16+

«ЭКОның сигезенчесе уңышлы булды»

Язманы әзерләгәндә, ЭКО алымы белән бала табучылар белән дә аралашып алдык.

«ЭКОның сигезенчесе уңышлы булды»

Язманы әзерләгәндә, ЭКО алымы белән бала табучылар белән дә аралашып алдык.

Башта без гадәти ысуллар ярдәмендә өч ел дәваландык, - дип сөйли Казан кызы Екатерина.. - Тестларга һәрвакыт өмет белән карыйсың, җенси мөнәсәбәт тә – бер-береңне яратышу өчен түгел, ә табиблар кушкан расписание буенча, даими рәвештә дару һәм уколлар... Ниһаять, без ирем белән ЭКО ясатырга вакыт дигән карарга килдек. Алга таба җиде тапкыр ЭКО ясату уңышсыз килеп чыкты. Ирем белән берничә тапкыр аерылышырга карар кылдык, тормыш тәмугка әйләнде. Ниһаять, узган ел ЭКОдан соң мин балага уздым һәм кызыбызны таптым. Ирем белән шуның чаклы юл үтеп, ниһаять сабый сөю бәхетенә ирештек. Аерылышмадык.

Рамилә, ике бала анасы:
ЭКОның төп минусы итеп мин бәяне генә әйтер идем, әгәр квота буенча булмаса. Ләкин дөресен әйткәндә, әни булу бәхете өчен бернинди акча да кызганыч түгел! Мин ике тапкыр ЭКО процедурасы аша үттем һәм һәркайсыннан да балага уздым, дүрт ел аермасы белән ике искиткеч малай алып кайттым. Эко ясату кирәк икән, вакытны сузмагыз, кызлар, протоколга барыгыз! Яшь барган саен,  организмның яшь үзенчәлекләре һәм төрле авырулар аркасында уңышлы процедуралар саны кими бара.

Теманың башы: ЭКО: кирәкме, гөнаһмы? 

Шулай ук укырга: «Чак кына үз – үземә кул салмадым»

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading