16+

Гөлсирин Абдуллина: “Гадилегемне югалтмаска тырышам”

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина март аенда Казанда беернче концертын куйган иде. Тамашачыларның күпсанлы соравы буенча, 15 апрель көнне Филармония сәхнәсендә өстәмә концерт узачак. Зур сәхнәгә яңарак кына менгән кызның беренче уңышлары белән без дә уртаклаштык.

 Гөлсирин Абдуллина: “Гадилегемне югалтмаска тырышам”

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина март аенда Казанда беернче концертын куйган иде. Тамашачыларның күпсанлы соравы буенча, 15 апрель көнне Филармония сәхнәсендә өстәмә концерт узачак. Зур сәхнәгә яңарак кына менгән кызның беренче уңышлары белән без дә уртаклаштык.

- Гөлсирин, тамашачы сине «калфаклы сандугач» ди. Үзең моңа ничек карыйсың?
- Мин калфаклар бик яратам. Сәхнәдә тәүге чыгышларым да калфак белән булды. Элек Сара апа Садыйкованы шулай йөрткәннәр. Миңа да шундый матур сүзләр әйтелгән икән инде, мин шат кына. Ләкин бу исемне әле акларга кирәк.

- Син эстрада җырларын да, халык җырларын да башкарасың, ә үзеңә кайсы якынрак?
- Әлбәттә, халык җырлары. Минем тавышым да халык җырларына ятышлырак. Әтием баянда уйнагач, кечкенәдән аның белән халык җырларын башкарып үстем. Алар күңелгә якын. Халык җырларын яңартып башкаруга да уңай карыйм.

- Әти-әниең дә, сәнгать кешеләре буларак, сиңа үз киңәшләрен бирәдер инде?
- Алар минем беренче тамашачым да, беренче тәнкыйтьчеләрем дә. Җыр әзер булуга иң беренче аларга тыңлатам. Иҗатта да, тормышта да әти-әниемнең сүзләренә колак салырга тырышам. Алар һәрвакыт миңа "йолдыз чире"ннән ерак тор, гадилегеңне югалтма диләр. Мин шуңа омтылам да.

- Әгәр тормышыңда сәхнә булмаса, ни белән шөгыльләнер идең?
- Сәхнәгә чыкмасам да җырлар идем. Ә кечкенә вакытта пешекче булырга хыялландым. Ашарга пешерергә бик яратам. Төрле образлар булдыру, кешеләрне бизәндерү дә ошый миңа. Җырчы булмасам, бәлки стилист булыр идем. Бу хыялымны сеңлем тормышка ашырды инде. Ул үзе җырларга яратса да, бер гаиләдә ике җырчы булмый дип, дизайн бүлегенә укырга керде.

- Концерт программаң нәрсә белән үзенчәлекле?
- Иң беренче тамашаның программасын әзерләгән режиссер Радик Бариевка хәм концертымны оештырган, мина һәряклап ярдәм иткән продюссерым, Вагапов фестиваленең житәкчесе Рифат Фәттаховка рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Концертымда укытучым Венера Ганиева, иҗатташ дусларым Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, "Мирас" ансамбле кебек мәртәбәле артистлардан тыш, гаиләм дә чыгыш ясаячак. Без дүрт бала, бөтенебез дә җыр-моңга гашыйк. Бер энем музыкаль мәктәптә укый, концертта ул әтием белән уен коралларында уйнаячак. Борчылам, дулкынланам, аннан хыялымның чынга ашасын уйлап, тынычланам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading