16+

Саулык артыннан - сәүдә үзәгенә

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көнендә "Кольцо» сәүдә үзәгендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклаучы скрининг уздырылганы ишеткәч, шунда киттем.

Саулык артыннан - сәүдә үзәгенә

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көнендә "Кольцо» сәүдә үзәгендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклаучы скрининг уздырылганы ишеткәч, шунда киттем.

Минем кебекләр шактый булып чыкты, табиблар кабул иткән җирдә су буе чират... Башта кан басымымны үлчәделәр. (Сүз уңаенан, нәтиҗәләрне медицина кенәгәсенә язып бардылар, аны үземә бирделәр.) Икенче адым - кандагы холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен билгеләү. Дөресен әйтәм, иң курыккан әйберем - кан алу.

- Курыкма, черки тешләгән кебек кенә булачак. Монда син түгел, мин куркырга тиеш әле: әнә күпме күз миңа карап тора, - дип тынычландырды мине табиб.

Соңгы пункт - терапевт, ул медицина кенәгәсе нәтиҗәләре буенча сәламәтлек күрсәткечен билгели, һәр кешегә дөрес туклану, сәламәтлек саклау серләрен сөйли.

- Элек йөрәк-кан тамырлары авырулары белән өлкәннәр интексә, хәзер авыру яшәрде. 20-25 яшьлекләр арасында да йөрәк авырта дип зарланучылар бар. Авыруны булдырмас өчен, иң беренче чиратта, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, - диде 7нче сырхауханә терапевты Вера Степанова.

Табиб шулай ук сәламәтлекне ныгыту өчен көн саен 30-40 минут саф һавада йөрергә киңәш итте.

- Ял көннәрендә "Скандинав йөрүен" (без бу хакта язып чыккан идек, алдагы саннарны карагыз - ред.) куллансаң була, бу очракта аяклар гына түгел, күкрәк читлеге дә хәрәкәткә килә. Өлкән яшьтәгеләргә йөзү дәбик файдалы, - диде.

Тикшерү 15 минут булса дисәләр дә, мин 10 минутка сыештым. Дөрес, табиблар белән озак сөйләшеп утыручылар да бар иде, аларга инде белгечләр авырулары буенча үз киңәшләрен бирде.

- Мин монда очраклы гына эләктем, кибеткә күлмәк алырга килгән идем. Табибларның мөгаләмәсе дә, акциянең идеясе дә ошады. Берәр авыру килеп чыкмаса, хастаханәгә аягымны да атламый торган кеше мин. Беренчедән, вакытымны кызганам, икенчедән, чират торып нервы бетә. Бераз йөрәгем авыртып тора иде, тикшерү узгач тынычландым, табиблар сәламәтлегемне яхшы диделәр, - диде минем белән тикшеренгән Әлфия Фаязова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading