16+

Теш табибәсе Рузилә Ханнанова: «Бавыр, бөер эшчәнлеге бозылу, шикәр авыруы да тешләрдә чагылыш табарга мөмкин»

Бүген - Халыкара стоматологлар көне. Шул уңайдан без теш чистарту культурасы, авыз куышлыгы авырулары, стоматология өлкәсендәге яңалыклар турында теш табибәсе Рузилә Ханнанова белән сөйләштек.

Теш табибәсе Рузилә Ханнанова: «Бавыр, бөер эшчәнлеге бозылу, шикәр авыруы да тешләрдә чагылыш табарга мөмкин»

Бүген - Халыкара стоматологлар көне. Шул уңайдан без теш чистарту культурасы, авыз куышлыгы авырулары, стоматология өлкәсендәге яңалыклар турында теш табибәсе Рузилә Ханнанова белән сөйләштек.

- Рузилә Салаватовна, тешләрне һәм авыз куышлыгын ничек дөрес итеп чистартырга һәм тәрбияләргә кирәк?
- Мин авырулар арасында «тешләрегезне ничек чистартасыз?» дигән сораштыру уздырам. Һәм шуларга анализ ясаганда, балачактагы гадәтләр күпчелек кешедә дөрес формалашмаган, дигән нәтиҗәгә киләм. Халыкның 60-70 проценты тешләрен иртәнге аш алдыннан чистартулары турында әйтә, чөнки моңа безне әти-әниләр балачактан ук өйрәтә. Һәм ул кеше аңында гадәт булып формалаша. Чынлыкта исә безнең максат - тешләрдәге ризык калдыкларын алу. Аңлашыла инде, бу эшне ашаганнан соң эшләргә кирәк. Тешләрне иртә-кич чистарту тагын да яхшырак.

- Кулланучылар базарында нинди генә теш пасталары һәм щёткалары юк. Алар арасында иң яхшысын ничек сайларга?
- Дәвалау-профилактика өчен каралган теш пасталары фторлы һәм кальцийлы була. Татарстанлыларга составында фтор булган теш пасталарын сайларга киңәш итәм. Теш уртлары белән проблемалары булганнарга ялкынсынуга каршы чаралар куллану файдалы. Теш щёткасын сайлауга килгәндә, балаларга - йомшак, ә өлкәннәргә уртача катылыктагыларын алырга кирәк. Әгәр тешләргә ташлар (зубной камень) еш җыела торган булса яки каты итеп чәй һәм каһвә эчәргә яратучыларга щётканың катырагын да алырга мөмкин. Болардан кала, теш авыруларын профилактикалау өчен теш җепләре, ёршиклар һәм чайкагычлар файдаланырга мөмкин.

- Ләкин тешләрен дөрес тәрбияләп торган кешеләрнең дә күпчелеге аларның сау-сәламәт булуы белән мактана алмый бит.
- Шулай да тешләрне дөрес итеп чистартсак, авыруны булдырмый калдырырга яки кичектереп торыр­га мөмкин. Кариес ничек барлыкка килә? Микроорганизмнар бүлеп чыгарган сөт кислотасы эмальне «кимерә» башлый. Шул өлештә кариес барлыкка килә. Бу эмальдә ак тап булып «урнаша». Әгәр без вакытында тешләрне дөрес тәрбияләсәк (ныгытучы гельләр куллансак), эмаль кабат төзәлә, ягъни кариеска тирәнәергә урын калдырмый. Димәк, тешләрдәге ризык калдыкларын алу кариесны булдырмый калырга ярдәм итә.

- Ә гельләрне нинди ешлык белән кулланырга кирәк?
- Әгәр бер үк тешне бер ел эчендә берничә тапкыр дәваларга туры килсә, составында кальций булган гельләрне ике ай саен кулланырга кирәк. Аннан азрак табибка мөрәҗәгать иткән очракта, составында фтор булган гельне ярты елга бер тапкыр куллану да җитә.

- Кариестан кала, тагын нинди теш авырулары бар?
- Кариес ул - теш кимчелеге. Табиблар аны дәвалый, ямый, ягъни инфекция белән көрәшә. Әгәр бу вакытында дәваланмаса, инфекция нервыга китә. Монысы пульпит дип атала. Аннан да яманрагы сөяк тукымасына киткән авыру - пародонтит. Теш урты авырулары пародонтит дип атала.



- Кайбер кешеләр теш уртларының сизгерлегеннән зарлана.
- Аның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: кариес, тешләрнең ышкылып, «юылуы», шулай ук артык йөк килү дә сизгерлекне көчәйтергә мөмкин.

- Рузилә Салаватовна, стоматология бер урында гына тормый. Хәзер бу өлкәдә нинди яңа төрле процедуралар кулланыла? Мәсәлән, соңгы вакытта аеруча популярлашкан тешләрне агартуга карата сез нинди фикердә?
- Тешләрне агарту - дәвалау чарасы түгел. Бу эстетик стоматологиягә карый. Уңай яклары дигәндә, аңлашыла инде, бу - матурлык, елмайганда үзеңне иркен хис итү. Әмма һәр процедураның кимчелеге бар. 18 яше тулмаганнарга тешләрен агартырга ярамый. Шулай ук пломба һәм коронкалары булганнарга да киңәш ителми, чөнки алар барыбер агармаячак. Аннан соң әлеге процедураны башкарыр алдыннан, теш авыруларын дәваларга кирәклеген дә истән чыгармау мөһим. Бу эшне өй шартларында да эшләп була. Әмма агарту системаларын сайлаганда, өстенлекне популяр булганнарга бирергә кирәк. Профессиональ системалар исә үзләренең катылыклары белән аерылып тора. Шулай ук хәзер тешләрне ультратавышлы скалер белән чистарту да модада. Монысы табиб күрсәтмәсе нигезендә, ярты елга бер тапкыр башкарыла.

- Тешләрне су көче ярдәмендә чистарту турында да ишеткән бар.
- Анысы өйдә махсус җайланма - иригатор ярдәмендә чистарту. Көчле су агымы теш араларын яхшылап чистарта, уртларга массаж ясый.

- Тешләр авыртмаган очракта да табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүриме?
- Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калу күпкә яхшырак. Шуңа күрә мин, һәр ярты ел саен табибка күренергә кирәк, дип киңәш итәм. Авыз куышлыгындагы күп кенә авырулар пациентның үзенә сизелмәскә дә мөмкин. Мондый тикшерүләр вакытында онкологик авырулар ачыкланган очраклар да бар. Шуңа күрә авыз куышлыгындагы йомшак тукымаларда (тел, яңак) озак төзәлми торган яралар, шешләр, тырналган урыннар булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Әңгәмәбезне балаларның тешләренә карата булган сораулар белән дәвам итәсем килә. Аларның тешләрен ничә яшьтән чистарта башлау дөрес?
- Кагыйдә буларак, теш чыккач ук чистарта башларга кирәк. Ризык юшкыны сөт тешләренә дә, төп тешләргә дә бер дәрәҗәдә утыра. Сабыйларның тешләрен дә ярты ел саен табибка күрсәтергә кирәк, чөнки өлкәннәрдә очрый торган авыруларның барысы да кечкенәләрдә дә күзәтелә. Алар балаларда хәтта кискенрәк тә уза әле - тешләре тизрәк бозыла.

- Сөт тешләре дә шундый ук игътибар таләп итә, димәк? Кайбер әти-әниләр, сөт тешләре барыбер төшә, аларны дәваламасаң да ярый, дип уйлап ялгыша?
- Әйтүемчә, кариес ул - авыздагы инфекцияләр. Ә алар авырттыра, теш сызлавы иң көчле авыртулардан санала. Тешләр тиз һәм еш бозылган очракта, авыруның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Гигиена таләпләре тиешенчә үтәләме, организмда җитди үзгәрешләр юкмы - шуны тикшерергә. Шулай ук бавыр, бөер эшчәнлеге бозылу, шикәр авыруы да тешләрдә чагылыш табарга мөмкин. Сөт тешләрен дәвалау даими тешләр сәламәтлегенә һичшиксез зур йогынты ясый. Аларны вакытыннан алда алдыру даими тешләрнең дөрес урнашмавына китерергә мөмкин. Ризыкны дөрес итеп тешләп ашамау нәтиҗәсендә тешләргә көч килә. Ә бу киләчәктә хәлне катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә балачакта тешләргә, киресенчә, тагын да зуррак игътибар бирергә кирәк. Аннан соң балаларны теш профилактикасына өйрәтү өлкәннәргә караганда күпкә нәтиҗәлерәк.

Беләсезме?

Без тешнең өчтән бер өлешен генә күрәбез. Калганы уртларда яшерелгән.
Теш - кеше организмының яңадан үз хәленә кайта алмаган бердәнбер өлеше.
Тешнең тышкы ягын каплаган эмаль - безнең организмның иң каты өлеше.
Беренче теш щеткасы 1780 елда Англиядә уйлап табылган. Аның тоткасы - сөяктән, ә кыллары кабан йоныннан эшләнгән.
Беренче теш пастасы биш мең ел элек мисырлылар тарафыннан, пемза һәм шәрабтан ясалган.


Тешнең дә дусты бар, дошманы бар

Углеводлар кулланганнан соң, тешләрне чистартырга кирәк. Тешләрнең сәламәтлегенә ризыкның катылыгы-йомшаклыгы да йогынты ясый. Хәзер күп­ләр йомшак, чәйнәми генә йотыла торган ризыкларга өстенлек бирә, ә тешләр өчен каты, яхшы итеп чәйнәлә торган ризыклар ашау яхшы. Шуңа күрә стоматологлар каты яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Безнең төбәктә йод аз. Шуңа күрә йод профилактикасы турында да онытырга ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading