16+

Яшел Үзән табибы Рами Джабер: "Яңа туган сабыйның кычкырып елап җибәрүеннән рәхәтлек алам"

Яшел Үзән бала тудыру йортында акушер-гинеколог булып эшләүче Рами Джабер белән без район хастаханәсендә таныштык. Ул тумышы белән Сүриядән. Гаиләдә 11 бала үскәннәр.

Яшел Үзән табибы Рами Джабер: "Яңа туган сабыйның кычкырып елап җибәрүеннән рәхәтлек алам"

Яшел Үзән бала тудыру йортында акушер-гинеколог булып эшләүче Рами Джабер белән без район хастаханәсендә таныштык. Ул тумышы белән Сүриядән. Гаиләдә 11 бала үскәннәр.

- Әтигә - 66 яшь, Согуд Гарәбстанында яши, аның бүген 42 оныгы бар, - ди Рами.
Джаберлар нәселендә табиблар булмаган. Хәер, Рами үзе дә медицина юлын сайлармын дип башына да китермәгән. Ләкин туган абыйлары егетне Укра­инага медицина белгечлегенә укырга җибәргән. Акушер-гинеколог һөнәрен сайлавы исә Раминың балаларны яратуыннан килә.
- Яңа туган сабыйның кычкырып елап җибәрүеннән рәхәтлек алам, - ди ул.

Татарстанга күченгәнче, Рами Оренбургта, Сүриядә, Украинада эшләп тәҗрибә туплый. Сугыш белән күзгә-күз очрашыр­га да туры килә аңа. Сүрия, ­Украинадагы бәрелешләр, ки­чергәннә­ре хакында әңгәмәдәшем исенә дә төшерергә теләми. Гаиләне бәла-казалардан саклап калу өчен, алар Оренбургка күченеп килә. Әмма анда, нигәдер, җан тынычлыгы таба алмый Рами. Тату, милләтара дус яшәүче халык арасында яшисе килә аның. Кайсы төбәккә күченергә икән дип, интернеттан мәгълүмат туп­лый башлый.

- Интернеттагы кайтавазларга ышанырга ярамый икән. Яшел Үзән шәһәре, хастаханәләре турында төрле сүзләр язылган анда, тәнкыйть тә бар, әмма чынбарлыкта барысы да башкача булып чыкты. Монда мине бик җылы кабул иттеләр, коллектив тату, пациентлар да яратты. Шуңа да монда үз урынымны таптым. Бары фатир мәсьәләсен генә хәл итеп бетерәсе бар. Әлегә 13 меңгә ике бүлмәле фатир алып торырга туры килә. Ничек тә яшәргә фатир юнәтәсе иде инде, миңа Татарстанда бик ошый, моннан китәргә теләмибез, - ди Рами.

Хатыны - аш су остасы, шулай ук үзенә Яшел Үзәндә эш тапкан, олы кызлары Рим, уллары Кәрим мәктәптә укыйлар. 6 яшьлек төпчек балалары Дарина да Яшел Үзәнне яратып өлгергән.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов:

- Рами Джаберны эшкә алганда, сагайган идек. Сөенечкә, ул, ике ай ­дигәндә, пациентларыбызның иң яраткан табибына әйләнде.Тәҗрибәсе дә бар. Көненә 40ар хатын-кызны бәбиләткәне булган Раминың. Хәзер коллегабызның торак мәсьәләсен хәл итәргә тырышабыз. Вакытлыча алып торган фатирының 50 процентын хастаханә күтәрәчәк, - ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading