– Кесарев кисеме белән бала тапкан хатыннар аннары да балага узып, бала табарга сәләтле. Элек хатын-кызларга бары өч тапкыр гына кесарево ясатырга ярый дисәләр, хәзер мондый чикләүләр юк. Барысы да уңышлы уза икән, хатын-кыз күпме тели, шуның кадәр бала таба ала.
Россиядә бала табучыларның уртача 22-25 проценты сабыен кесарев кисеме ярдәмендә тудыра. Татарстанда бу сан – 30 процент, Голландиядә – 10-15 процент, Бразилия, Кытайда 50 процентны тәшкил итә.
4. Кесарев кисеме белән бала тапкач, аны имезергә ярыймы?
– Кесарево вакытында эпидураль анестезия ясыйлар. Ләкин наркоз ясалса да, баланы имезергә ярамый дигән сүз түгел. Операциядән соң хатын-кызга антибиотиклар эчәргә туры килсә дә, имезгән вакытта кулланырга ярый торган даруларны сайларга була. Операциядән соң беренче көннәрдә әни кеше баласына угыз сөте (молозиво) ашата. Гадәти юл белән бала тапканда күкрәккә сөт иртәрәк төшсә, кесарев кисеме белән тудырганнан соң, өченче-җиденче көнгә генә барлыкка килә башлый.
5. Кесарево белән туган баланы анага кабул итүе авыррак, диләр?
– Кайбер очракларда операциядән соң, хатын-кызлар канәгатьсезлек, психологик яктан тотрыксызлык, баланы гадәти юл белән тапмаганга кәефсезләнү кебек хисләр кичерәләр. Мөгаен, бу бала тудыру процессы төгәлләнүе хакында хатын-кызның организмына гормональ сигнал бирелмәү белән дә бәйледер. Хатын-кыз, күпме көтеп тә, сабыйның туу мизгелләрен аңламый кала. Хәзер хастаханәләрдә бу проблеманы чишәргә тырышалар. Бала тууга, аны ананың күкрәгенә салалар. Баланы сөяргә мөмкинлек бирәләр. Бу хакта психолог белән киңәшләшергә дә була. Ничек кенә булмасын, кесарев кисеме белән бала тапкансыз икән, моны хәерлегә юрарга кирәк. Бу операция ярдәмендә газиз сабыегыз дөньяга аваз сала бит. Ана инстинкты һәр хатын-кызда бар һәм ул үзен төрле чакта сиздерергә мөмкин. Кесарево гына баланы яратуга комачаулый алмый.
Комментарийлар