16+

Инсульттан соң тернәкләнү өчен ботинкалар уйлап тапканнар

Красноярск медицина университеты галимнәре яңа ботинкалар моделе уйлап тапкан. Әлеге аяк киеме инсульт кичерүчеләргә тернәкләнергә ярдәм итәчәк. Нейрореабилитация өлкәсендәге тикшеренүләрне нерв авырулары кафедрасы галимнәре үткәргән. Идеяне инде 2005 елда ук гамәлгә ашырганнар, ә 2009 елда исә үзгәрешләр кертелгән яңа моделен эшләп чыгарганнар. Бүгенге көндә «Стабилизирующие платформы» дип аталган ботинкаларны җитештерү...

Красноярск медицина университеты галимнәре яңа ботинкалар моделе уйлап тапкан. Әлеге аяк киеме инсульт кичерүчеләргә тернәкләнергә ярдәм итәчәк.
Нейрореабилитация өлкәсендәге тикшеренүләрне нерв авырулары кафедрасы галимнәре үткәргән. Идеяне инде 2005 елда ук гамәлгә ашырганнар, ә 2009 елда исә үзгәрешләр кертелгән яңа моделен эшләп чыгарганнар. Бүгенге көндә «Стабилизирующие платформы» дип аталган ботинкаларны җитештерү өчен рөхсәт кәгазе алынган. Аны кию инсульт кичергән, тигезлек функциясен югалткан һәм башы әйләнүче кешеләр өчен файдалы булачак. Ботинкаларның дәвалау нәтиҗәсе фәнни клиник тикшеренүләр тарафыннан исбатланган һәм кыйммәтле компьютер стабилометрия комплексы белән бер үк дәрәҗәдә. Аермасы бары шунда - беренчесе күпкә арзангарак төшә. Бүгенге көндә Красноярск медицина университеты һәм җитештерү компанияләренең берсе мондый аяк киемен зур масштабта җитештерү турында килешү төзегән. Бу исә дәвалану учреждениеләренә һәм шәхси кулланучыларга кыйбатлы булмаган дәвалану мөмкинлеге бирә. Әлеге алымны кулланышка кертү инсульт кичергән авыруларга тернәкләнүен тизләтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading