16+

«Беренче мәхәббәт»нең сәхнәгә кайтуы

Беренче мәхәббәт бик күп еллар узгач та, онытылмый, хәтердә саклана. Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үз тамашачысын шундый хатирәләргә алып кайтып килде – «Беренче мәхәббәт» (авторы – Хәй Вахит) премьерасын тәкъдим итте.

«Беренче мәхәббәт»нең сәхнәгә кайтуы

Беренче мәхәббәт бик күп еллар узгач та, онытылмый, хәтердә саклана. Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үз тамашачысын шундый хатирәләргә алып кайтып килде – «Беренче мәхәббәт» (авторы – Хәй Вахит) премьерасын тәкъдим итте.

Әсәрне сәхнәгә Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйды. Рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Марат Әхмәтшин.

Иң элек тамаша башланганчы, без спектакльнең бүгенге вакыйгаларга китергән гаҗәеп тарихы белән таныштык. «Беренче мәхәббәт» драмасы тәүге тапкыр Г.Камал театрында 1960 елда куелган. Ә әлеге пьесаның Әтнә театрына Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан «кайтуы» юкка түгел. Чыгышы белән Әтнә районы Бәрәскә авылыннан булган режиссер Рәфкать Бикчәнтәев Рәхилә роленә Наилә Гәрәеваны чакыра. Кыз ул чагында театр студиясенең 2 курсының студенты гына була әле. Татар телен ул чагында камил белмәсә дә, Наилә Гәрәева үз ролен бик әйбәт башкарып чыга. Спектакль театрга яңа сулыш өрә, заманчалыгы белән тамашачыга якын була. Әйтергә кирәк, «Беренче мәхәббәт» әсәре өчен автор Х.Вахит һәм режиссеры Р.Бикчәнтәев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булалар.

Ид кызыгы һәм көтелмәгәне – режиссер белән актриса арасындагы мәхәббәт хисләре кабына. 1961 елда инде алар гаилә дә коралар. Уртак мәхәббәт җимешләре – Фәрит Бикчәнтәев дөньяга килә һәм, нәтиҗәдә, «Беренче мәхәббәт»нең тәүге куелышына 60 ел тулганда кабаттан сәхнәгә кайтара. Алай гына да түгел, әлеге спектакль ТАССРның 100 еллыгы, Әтнәнең – 30 еллыгы, Гомәр Мәрдәновның тууына 90 ел тулуга багышланды.

«Беренче мәхәббәт”» иң саф хисле, тәүге һәм онытылмаслык мәхәббәт тарихы турында сөйли. Беренче күренештә тамашачы гадәти мәктәптә белем алучы укучылар белән таныша. Һәр герой үзенә күрә аерым образ, үзенчәлекле. Профессор Сәлим Гәрәевич та (Марат Хәбибуллин) үзен кырыс, гаиләдә баш итеп тота. Аның тормыш иптәше Камилә (Рәзинә Заһидуллина) типик хатын ролен үти: иренең эштән кайтышына ашарга пешкән, өй җыештырылган – барысын да тәртипкә китерә. Ә кызлары Рәхилә образы (Сиренә Хисмәтуллина) беренче күренештән үк тәртипле,

ачык холыклы кыз буларак ачыла. Мул тормышта яшәүче профессор кызының гади авыл егете Тәлгаткә (Айдар Вәлиев) гыйшкы йөртүе дә ата-ана өчен сөенеч булмый, билгеле. Хәер, әсәрдә мәхәббәт линиясе озак дәвам итә, егет белән кыз үзләренең тәүге хисләрендә шикләнәләр, бер-берсе өчен абыйлы-сеңел булып яши бирәләр. Әлеге пар белән якыннанрак танышу өчен спектакльдә тагын ике образ бар – Әпсәләм (Фаяз Хөсәенов) һәм Нурсанә (Зөһрә Мөхәммәтгалиева), алар Рәхиләнең якын дуслары булсалар да, артык гади булулары белән аерылып торалар. Иң кызыгы – спектакль ахырында Рәхилә дә аларның «арбасына утыра», сыер саварга өйрәнә, чын авыл кызы сыйфатларын үзенә ала. Шул рәвешле бай егет Госман Әкбәрович (Риваль Хисмәтуллин) кызның артыннан күпме генә йөрсә дә, ахыр чиктә өметен югалта. Бәлки кызның болай үзгәрүе дә мәхәббәт хакынадыр? Тәлгат белән күзгә-күз карашып, хисләрен аңлаткач, ниндидер җылылык барлыкка килә. Хәзер пәрдә ябылыр да, тамашачы торып алкышлый башлар кебек тоела. Ләкин вакыйгалар кискен борылыш алып, көтелмәгәндә кайбер серләр ачыла. Менә шул сынаулар аша да җиңәргә өйрәнә яшь гашыйк пар. Күпме күз яше түгелсә дә, тәүге сөйгән ярга булган хисләр үзенекен эшли – тамашачы кыз белән егетнең бергә калачакларына ышана.

Спектакль тәмамлангач та, геройларның эчкерсез сөенүләренә игътибар иттек. Премьераның беренче көне булгангамы, әллә инде беренче мәхәббәтнең җавапсыз хисләрен кичерү сәбәпле, һәр артист та тамашачы алдында кабат-кабат баш иделәр. Сәхнәдә артистларны, килгән тамашачыны сәламләгән Фәрит Бикчәнтәев кулындагы чәчәген тормыш итпәше Люция Хәмитовага бирде. Баксаң, нәкъ шул көнне – 26 декабрьдә алар язылышып, гаилә корып җибәргәннәр икән. Ә бу күренеш тамашаны тагын да бизәде, ямь өстәде кебек.

Рәфидә Галимҗанова

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading