16+

Татарстанда 1 сентябрьдән бирле 90 укучы һәм 163 педагог коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә ОРВИ симптомнары һәм югары температура аркасында 58 баланы укуга кертмәгәннәр.

Татарстанда 1 сентябрьдән бирле 90 укучы һәм 163 педагог коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә ОРВИ симптомнары һәм югары температура аркасында 58 баланы укуга кертмәгәннәр.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, республикада 1 сентябрьдән бирле 87 студент, 90 укучы һәм 163 укытучыда Covid-19 ачыкланган . "Авыру учакларының гомуми саны 340 тәшкил иткән. Бу чирек башыннан бер генә яңа очрак та теркәлмәгән әле ", - дип билгеләде Любовь Авдонина.

Яна коронавирус инфекциясенең 336 учагы ябылган инде. Тагын 4 очрак республиканың Роспотребнадзоры контролендә кала бирә.
Спикер билгеләвенчә, ОРВИ симптомнары һәм югары температура аркасында узган тәүлектә 58 баланы укырга кертмәгәннәр. Барлыгы 1 сентябрьдән бирле 10 904 укучыны өйләренә яки поликлиникага озатканнар.
Любовь Авдонина ассызыклаганча, бүгенге көндә Татарстанда теге яки инфекция йоктыру аркасында аерым укучы сыйныфлар юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading