16+

Бер күрүдән гашыйк булсаң

Бер күрүдән гашыйк булуның ни икәнен белә Валериан Киргизин. Шул ук вакытта әлеге хиснең гомерлек икәнен дә инкяр итми. Юкса очраклы гына, Тәтешкә барган җиреннән, кем әйтмешли, үтеп барышлый кызыксынып кына төшеп калган була ул Болгарга. Данлы үткәне булган тарихи шәһәр икәнен ишетеп белгәнгә, кая, шуны бер күреп чыгыйм әле,...

Бер күрүдән гашыйк булсаң

Бер күрүдән гашыйк булуның ни икәнен белә Валериан Киргизин. Шул ук вакытта әлеге хиснең гомерлек икәнен дә инкяр итми. Юкса очраклы гына, Тәтешкә барган җиреннән, кем әйтмешли, үтеп барышлый кызыксынып кына төшеп калган була ул Болгарга. Данлы үткәне булган тарихи шәһәр икәнен ишетеп белгәнгә, кая, шуны бер күреп чыгыйм әле,...

Борынгы осталар табигый йомры ташлардан салган юлдан өскә күтәрелгәндә үк, бу җирләрнең борынгылыгын, кодрәтен тоя Валериан. Менә дөньяның рәхәте кайда икән, ди ул. Юл буйлап озата барган наратларын гына күр син аның, ә елгасы! Башта Лениногорскиның музыка-сәнгать училищесын, аннан Чабаксар педагогика институтының худграфын тәмамлаган рәссам егеткә җитә кала бу. Менеп җиткәч тә, тирә-юньдәге матурлыкка янә бер күз ташлый да туп-туры музейга юл тота.

Әле өйләнмәгән - ялгыз башы кая барса да сыя, үз дигәнчә генә яши торган чагы була бу аның. Шунда, ни булмаска дип кенә, район мәгариф бүлегенә дә сугыла. Нурлат-Октябрьский районында туып-үскән егетнең килгәнен көтеп утырганнар диярсең: бик җылы каршылыйлар. «Антоновка авылында музей ачарга да җыенабыз, анда нәкъ менә сезнең кебек рәссам кирәк булачак. Шунда ук рәсем, сызым дәресләре дә укытырсыз», - ди аңа мәгариф бүлеге мөдире. Кыек атып туры тидерүе була бу Валериан Киргизинның. Бик рәхәтләнеп ризалаша. Курка торган түгел, моңа кадәр үзләрендә дә рәсем, сызым укыткан була. Бер елдан инде егетнең тырышлыгын күреп, Антоновкадан Болгарның үзенә чакырып алалар. Озак еллар дәвамында Куйбышев сәнгать остаханәсендә эшли. 1987 елдан Куйбышев (хәзерге Болгар) сәнгать мәктәбенә укытучы булып күчә. 2010-2014 еллар - монысы инде Спас тармак технологияләре техникумында эшләгән еллар буларак кадерле рәссамга.

- Болгарда яшәвемә сөенеп туя алмыйм. Миңа гомер буе гел шулай уң килеп торды. Училищеда укыганда, укытучыларым яхшы булды. Чын-чынлап уңдым алардан. Институтта профессор Николай Овчинниковның үзендә укыдым, дипломны да аңарда эшләдем, - ди рәссам һәм, үзе дә сизмәстән, янә Болгарына «әйләнеп кайта». - Менә кайсы картинамны алсам да, алар барысы да Болгарда этюдлар вакытында эшләнгән. Этюдларга укучылар белән бик еш йөрдем. Рәссамнарга, гомумән, Болгарга ешрак килергә, Болгар темасына күбрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дигән фикердә ул.

70нче елларда Татарстан Рәссамнар берлегеннән бер төркем рәссамнар килеп, Болгар буйлап таралып эшләгән чакларын, үзенең дә шунда Татарстанның халык рәссамы мәрхүм Сергей Лывин янында этюдларда булган вакытларны әле дә сагынып искә ала Валериан.

Шөкер, соңгы елларда әлеге традицияләр кире кайта башлады. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Рәссамнар берлеге менә өченче ел инде Болгарда иҗади экспедицияләр оештырып килә. Гомере Болгарда узган Валериан Киргизин да ихластан сөенә моңа. Коллегаларының килүен ишетүгә, алар белән күрешеп аралашырга дип, тизрәк килеп җитә.

Валериан Киргизин Спас районының чуваш милли-мәдәни үзәге Советы әгъзасы буларак та актив эшчәнлек алып бара. Еш кына Болгарда тематик күргәзмәләр оештыра. Хәер, Казанга да юлы төшми түгел. Әле бу көннәрдә Казанның Халыклар дуслыгы йортында рәссамның 53 эштән торган шәхси күргәзмәсе эшли. Үзәктә, әлбәттә, Болгар. Рәссамның үзе әйтмешли: «Болгарның бар булмышы, бар халәте үзеннән-үзе иҗатка этәрә бит аның».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading