16+

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: «Баласының сәламәтлеген ата-ана үзе булдыра»

Баланың сәламәтлеге, нигездә, ата-ана игътибарына бәйле, ди белгечләр. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев тә: «Бала абынып егылса, медицина ярдәменнән бигрәк, аңа ата-ананың җылы сүзе кирәк», - дигән фикердә. Бүгенге көндә еш очрый торган авырулар, аларны кисәтү һәм баланың сәламәтлегенә кагылышлы башка мөһим нәрсәләр турында табибның үзе белән...

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: «Баласының сәламәтлеген ата-ана үзе булдыра»

Баланың сәламәтлеге, нигездә, ата-ана игътибарына бәйле, ди белгечләр. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев тә: «Бала абынып егылса, медицина ярдәменнән бигрәк, аңа ата-ананың җылы сүзе кирәк», - дигән фикердә. Бүгенге көндә еш очрый торган авырулар, аларны кисәтү һәм баланың сәламәтлегенә кагылышлы башка мөһим нәрсәләр турында табибның үзе белән...

«Балага узуны туй сәяхәте вакытында планлаштырмагыз»

- Рафаэль Фирнаялович, балаларда нинди авырулар ешрак очрый?
- Хәзер үпкә ялкынсыну, ашказаны системасы авырулары, диабет, эндокринологиягә кагылышлы, гәүдә авырлыгы арту (симерү түгел) кебек авырулар арта бара. Бер нәрсәне ассызыклап әйтәсе килә: балачактагы авырулар киләчәктә үзен белдерә. Медицинада бу өлкәне өйрәнә торган фән дә бар. Кешенең бала, үсмер чорында кичергән авыруларын анализлап, ун елдан сәламәтлеге нинди буласын фаразларга мөмкин. Кайбер галимнәр, кешенең авыру тарихларын өйрәнеп, аның хәтта нинди чирдән үләсен дә әйтә ала.

- Бу авыруларны кисәтү өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- ​ Ата-аналар үз балаларының сәламәтлеген үзләре булдыра. Баланың сәламәтлеге туганчы ук формалаша. Мин һәрчак кисәтәм: балага узуны туй сәяхәте вакытында планлаштырырга ярамый. Яшьләр арасында, өйләнешкәннән соң, туй сәяхәтенә чит илгә бару гадәте керде. Сәяхәт вакытында күп хатын-кыз балага уза, ә авырга узгач, очкычка утырырга киңәш ителми. Күктә радиация 10 тапкырга күбрәк. Яралгы өчен бу зыян салырга мөмкин.

Авыруларны кисәтүгә килгәндә, күп нәрсә ата-ананың тәрбиясенә бәйле. Кыз баланы кечкенәдән чисталыкка, пөхтәлеккә, җылы киенеп йөрергә, үзен сакларга өйрәтү мөһим. Сәламәт, тәртипле тормыш рәвеше алып бару кирәк. Авырлы чакта хатын-кызга үзенә аеруча игътибарлы булу сорала. Еш кына сабыйлар җитлекми туа. Бу бит балага ана карынында тиешле шартлар булмаудан килеп чыга. Анемия, гемоглобин төшү, кислород җитмәү, стресс, инфекция йоктыру, имгәнүләр нәтиҗәсендә сабый вакытыннан алда туа. Медицина алга китсә дә, барысын да эшләп бетерә алмый. Сабыйның карында чакта ук барлык әгъзалары да җитлегеп бетүе мөһим. Гаилә институты булдыру кирәк. Өлкәннәр: «Яшьләрнең үз акылы, кысылмыйбыз», - диләр, әмма алар үз киңәшләрен бирергә тиеш. Гореф-гадәтләр, традицияләр яшәгәндә генә дөрес тәрбия алырга мөмкин.

- Үзегез дә дүрт бала атасы буларак, балага мөстәкыйльлек биргән саен, ул тормышка тизрәк яраклаша дигән фикер белән килешәсезме?
- Ансыз булмый, билгеле, тик мөстәкыйльлек белән бергә ата-ана игътибары да булырга тиеш.

- Балага ничә яшьтән мөстәкыйльлек бирергә ярый? Әйтик, кайчан өйдә үзен генә калдырырга, ничә яшьтә газ кабызырга рөхсәт итәргә була икән?
- Бу - яшькә карамый, яшәү рәвешенә бәйле. Әгәр баланың сәламәтлегенә зыян китерердәй, имгәнү, җәрәхәтләнү очрагын китереп чыгарырдай факторлар юклыгын күрәсез, балага ышаныч бар икән, аңа мөстәкыйльлек бирергә була, ләкин шул ук вакытта контроль турында да онытырга ярамый. Хәзер баланы күзәтеп тору өчен җайланмалар, телефоннарда кушымталар бик күп.

Туп тисә дә, бармак сына

- Берсендә сез, Татарстанда балалар арасында имгәнү очраклары ел саен 8-10 процентка арта, дигән идегез. Сәбәбе нидә икән? Туп тисә дә, бармаклары сына бит. Әллә хәзер балаларның сөякләре нык түгелме?
- Алай ук димәс идем. Балалар элек тә шул, хәзер дә, ә менә имгәнүгә китергән сәбәпләр, тән җәрәхәтләренең механизмы үзгәрде. Катлаулы имгәнүләр еш очрый, мотоцикл, велосипедлардан еш егылалар, нәтиҗәдә, дәвалану да озакка сузыла. Аннары, элек москит сеткалары юк иде, чебен-черки кермәсен өчен, тәрәзәгә марля куйганнар, форточкаларны ябып йөргәннәр. Селфи ясаулар булмаган, телевизор сирәк каралган. Балалар күзәтү астында булган. Бала абындымы, әнисе аны күреп ярдәм күрсәткән. Катырак егылса, хастаханәгә илткән. Хәзер башкача. Ата-ана күп вакытын телефонда уздыра, балага игътибар җитми.

- Чит илдә дәвалану нәтиҗәлерәк, дигән ата-аналарга карашыгыз?
- Мин һәр ата-ананы аңлыйм. Алар балалары өчен иң яхшы шартларны сайлый. Әгәр чит илгә дәваланырга китәргә телиләр икән, без һәрчак ярдәм итәбез, авыру турындагы белешмәләрне чит телгә тәрҗемә итеп бирәбез, телемедицина ярдәмендә, табиблар белән элемтәгә чыгабыз. Чит ил тәҗрибәсен уртаклашу үзебез өчен дә файдалы. Безнең клиникага да ел саен чит илдән табиблар килә. Алардан яңа технологияләр өйрәнәбез, бездәге алымнарны күрсәтәбез. Тик шунысын да игътибарга алырга кирәк: вакыт һәрчак кысан. Читтә табиб эзләп вакыт үткәргәнче, без «алтын» сәгатьне бала файдасына кулланырга тырышабыз. Педиатрия өлкәсендә даими күзәтеп тору да кирәк бит. Олы кеше еллар буе бер кием белән йөри ала, ә балага, үскән саен, кечерәйгәне урынына яңасын алырга туры килә. Операция белән дә шулай ук: гел күзәтеп тору мөһим. Тик чит илгә даими барып тору күпләр өчен мөмкин түгел, күзәтү өзелә.

«Игътибар җитмәгән балалар белән эшләргә өйрәндек»

- Психологлар: «ярату, наз, игътибар җитмәгән, имин булмаган гаиләдә тәрбияләнгән балалар агрессив булып үсә», - диләр. Бу балалар сәламәтлек ягыннан да аерыламы?
- Республикада 796 мең бала исәпләнә. Шуларның 23 меңе имин булмаган гаиләдә яши. Бу - Татарстандагы барлык балаларның 5 проценты дигән сүз. Ни өчен балаларны аерабыз? Минем фәнни җитәкчем профессор Валерий Альбицкий: «Балалар белән эшләгәндә, һәрчак истә тот: алар арасында тормышка үпкәле, кимсетелгәннәре дә бар. Аларга игътибар, наз җитми», - дия иде. Әгәр табиб баланың нинди мохиттә яшәгәнен ачыклый алмаса, ул аңа тиешенчә дәва бирә алмый. Имин булмаган гаиләдә яшәүче балалар арасында йөрәк-кан тамырлары, ашказаны, сөяк-мускул авырулары еш очрый. Имин гаиләдә яшәүче балаларда авыру ихтималы 48-50 процент белән исәпләнсә, тәртипсез тормыш рәвеше алып барганнарда 75-78 процент санала. Шуңа да бу балаларга аеруча игътибар кирәк. Татарстанда без мондый балалар белән эшләргә өйрәндек. Балалар сәламәтлеге үзәге, Россия фәнни-тикшеренү медицина университеты, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, Республика балалар клиник хастаханәсе социаль яктан авыр хәлдә калган балаларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында кулланма эшләп чыгарды. Без бу өлкәдә беренче булдык. Күптән түгел Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы - Татарстан үрнәгендә бу эш һәр төбәктә оештырылырга тиеш, дип күрсәтмә бирде.

- Ә нинди нәтиҗәләр бар?
- Сәламәтлек саклау системасы башка органнар белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Учеттан төшкән балаларны контрольдә тотабыз. Балалар табибы бер пациентны, гадәттә, 15 минут кабул итә, ә имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүчегә күпкә озаграк вакыт таләп ителә. Шуңа да мондый балалар өчен аерым үзәк эшли, аларны махсус табиблар тикшерә. Өйләренә чыгып, тормыш шартларын да карыйлар. «Азино» балалар сырхауханәсендә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә эшли.

- Республика балалар клиник хастаханәсенең 40 еллыгын искә алмасак, әңгәмәбез тулы булмас кебек. Сез 2010 елдан бирле әлеге хастаханәне җитәклисез. Моннан 40 ел элек республикада беренче булып ачылган балалар хастаханәсе күп күрсәткечләр буенча бүген дә беренче булып кала бирә. Уңышларыгызны тагын бер барлыйк әле.
- 40 ел - юбилей түгел. Төп максатыбыз - шушы форсаттан файдаланып, ветераннарыбызга, хастаханәнең нигез ташын салуда катнашып, бүген дә башлаган юлларын дәвам итүче беренче җитәкчебез Евгений Карпухинга, табиблар: Дамира Галеева, Анатолий Фоминых, Наталья Криницкая һәм башкаларга рәхмәт сүзләрен җиткерү. Исән чакта кешенең кадерен белеп, хөрмәт күрсәтеп калырга кирәк. Без заманча алымнарны кулланып һәм традицияләрне саклап эшләргә тырышабыз. Һәр бүлектә төрле буын табибы эшли. Бу аңлашыла да: Идел буе федераль округында тәүлек буе эшли торган, иң катлаулы авыруларны да кабул иткән мондый балалар хастаханәсе башка юк. Димәк, безнең табибларга да каядыр китәргә, өйрәнергә урын юк дигән сүз. Шуңа да остазлар мәктәбен үз хастаханәбездә булдырдык. Яшьләрнең ветеран табиблардан киңәш сорап, тәҗрибә уртаклашып эшләве мөһим. Безнең хезмәтне бәяләүләре дә сөендерә. Күптән түгел Росздравнадзор тарафыннан «Медицина хезмәтенең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты» турындагы беренче номерлы сертификат тапшырылды. Иң мөһиме - балаларның сәламәтлеге. Без һәр баланы кайгыртабыз.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә яңа уңышлар телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading