолог икенчесенә наркоз бирә, - дип аңлата баш табиб Альмир Абашев.
Яңа операция блогында да дүрт заманча операция ясау өстәле куелган. Бу бүлмәнең иң заманча таләпләренең берсе - ламинар һава агымы системасы. Операция өстәле өстендә тугыз квадрат метр мәйданда урнаштырылган махсус җайланманың бурычы - чиста һава агымы белән тәэмин итү.
Баш табиб Альмир Абашев әйтүенчә, боларның барысы да март ахырында эшли башлаячак.
Якында гына урнашкан дәваханәнең төп бурычларының берсе - халыкка чынлап торып «дустанә» мөнәсәбәттә булу, ягъни чиратларны бетерү.
Дәваханәнең 30 проценттан артык мәйданында халык өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган. Табибка чират көтеп утырганда алар телевизор карый, төрле файдалы мәгълүматлар белән таныша ала. Моннан тыш, бөтен документлар да электрон вариантта гына булачак, - ди баш табиб.
КФУ ректоры Илшат Гафуров, дәваханә авыруларга кирәкле барлык хез­мәтләрне дә күрсәтергә тиеш, дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading