16+

«Пневмо 23» һәм «Превенар 13»: кайсы яхшырак?

Улым бик еш салкын тиеп авырый. Пневмония дигән диагноз куйдылар. Танышларым, «Пневмо 23» яки «Превенар 13» дигән прививка ясатып карарга киңәш итте. Аны сырхауханәләрдә бушка ясыйлармы? Кайсы вакцина яхшырак? Алсу Галимова, Казан. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге: - Пневмококк инфекциягә каршы вакцинация бер яшькә кадәрге балаларга профилактик прививкалар календаре...

Улым бик еш салкын тиеп авырый. Пневмония дигән диагноз куйдылар. Танышларым, «Пневмо 23» яки «Превенар 13» дигән прививка ясатып карарга киңәш итте. Аны сырхауханәләрдә бушка ясыйлармы? Кайсы вакцина яхшырак?

Алсу Галимова, Казан.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге:
- Пневмококк инфекциягә каршы вакцинация бер яшькә кадәрге балаларга профилактик прививкалар календаре кысаларында ясала. Риск төркеменә кергәннәр (2-5 яшьлек балалар, еш авыручы олы кешеләр, хәрби хезмәткә алынучылар, хроник авыру белән авыручы 60 яшьтән узганнар) прививка эпидемик күрсәткечләр календаре кысаларында вакцинацияләнә. Бер яшькә кадәрге сабыйларга "Превенар13" вакцинасын ясыйлар, 2-5 яшьлекләргә медицина учреждениесе заказ биргән вакцинаны кадыйлар. Олы яшьтәгеләр һәм хәрби хезмәткә алынучыларга - "Пневмо-23". Привика үзегез теркәлгән сырхауханәләрдә бушка ясала. Кайсы вакцина яхшырак дигәндә, кайсын ясарга икәнен табиб хәл итә.

Фото: Mama66.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading