16+

Күзгә операцияне бушлай ясыйлармы?

Мин - II группа инвалид. Ике ел элек әти-әнием юл һәлакәтенә очрап, ятим калдым. Шул чакта нык елап, бер күзем сукырайды. Берничә хастаханәгә барып карадым, ләкин операция түләүле, диләр. 180 меңләп акча таләп ителә. Миңа - 53 яшь. Инвалид булгач, беркайда эшләмим. Ялгыз яшим. Пенсия аз алам. Мәрхәмәтле кешеләр акча...

Күзгә операцияне бушлай ясыйлармы?

Мин - II группа инвалид. Ике ел элек әти-әнием юл һәлакәтенә очрап, ятим калдым. Шул чакта нык елап, бер күзем сукырайды. Берничә хастаханәгә барып карадым, ләкин операция түләүле, диләр. 180 меңләп акча таләп ителә. Миңа - 53 яшь. Инвалид булгач, беркайда эшләмим. Ялгыз яшим. Пенсия аз алам. Мәрхәмәтле кешеләр акча...

Мин - II группа инвалид. Ике ел элек әти-әнием юл һәлакәтенә очрап, ятим калдым. Шул чакта нык елап, бер күзем сукырайды. Берничә хастаханәгә барып карадым, ләкин операция түләүле, диләр. 180 меңләп акча таләп ителә. Миңа - 53 яшь. Инвалид булгач, беркайда эшләмим. Ялгыз яшим. Пенсия аз алам. Мәрхәмәтле кешеләр акча җыярга ярдәм итә алмаслармы икән? Бәлки, бушлай операция дә ясатып буладыр?


Рафис Хәмитов, Әлмәт.



Рафис Хәмитов редакциягә алып килгән документлар арасында шәхси хастаханәләр куйган диагнозлы кәгазь дә бар. Бу мәсьәләдә табиблар белән киңәшләштек. Әлмәттәге «Татнефть» медсанчастеның офтальмология бүлеге табибы аңлатканча, әлеге диагноз белән Әлмәттә операция ясау мөмкинлеге юк. Ә менә Казанда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә мондый төр операцияләр башкарыла. Республика хастаханәсе белән дә элемтәгә кердек. «Рафис Хәмитовка, теркәлү урыны буенча, күз табибына кабат барып, Республика клиник офтальмология хастаханәсенә юллама алырга кирәк. Аннары безгә килеп, тикшерү узарга туры киләчәк. Полис нигезендә, авыруны бушлай дәвалаячаклар. Операцияне тиз арада ясарга кирәк булмаса, авыруны чиратка куячаклар, бу очракта азрак көтәргә туры киләчәк. Әгәр көтәргә теләми икән, операцияне акча түләп, үзе теләгән шәһәрдә ясаттыра ала. Ә гомумән, мондый диагноз белән операцияләр бушлай башкарыла», - дип аңлаттылар Республика клиник офтальмология хастаханәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading