16+

ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 бала туган

Татарстанда ВИЧ диагнозы белән 14 мең кеше яши. 2020 елда әлеге чирнең 750 яңа очрагы ачыкланган.

ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 бала туган

Татарстанда ВИЧ диагнозы белән 14 мең кеше яши. 2020 елда әлеге чирнең 750 яңа очрагы ачыкланган.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле Луиза Борисова сөйләде.

«2020 елның 10 аенда республикада 749 авыру очрагы теркәлгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 14,7%ка түбәнрәк», - дип билгеләп үтте спикер.

Борисова билгеләп үткәнчә, ВИЧ-инфекция теркәлгән очраклар Татарстанның һәр районында да бар, ә менә аларның бишесендә: Биектау, Әгерҗе, Лаеш, Сарман һәм Арча районнарында да авыру очракларының артуы күзәтелә.

Шул ук вакытта Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш һәм Теләче муниципаль районнарында агымдагы елда ВИЧ йоктыруның яңа очраклары гомумән ачыкланмаган.

Әлеге чирне йоктыручылар арасында 70%ны 30 дан 50 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә. Инфекция күп очракта саклану чаралары күрелмәү сәбәпле, җенси юл аша күчә. Мондый хасталарның саны 62 процент.

ВИЧны йоктырмас өчен наркотиклар кулланмаска, стериль кораллар файдаланылмый торган шикле урыннарда татуировкалар һәм пирсинг яки тире катламын боза торган башка процедуралар ясатмаска кирәк. Һәрчакта да шәхси кырыну станогы, маникюр кайчылары, теш щеткасы һәм мунчала кулланырга кирәк. Очраклы җенси элемтәләрдән сакланырга, яңа партнер белән презервативлар кулланырга кирәк. Бу гади кагыйдәләр кешене вирустан саклый ала, ди белгечләр.

Татарстанда пандемия вакытында ВИЧ-инфекцияле пациентларга волонтерлар кирәкле препаратлар китергән һәм онлайн-консультацияләр үткәргән дип белдерде СПИДка каршы профилактика һәм көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин.

- Бу эштә 22 волонтер катнашты. 2,3 мең пациентыбыз алар аша тиешле препаратлар ала алды. Шулай ук без 200 онлайн-консультация оештырдык, - дип сөйләде спикер.

Ул шулай ук пандемия барышында белгечләр ВИЧ-инфекциялеләргә ярдәм итте диде, чөнки СПИД үзәге Казанда гына түгел, ә Яр Чаллыда, Әлмәттә дә урнашкан. Моннан тыш, авыруларга инфекционист консультацияләре дә тәкъдим ителгән.

"Быел бездә ВИЧ-инфекция йөрткән аналардан 129 бала туган һәм әнидән балага ВИЧ-инфекция тапшырылуының бер генә очрагы да юк. Бу сәламәтлек саклау системаларының көйләнгән эше турында сөйли», - диде «СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге» баш табибы Нияз Галиуллин . Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татарстан СПИД үзәге «Я точно знаю!» республикакүләм журналистлар конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Һәм беренче урынны без "Шәһри Казан"лылар алдык.  Әлеге чараның төп максаты — ВИЧ, СПИДны профилактикалау һәм таратуны булдырмау, үсеп килүче буынны сәламәт һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау иде.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading