16+

Диспансеризация түләүлеме?

Диспансеризация түләүлеме?

Беркөнне телефоннан шалтыратып иминиятләштерү полисымны сораштырдылар. Үзләрен медицина үзәгеннән дигән булып, полис нигезендә диспансеризация узарга чакырдылар. Быел теркәлү урыны буенча сырхауханәгә болай да тикшеренергә барырга тиеш идем, шалтыратучылар: «Бездә хезмәт күрсәтү күпкә сыйфатлырак», - дигәч, шунда бардым. Ахырдан барлык тикшеренүләрнең түләүле икәнен аңладым. Диспансеризация түләүлемени ул?

Сабира Фатыйхова, Казан.

Чынлап та соңгы арада диспансеризация уздырабыз дигән булып шәхси клиникалардан шалтыратулар ешайды. Гадәттә, шәхси матурлык салоннары, клиентны җәлеп итеп, үз товарын тәкъдим итүгә корылган система буенча эшләүче медицина үзәкләре шул юлны файдалана. Шалтыратып, иминиятләштерү полисы турында сораша, аннары тикшеренү узарга чакыра. Бу намуссыз реклама алымы, ди белгеләр. Кызганыч, мондый очракта иминият компаниясе килгән зыянны кайтара алмый.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүмат буенча, диспансеризация бары теркәлү урыны буенча сырхауханәләрдә генә уздырыла. Анализлар тапшыру, табибка күренү - барысы да бушлай. Әгәр табиб сезне башка белгечкә, икенче хастаханәгә юллый икән, ул да диспансеризациянең икенче этабында авыруны түләүсез кабул итәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading