16+

Татарстанда диспансеризация барышында барлыгы 71 268 төр авыру ачыкланган

2017 елның беренче ярты елында 97 165 казанлы диспансеризация үткән. Бу - сәламәтлек саклау учреждениеләренең еллык планының 47,2 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Иң еш теркәлгән авырулар булып йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары (барлык авырулар санының 38,3 проценты), эндокрин системасы авырулары (20,3 процент), ашкайнату органнары авырулары (12,2...

Диспансеризация барышында барлыгы 71 268 төр авыру ачыкланган.
Гомумроссия нормаларына өстәмә буларак, Татарстанда онкология авыруларын иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге киңәйгән. Мәсәлән, диспансеризация барышында 39 яшьтән 78 яшькә кадәр барлык хатын-кызлар маммография үтә ала (Россия буенча 75 яшькә кадәр), 45 яшьтән 75 яшькә кадәр - канга яшерен анализ тапшыра ала (Россия буенча 48 яшьтән башлап). 21 яшьтән 69 яшькә кадәр хатын-кызлар өчен аналык муентыгыннан алынган мазокка цитологик тикшеренү үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә өлкән яшьтәгеләр өчен гомуми диспансеризация 2013 елдан бирле бара. Әлеге чараның максаты - йөрәк-кан тамырлары системасы, эндокрин система авыруларын ачыклау.

2017 елда диспансеризацияне 1921, 1924, 1927, 1930, 1933, 1936, 1939, 1942, 1945, 1948, 1951, 1954, 1957, 1960, 1963, 1966, 1969, 1972, 1975, 1978, 1981, 1984, 1987, 1990, 1993, 1996 елда туучылар үтә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading