16+

«FENIX»ка японнар үзләре дә шаккатты

Моңа кадәр дә «FENIX» халыкара заманча япон мәдәнияте фестивалендә катнашучыларның саны Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород кебек шәһәрләрдән килгән делегацияләр хисабына ике меңгә җиткән чаклары да булган, диләр. Хәер, фестивальнең быелгы - тугызынчысы да искәрмә булмады. Үткән шимбә, якшәмбе көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты нәкъ менә «FENIX-2015» косплейчылары карамагында булды.

«FENIX»ка японнар үзләре дә шаккатты

Моңа кадәр дә «FENIX» халыкара заманча япон мәдәнияте фестивалендә катнашучыларның саны Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород кебек шәһәрләрдән килгән делегацияләр хисабына ике меңгә җиткән чаклары да булган, диләр. Хәер, фестивальнең быелгы - тугызынчысы да искәрмә булмады. Үткән шимбә, якшәмбе көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты нәкъ менә «FENIX-2015» косплейчылары карамагында булды.

«FENIX» фестивале Идел төбәгендә узучы иң эре аниме-фестивальләрнең берсе булуын да әйтергә кирәк. Буйдан-буйга тезелеп киткән ярминкәдә дә, бию мәйданчыгында да, өстәл уеннары узган өске катта да, осталык дәресләре барган залларда да алма төшәр урын да юк иде. 1500гә якын кеше кайнашкан, катнашкан фестиваль башкача була да алмыйдыр. Костюмлы косплейчылар сәхнәдә күрсәтмә программалары башланганчы ук та «рольгә кереп», ярминкәдәгеләрнең күңелен күреп йөри бирделәр. Үзләрен фотога төшерүчеләргә дә йөз чөермәделәр. Киресенчә, булган игътибардан бик канәгать иде алар. Нинди генә образларга кермәгәннәр. Гримлы, париклы, озын колаклы булу гына азмы? Булса, әнә Казан дәүләт архитектура төзелеш университеты студенты Татьянага карагыз. Мөгезне ясапмы ясап куйган! Хәер, монда һәрберсе үзен аниме, ягъни теге яки бу мультфильм герое исеме белән таныштыра. «Точь в точь» программасындагы кебек һәр детальне төгәл кабатлап, әллә нинди акылга сыймаслык костюмнар теккәннәр. Стильләшкән, реконструкцияләнгән әлеге автор костюмнары барысы да косплей-дефиле вакытында сәхнәгә чыгачак.

Натсу - Киров шәһәреннән килгән Александр белән дә шулай танышып киттек. Аның бу чарада өченче ел рәттән катнашуы икән. Быел сигез кешелек команда белән килгәннәр.

- Һәркайсыбыз берничә персонаж күрсәтәчәк. Натсу минем үземнең холык-фигылемә дә бик туры килә, - ди булачак архитектор.

Косплей - субкультураларның чагыштырмача яңа төре булса да, яшьләр күңеленә юл табуы күренеп тора. Мондый эшкә мәҗбүр итеп булмый. Беренче карашка аниме әллә ни җитди әйбер дә түгел сыман. Икенче яктан карасаң, бу үзенә бер күңел халәте таләп итә торган шактый ук әһәмиятле, иҗади эш. Монда син артист та, стилист та, тегүче дә... «Косплей» японча - косупуре, инглизчәдән кыскартып costume play, «костюмлы уен» дигәнне аңлата икән. Шулай булгач, исеме җисеменә туры килә дигән сүз.

Фестиваль кунакларын министр-киңәшчесе, Россиядәге Япония илчелегенең мәгълүмати бүлек җитәкчесе Котаро Отцуки тәбрикләде. Мәртәбәле кунак фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

- Фестивальгә шуның кадәр күп кеше килүен күреп бик шатландым. Һич кенә дә болай булыр дип көтмәгән идем. Төбәкләрдә япон мәдәниятен яратучылар, аның белән кызыксынучыларның булуы безнең өчен бик сөенечле хәл, - дип белдерде илчелек вәкиле соңыннан да.

Әлбәттә, ул тамаша залында Япониядән килгән бердәнбер кеше түгел иде. Казан федераль университетында укучы Юи Номира иптәш кызы белән җыр­ларга чыккач, зал тагын бер кат дәррәү килеп кул чабып алды. Япония белән Татарстан арасындагы чакрымнар номердан номерга әнә шулай кыскара барды. Җитмәсә, янәшәдә генә тагын ике ватандашы белән танышыбыз - КФУ студенты Юто Хашаями утыра. Үзлегеннән татарча өйрәнеп, бүгенге көндә теттереп татарча сөйләшүче япон егете ул.

- Фестивальгә чакыру билеты белән килдем. «FENIX» шаккатырды. Казанда япон анимацияләре белән кызыксынучылар бик күп икән. Бу минем өчен зур яңалык. Косплей сыйфаты да яхшы дип уйлыйм, - ди Юто, соклануын яшермичә.

Монда бөтен нәрсә япон мәдәниятенә якынайта: каллиграфия дә, биюләр дә, уеннар да. «Каэру»ның японча бака икәнен минем кебек монда килгәч кенә белүчеләр аз булмагандыр. «Каэру» бер үк вакытта «кабат әйләнеп кайту» дигәнне дә аңлата икән. Оригами ысулы белән кәгазьдән бака ясарга өйрәнүчеләр моны фестивальгә янәдән килүгә юрадылар. Ә киләсе ел - фестиваль өчен юбилей елы. «Сакура» татар-­япон мәдәни-мәгълүмати үзәк җитәкчесе Асия Садыйкованың вәгъдә итүенә караганда, яренгә «FENIX» тамырдан борылыш ясая­чак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading