16+

Суытты: кемнәр өшүгә ешрак дучар була?

Урамда һава температурасы кинәт 30-40 градуска төшкәч, туңу һәм өшү очраклары кискен актуальләште. Әйтик, бер тәүлек эчендә генә дә Казанның “ашыгыч” ярдәм станциясенә туңу очрагы буенча өч кеше мөрәҗәгать иткән.

Суытты: кемнәр өшүгә ешрак дучар була?

Урамда һава температурасы кинәт 30-40 градуска төшкәч, туңу һәм өшү очраклары кискен актуальләште. Әйтик, бер тәүлек эчендә генә дә Казанның “ашыгыч” ярдәм станциясенә туңу очрагы буенча өч кеше мөрәҗәгать иткән.

Барысы да олы кешеләр. Ярдәм күрсәтелгәннән соң, алар амбулатор дәвалануга җибәрелгән.

Өшү очраклары буенча да өч кеше мөрәҗәгать иткән. Яшүсмергә ярдәм күрсәтелгәннән соң, ул өенә кайтарылган. Ике олы кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта бүген журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

Туңу белән өшүнең аермасы нидә соң?

Гадәттә, башта кеше туңа, ә аннан соң гәүдәнең аерым өлешләре өши. Әгәр кешенең тән температурасы 32 градустан түбән булса, ул туңу дәрәҗәсенә җиткән дип санала. “Андый очракта кеше калтырый башлый, йокымсырый. Әгәр аңа вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, ул комага китеп үләргә дә мөмкин. Өшүнең исә дүрт төрле дәрәҗәсе бар. Беренчесендә организмның өске катламы зарарлана, тән агара һәм кул-аяклар ойый. Бу очракта 7 көндә дәваланырга мөмкин. Ә инде өшүнең икенче дәрәҗәсе булса, дәвалану процессы 14 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Өшүнең өченче һәм дүртенче дәрәҗәсендә организмның тирән катламнары зарарлана”, - ди Казан шәһәренең 7нче клиника хастаханәсе табибы, хирург Вячеслав Филиппов. Бүгенге көндә әлеге хастаханәдә өшүдән 2 кеше дәвалана.

Өшүнең төп билгеләре - тәннең агаруы һәм кул-аякларның ойый башлавы.

Узган ел кыш җылы булгач, туңу һәм өшү очраклары күп теркәлмәгән. Ә быел әле ел башланды гына, инде Республика клиника хастаханәсенә дә тирән өшү белән бер кеше китерелгән. “Авыру гнойлы хирургия бүлегендә дәвалана. Ул шикәр чире белән авырган. Балыктан кайтканда өшегән. Аның зыян күргән катламнарын яптык. Гомумән, бездә ел саен бер яки ике кеше тирән өшәүдән дәваланып чыга”, - ди Республика клиника хастаханәсенең гнойлы хирургия бүлеге табибы, хирург Айрат Ахунҗанов.

Кызганыч, балалар да өшеп хастаханәгә эләгә. Узган ел өшү аркасында ике бала Балалар республика клиника хастаханәсенә китерелгән. Бу хакта 2нче хирургия бүлеге табибы, балалар хирургы Владимир Линьков хәбәр итте. “Ә быел бездә мондый очрак белән бер бала дәвалана. Ата-аналарга балаларына карата игътибарлырак булсыннар иде дип мөрәҗәгать итәм”, - ди ул. 

Кемнәр өшүгә ешрак дучар була?

Табиблар шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары, эпилепсия авыруыннан интегүче кешеләр туңу һәм өшүгә ешрак бирешүен әйтте. “Элек эпилепсиягә каршы көчле дарулар юк иде. Шуңа да эпилепсия белән чирләүчеләр урамда өянәктән егылып өши иде. Хәзер кирәкле дарулар бар, шуңа мондый очраклар бик күзәтелми”, - ди Айрат Ахунҗанов.

Өшүгә дучар булган тагын бер категория – спиртлы эчемлек кулланучылар. “Әйе, алкоголь кан тамырларын киңәйтә, аны эчкәч, кеше җылынган кебек була. Әмма ул җылылык бик тиз чыга. Шуңа күрә “алкоголь җылынырга ярдәм итә” дигән сүз - чын уйдырма. Моңа бәйле рәвештә, кешеләр искечә Яңа елны өйдә бәйрәм итсеннәр, урамга чыкмасыннар иде диясе килә”, - ди Вячеслав Филиппов.

Табиблар киңәше

Табиблар туңмас һәм өшемәс өчен, урамга ач карынга чыкмаска һәм җылырак киенергә куша. Ерак юлга чыгучыларга запас ягулык белән күбрәк җылы киемнәр, термос белән чәй алырга киңәш ителә. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading