16+

Вируслы булсаң да, кеше булып кал!

Кеше кешедән курка торган заман күптән килгән иде инде. Хәзер исә үз туганыңа якын барырга куркып яшибез. Бу вирус шул кадәрле безнең баш миебезгә керде ки (хәтта авырмаганнар да үзләрен психик авыру хәлендә тота хәзер), тора-бара ниләр буласын уйларга да куркыныч.

Вируслы булсаң да, кеше булып кал!

Кеше кешедән курка торган заман күптән килгән иде инде. Хәзер исә үз туганыңа якын барырга куркып яшибез. Бу вирус шул кадәрле безнең баш миебезгә керде ки (хәтта авырмаганнар да үзләрен психик авыру хәлендә тота хәзер), тора-бара ниләр буласын уйларга да куркыныч.

Мисал өчен, Казан автобусында битлек кимәгән апаны урамга чыгарып атуларын бөтен Интернет чәйнәде. Мин бу апаны акламыйм. Тәртипләр шундый икән, табиблар битлек вирустан саклый, диләр икән, димәк, бераз булса да социаль җаваплы булу кирәктер.

Ә апаны эт баласы кебек чыгарып ату сезнеңчә нормаль күренешме? Беренчедән, ул – хатын-кыз. Битлеклеме ул, мөгезлеме, койрыклымы – ул әни кеше, ә кемнеңдер баласы. Бу гамәлне кылучының үз анасы белән шулай эшләсәләр, нәрсә дияр диде икән? Рәхмәт, сез дөрес эшләгәнсез диярме? Әгәр минем әнием белән шулай кылансалар, мин кимендә, ул адәмне табып, тезләндереп гафу үтендерер идем. Кимендә! Вирус бар, анардан сакланырга кирәк. Әмма хайваннарча түгел бит инде!

Мине тетрәндергән тагын бер очрак Волгоград өлкәсендә булган. Коронавируслы пациентларны дәвалый торган госпиталь табиблары инвалид креслосындагы Бөек Ватан сугышы ветеранын урамга чыгарып куйганнар. Аңсыз килеш! Күп тә үтми бабай вафат булган. Бу видеоны мин еламыйча карый алмадым. Фашизмы җиңгән бабай, шул табибларга тынычлык бүләк иткән кешене урамга үләргә чыгарып куйганнар!

Видеоны соцчелтәргә 87 яшьлек Владимир Молчановның кызы урнаштырган иде. Бабайга икеяклы пневмония диагнозы куеп, коронавирус белән авыруын ачыклаганнар. 21 октябрьдә ул сугыш ветераннары госпиталенә эләгә. Кызы Галина Курпатова сүзләренчә, әтисенең хәле авыр булуга да карамастан, аны үзе сорамыйча, реанимациягә кертмәгәннәр. Авыручылар янына керү тыелганлыктан, кыз әтисенең хәлен табибларга шалтыратып белеп торган.

Галина әйтүенчә, табиблар аңа: “Сезнең бабагыз нык кеше, һич кенә дә “катмаячак” дип, “рухландырган”. Моннан тыш, алар бабайның “эт кебек идәндә ятуын, тавышлануын һәм палатадагы күршеләренә комачаулавын” әйтеп, бабайны “ковид спихушкасына” җибәрүләре хакында да кисәткән.

23 октябрьдә Галина әтисен өйгә алып кайтып китмәкче була, бу хакта ул хастаханә җитәкчелеге белән дә килешә. 24 октябрь иртән түләүле ашыгыч медицина ярдәме чакыртып, госпиталь янына килә. Әмма ир кешене инвалид креслосына утыртып, аңсыз килеш урамга чыгарырулары ачыклана.
“Кешегә реанимациядә ярдәм күрсәтү урынына, аны каталкага утыртып, өенә кайтарып җибәрмәкче булганнар. Бу күренешкә тап булган кешеләр шелтә белдерә башлаганнан соң гына, бабайны кире дәваханәгә алып керде. Ә берникадәр вакыттан соң аның үлүен хәбәр иттеләр”, - ди Галина ханым.

Билгеле инде, бу уңайдан тикшерү эшләре башларлар, табибларга кисәтүләр ясарлар. Ә бабайга ул инде кирәк түгел, чөнки яшәү ике бирелми. Яныбыздан киткәннәр безгә рәнҗеп китмәсен, исәннәр кадер-хөрмәтне тойсын иде! Быелгы хәлләр гомернең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен тагын бер раслады. Баһдирдай ир-егетләр, җиләк кебек хатын-кызлар җир куенына кереп ята. Кайчагында кыйммәтле уколлар, дарулар түгел, җылы караш, уңай мөгалләмә, яхшы сүз коткарырга сәләтле. Без бит джунглида яшәмибез. Кеше булып кала белик! Вирустан курыксак та.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading