16+

Чаллыда җитлекми туган балалар өчен яңа төр операция ясый башладылар

Сезнең 560 граммлык бала күргәнегез бармы? Миңа шундый нәниләрне Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең җитлекми туган балалар реанимациясендә күрергә туры килде. Монда алар үзләрен ана карынында кебек хис итәдер, мөгаен. Чөнки һәрберсенә аерым зур игътибар бирелә. Бүлек җитәкчесе Роман Тетерин әйтүенчә, җитлекми туган балалар ел саен артып тора. Узган ел...

Чаллыда җитлекми туган балалар өчен яңа төр операция ясый башладылар

Сезнең 560 граммлык бала күргәнегез бармы? Миңа шундый нәниләрне Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең җитлекми туган балалар реанимациясендә күрергә туры килде. Монда алар үзләрен ана карынында кебек хис итәдер, мөгаен. Чөнки һәрберсенә аерым зур игътибар бирелә. Бүлек җитәкчесе Роман Тетерин әйтүенчә, җитлекми туган балалар ел саен артып тора. Узган ел...

Сезнең 560 граммлык бала күргәнегез бармы? Миңа шундый нәниләрне Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең җитлекми туган балалар реанимациясендә күрергә туры килде. Монда алар үзләрен ана карынында кебек хис итәдер, мөгаен. Чөнки һәрберсенә аерым зур игътибар бирелә.
Бүлек җитәкчесе Роман Тетерин әйтүенчә, җитлекми туган балалар ел саен артып тора. Узган ел гына да әлеге үзәктә реанимация аша 500 бала узган булган. Аларның күбесе ретинопатия дигән күз авыруыннан интегә. Ретинопатия - җитлекми туган балаларда күз алмасы кабыгына ялкынсынусыз зыян килү. Әлеге балаларның 80 процентына махсус операция эшләнелергә тиеш. Операциянең төп максаты - авыруны, күзнең челтәр катлавының аерылып китүен туктату. Ретинопатия аркасында бала хәтта сукыраерга да мөмкин. Әлегә кадәр бу махсус операция Казанда ДРКБ үзәгендә генә ясала торган булган. Хәзер аны Кама балалар медицина үзәгендә дә ясый башлаячаклар. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, моның өчен югары технологияләргә ия булган махсус җиһаз алынган. Медицина үзәгенең баш табибы Тимур Мөбарәкшин сүзләренә караганда, ретинопатиягә каршы операцияне Чаллыда да ясау ДРКБның эшен бераз җиңеләйтәчәк.
- 2014 елда Кама балалар медицина үзәгендә, рети­нопатия булу-бул­мау­ны ачыклау өчен, 1500дән артык бала тикшеренү узды. Әлеге төр операцияләрне Чаллыда ясый башлау мөһим. Элек балаларны ДРКБга җибәрә идек, әмма юл ерак булу сәбәпле, барып җитү катлаулы иде, аеруча җитлекми туган балалар өчен. Операция ясау белән генә түгел, сабый тикшеренеп тә торырга тиеш бит. Хәзер безнең үзәккә Чаллыдан гына түгел, якын-тирәдәге районнар да мөрәҗәгать итә алачак. ДРКБ безгә һәрдаим ярдәм итеп тора, без алар белән гел элемтәдә, монда килеп, мастер-класслар да үткәрәләр, табибларыбыз­ның осталыкларын чарлыйлар, - диде ул.
Казан журналистлары махсус аппаратны һәм әлеге төр операцияне үз күзләре белән дә күрде. Беренче операцияләр ДРКБ офтальмохирургы Алексей Расческов, ДРКБ офтальмологы Наталья Горчакова катнашында үткәрелде. Киләчәктә Кама балалар медицина үзәгендә аларны табиб-офтальмолог Ленар Гарифуллин уздырачак.
- Җитлегеп тумаган балалар - глобаль проблема. Андый сабыйларда еш кына ретинопатия барлыкка килә. Операция ярдәмендә 90-93 процент баланы коткарып була. Бүген Кама медицина үзәгендә заманча технологияләр кулланыла, бу төр операцияне уңышлы башкарыр өчен барлык уңайлык­лар да бар. Табиб Ленар Гарифуллин моның өчен Мәскәүдә махсух белем алып кайтты. Гомумән, 2006 елга кадәр мондый диагнозлы балаларны Мәскәүгә җибәрәләр иде. 2006 елдан операцияне ДРКБда ясый башладылар, инде менә Кама медицина үзәгендә дә. Әлбәттә, без элемтәдә булачакбыз, авыру турындагы мәгълүматларны интернет челтәре буенча безгә җибәрәчәкләр, бергә хәл итәчәкбез, - дип сөйләде Алексей Расческов.
Кама медицина үзәгендә җитлекми туган балаларның хәлен яхшыртыр өчен, декабрь аеннан «кенгуру» методын да кулланалар икән. Ягъни һәркөнне берничә сәгать дәверендә әни кеше баласын ачык күкрәгендә яткыра. Бу рәвешле бала һәм ана арасында психо-эмоциональ контакт барлыкка килә, ана кеше балага уңай тәэсир итә, сабыйга тизрәк савыгырга, авыр­лык җыярга ярдәм итә. Мондый очрашу баланың әнисе һәм әтисе белән берлектә дә була.
Кама медицина балалар үзәге - тәүлек буе эшләүче Кама арты төбәгенә хезмәт күрсәтүче үзәк. Бу - күппрофильле балалар стационары. Мон­да тәүлек буе ашыгыч хирургия һәм соматик ярдәм күрсәтелә. Хастаханә 309 урынга исәпләнгән. Күптән түгел бинага капиталь ремонт ясалган. Үзәкнең чиста, матур булуы, эчке һәм тышкы диварлары төрле төсләрдә балкып торуы да биредә дәваланучыларның халәтенә уңай тәэсир итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading