16+

Табиблар гүзәл затларга бүләк ясадылар

8 март бәйрәме алдыннан "Мега" сәүдә үзәгендә гүзәл затларга бүләк ясадылар - Республика клиника онкология диспансерының табиблары аларга бушлай тикшеренү үткәрде.

Табиблар гүзәл затларга бүләк ясадылар

8 март бәйрәме алдыннан "Мега" сәүдә үзәгендә гүзәл затларга бүләк ясадылар - Республика клиника онкология диспансерының табиблары аларга бушлай тикшеренү үткәрде.

Күкрәк бизе рагы - Татарстанда яман шеш авырулары арасында өченче урында тора. Хатын-кыз авырулары арасында - беренчедә. Узган ел республикада яшәүче 1604 хатын-кызда әлеге авыру ачыкланса, биш ел дәвамында учетта торучыларның саны 10 меңгә җитә.

- Безнең бурыч - күкрәк яман шешен беренче һәм икенче стадиядә ачыклау. Бу максатка төрле чаралар ярдәмендә ирешәбез дә. "Яңа барлыкка килгән шешләргә каршы белем бирү" проекты да, һичшиксез, уңай нәтиҗәләрен бирә. Ниндидер төерләр барлыгын сизү белән үк, кичекмәстән табибка барырга кирәк. Бетәр әле, дип йөрергә ярамый. 67 проценттан артык очракта күкрәк рагы беренче һәм икенче стадиядә ачыклана. Шул очракта аны җиңәргә дә мөмкин. Авыруга алып килә торган төерләрне, төрле проблемаларны һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк. Аннан соң, якын туганнар арасында да күкрәк рагы белән авыручылар булса, сәламәтлеккә тагын да игътибар бирү таләп ителә. 27 процент очракта авырулар нәкъ менә медицина тикшеренүе үткән вакытта билгеле була. Безнең Европа дәрәҗәсендәге операцияләр ясарга сәләтле пластик хирургларыбыз да бар, - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Республика клиника онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин да министрның фикерен куәтләде.
- Иң мөһиме - бер җиребез дә авыртмаганда табибка күренү, ягъни профилактика культурасына зур игътибар бирү. Статистика күрсәткечләре буенча, яман шеш барлыкка килү куркынычы 50 яшьтән өлкәнрәкләрдә күзәтелә. Шуңа күрә 45 яшьтән узган хатын-кызларга даими рәвештә тикшеренү узарга киңәш итәбез. Яшьрәкләр өч елга бер тапкыр үтсәләр дә була. 40 яшькә кадәр УЗИдан карасак, аннан өлкәннәргә маммография тикшеренүе уздырабыз, - диде ул.


Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading