16+

Дару алганда сак бул!

7 апрель көнне Татарстан иҗтимагый палатасы дару бәяләре күтәрелүгә кагылышлы темага кайнар элемтә оештырды. Ике сәгать буе шалтыратучыларның зарларын иҗтимагый палата әгъзалары Владимир Вавилов, Лилия Таишева, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм башкалар тыңлады. Һәрбер мөрәҗәгать иткән кешенең тулы исеме, телефоны һәм соравы язып алынды, сораулары тикшереләчәге турында әйтелде.

Дару алганда сак бул!

7 апрель көнне Татарстан иҗтимагый палатасы дару бәяләре күтәрелүгә кагылышлы темага кайнар элемтә оештырды. Ике сәгать буе шалтыратучыларның зарларын иҗтимагый палата әгъзалары Владимир Вавилов, Лилия Таишева, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм башкалар тыңлады. Һәрбер мөрәҗәгать иткән кешенең тулы исеме, телефоны һәм соравы язып алынды, сораулары тикшереләчәге турында әйтелде.

Кайнар элемтәдә Казаннан һәм республикабызның башка районнарыннан 40 шалтырату булды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге пенсионерлар. Зарлары төрле. Әйтик, кемнедер даруханәләрдә кайбер кирәкле даруларның булмавы, башкаларны медикаментларга бәяләр артуы борчый. Бәя артуны соңгы ике айда да күзәткәннәр. Кайбер пенсионерлар соңгы арада гына да дарулар 2-3 тапкыр артты дип сөйли. Күпчелек пенсионерларның 30-50 процент пенсиясе дару алуга китә. Гадәттә, алар 3-4 мең акчасын шуңа тота икән.

Шалтыраткан һәрбер икенче кешене диярлек бер үк даруның төрле даруханәләрдә бәясе төрле булуы борчый. Бу аерма кайбер очракларда хәтта 200-300 сумга да җитә. Тагын бер проблема - инвалидлык буенча дару ала алмаучылар да бар икән. Бу сорауга Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре ачыклык кертергә ярдәм итәчәк. Моннан кала, шалтыратучылар арасында даруның сыйфатына зарланучылар да булды. Әйтик Казаннан бер ханым еш куллана торган даруын икенче даруханәдән алган һәм файдасын күрмәгән. Әлеге дару ясалма булгандыр бәлки, дигән фикердә ул.

Иҗтимагый палата рәисе Владимир Вавилов әйтүенчә, кайнар элемтәне оештыру сәбәбе - әлеге темага сорауларның күплеге.

-Бу сорау буенча күп шалтыратулар булды, шуңа да комиссия утырышында кайнар элемтә оештырырга карар кылдык. Гадәттә, кайнар элемтәгә шалтыратучылар саны бик күп булмый, әмма даруларга бәя проблемасы шулкадәр актуаль ки, телефон тынып та тормады. Барлык зарларны язып алачакбыз һәм иҗтимагый палата исеменнән прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез.

Еш кына бәя артудан аз керемле пенсионерларга авырга туры килә, алар 50 процентка кадәр акчаларын даруга тоталар. Дару сату бизнеска әйләнеп бара, шуңа да, минемчә, фармацевтиканы хосусый куллардан алырга кирәк, чөнки ясалма дарулар күбәеп китте, - диде ул.

Фото: www.topnews24.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading