16+

Манту урынына – диаскинтест?

- Тагын манту ясатырга барабыз, - ди күршем. Ул 4 яшьлек кызы белән инде өченче тапкыр прививка ясата.

Манту урынына – диаскинтест?

- Тагын манту ясатырга барабыз, - ди күршем. Ул 4 яшьлек кызы белән инде өченче тапкыр прививка ясата.

- Беренчесендә укол кадаган урыны кызарып чыкты, ялгыш су тидергән булган, күрәсең, әллә баллы ашадымы икән, белмим дә инде. Шикләнеп, кабат прививка ясатырга җибәрделәр. Ясаттык, тагын шул хәл, инде азрак вакыттан тагын килерсез, диделәр. Дарулар да язып бирделәр. Ул даруларны эчерергә дә куркам. Бер танышым, шул дарулар аркасында, баланың сәламәтлеге нык какшады, дигән иде. Хәзер менә тагын сыр­хауханәгә барабыз инде. Кеше баласы кебек тыныч кына утырса ярар иде әле балам. Шприц күрүгә, үрле‑кырлы сикерә, кычкыра, күпме психологик стресс ала. Хәзерге медицина алга киткән заманда манту реакциясен төгәл генә ачыклый торган башка берәр алым юк микәнни соң? Прививка дөрес нәтиҗәләр бирмәгәч, нигә баланы азаплап ясатырга соң аны? нигә көчле дарулар белән агуларга? - дип зарланды ул.

Манту реакциясен ачыклый торган прививка чынлап та еш кына төгәл нәтиҗәләр бирми, балада аллергия күзәтелсә яки ул цитруслы, баллы берәр нәрсә ашаган булса, кулына инфекция эләксә, укол урыны кызарырга, ялкынсынырга мөмкин. Шул сәбәпле хәтта хастаханәдә фтизиатрга исәпкә баскан балалар да бар. Андый балаларның ата-анасына да планнан тыш флюорография ясатырга кушалар. Ахырдан еш кына нәтиҗә ялгыш булып чыга.

Баксаң, бар икән бит төгәл, дөрес нәтиҗә бирә торган алым. Манту урынына диаскинтест дигән прививка кулланалар икән.

Республика клиник туберкулезга каршы диспансерыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген республикада 3175 кеше туберкулезның ачык формасы белән авырый. Яныңда туберкулез таякчыгы йөртүче кеше барлыгын белә торып, ел саен тикшеренеп тормасаң да, куркыта шул. Җитмәсә, манту прививкасы булмаса, балалар бакчасына, мәктәпкә дә алмыйлар. Хәер, диспансерның баш табиб урынбасары Рәмзия Фатыйхова әйтүенчә, туберкулезны йоктыр­ган һәр кеше дә авырый дигән сүз түгел. Статистика буенча, әлеге авыруны йоктырган 100 кешенең бер елдан соң бары бишесе генә чирли икән. Кыскасы, һәрберебезнең дә шул таякчыкларны йөртүе ихтимал, ә менә авыруның алга таба җәелүе күп кенә башка факторларга бәйле. Бу хакта «ШК» битләрендә бер язган идек инде. Баксаң, туган сабыйга бала тудыру йортында туберкулезга каршы ясала торган БЦЖ‑М вакцинасының тәэсире балага 6‑7 яшь тулганчы гына җитә. Шуңа да кабат ревакцинация ясатырга туры килә.

Манту ясаганда, баланың организмына куркыныч матдә керә икән дип тә ишеткәнем бар, әмма табиб Рәмзия Фатыйхова, бу шикләнүләр урынсыз, дип белдерә. Манту вакытында организмга стандартлар буенча чистартылган туберкулин кертелә икән. Гадәттә, хәзер 6‑7 яшькә кадәр манту ясала, ә 8 яшьтән 17 яшькә кадәр диаскинтест кулланыла, ди. Икесе дә сәламәтлек өчен куркынычсыз. Диаскинтест прививкасын түләүле клиникаларда 230 сумга ясатырга була, хәер, сырхауханәләрдә ул бушлай да бар. Дөрес, моңа кадәр берәүнең дә аны ясатканын ишеткәнем булмады. ­

- Диаскинтест ясый­сыз­мы? - дип, үзебез теркәлгән 6 нчы балалар сырхауханәсенә шалтыратам.

- Ясыйбыз. Участок табибыгызның рөхсәте кирәк, әлбәттә. Ул яңа алым әле соңгы елларда гына кулланыла башлады, шуңа да элек бу хакта сөйләнмәде, - диделәр шәфкать туташлары.
Кыскасы, балагызга 7 яшь тулып узган булса, сырхауханәдә манту урынына диаскинтест ясауларын үтенә аласыз. Туберкулез таякчыгының организмда булу-булмавы турында тулы мәгълүмат бирә торган прививка һәр сырхауханәдә дә бар, дип белдерделәр диспансерда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading