16+

Иң четерекле почмакларга югары сәнгать көче генә үтеп керә ала

Безнең эрага кадәр 384 елда туган борынгы грек фәлсәфәчесе, галим, энциклопедист, кеше җаны турында бик күп трактатлар язган Аристотель Стагирский: «Дуслыкның төп билгесе - аралашудан ләззәт алу», - дигән. Күпме гомерләр үткән, әмма бу сүзләр үз кыйммәтен, үз көчен бүген дә җуймаган.

Иң четерекле почмакларга югары сәнгать көче генә үтеп керә ала

Безнең эрага кадәр 384 елда туган борынгы грек фәлсәфәчесе, галим, энциклопедист, кеше җаны турында бик күп трактатлар язган Аристотель Стагирский: «Дуслыкның төп билгесе - аралашудан ләззәт алу», - дигән. Күпме гомерләр үткән, әмма бу сүзләр үз кыйммәтен, үз көчен бүген дә җуймаган.

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясе концертлар залында булган «Мирас» ансамбле концерт-тамашасы Аристотельнең хаклыгын үз мисалында раслады. Тамаша татарын, урысын, удмуртын, чуашын, әрмәнен, үзбәген бер залга җыйган иде. Сәхнәдә чын зур сәнгать әсәрләре төрле милләт бизәкләре белән нәкышләнеп, тәсбих төймәләредәй тезелеп барды. «Мирас» ансамбленең ун ел сәхнә ­тотуына, иҗатта яшәвенә һәм алар шул гомердә нәрсәләргә ирешә алуларына багышланган кичә иде ул.
Әлеге иҗади төркем, Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллинның изге нияте, теләге белән, 2007 елда үзенең эшчәнлеген башлаган. Төркемдәге музыкантларның һәммәсе дә консерватория классларында югары музыкаль белем алган кешеләр. Рөстәм Рәхмәтуллин - «Мирас»ның сәнгать җитәкчесе, баян, милли гармун, тальяннарда уйнаучы, консерватория доценты һәм әлеге уку йорты каршында оешкан милли уен кораллары оркестры дирижеры да. Чәч бөртегенә кадәр һәр күзәнәге музыкадан торган милли җанлы, әдәпле-ипле холыклы бу егет - республиканың, татарның милли байлыгы. Рөстәм дөньяның кайсы гына почмагында чыгыш ясамаган да, татар сәнгате данын изге орлык итеп кайларда гына чәчмәгән!
Әлбәттә, дистә еллар буе йөзәрләгән чыгышлар «Мирас» ансамбле белән берлектә. Әлеге төркемдә биш төрле музыка уен коралы яши. Флейта - безнең милли аһәңнәргә, авазларга, татар моңына көч-куәт өстәп торган бик йомшак тембрлы, кеше тавышына якын музыка коралы. Ул - тирән сулыш, осталык, сәламәтлек сорый торган корал. Гөлнара Ярмиева кулында флейта кош баласыдай сөйләшеп җырлый ала. Тәҗрибәле, хисле, профессиональ музыкант. Кимәнәдә (скрипка) - Лира Насыйбуллина. «Мирас» төркеменең тулылыгын кимәнәсез, Лираның нәфис бармаклары, йөрәге аша узган дөрес төзелгән аккордларсыз күз алдына да китерә алмыйм. Бәрмә коралларда - Максим Куприянов. Җырчыларның уңышлы чыгышы Максимның көченә, тырышлыгына, сиземләвенә бик нык бәйләнгән. Монда нечкә тоемлау булганда гына, музыкада нәрсә хакында сөйләнүен бик нык төшенгәндә генә тамашачы күңеленә кереп яшәрлек музыка тудырып була. Максимда боларның барысы да бар. Егетнең махсус белеме, тәҗрибәсе, сәнгать җитәкчесе Рөстәмнең ярдәме акыллы итеп эшкә җигелгән. Гитара татар көйләре, бигрәк тә халык җырлары өчен ят уен коралы кебек тоела. Электән гитара безнең музыкада күп кулланылмаган. Әмма дөнья үзгәрештә, ул гел яңарыш сорый. Шуңа инде без хәзер бу уен коралын сәхнәдә бик еш күзәтәбез. Бас-гитара Руслан Сафин кулында елады, сыкрады, тетрәтте һәм юатты. «Мирас» ансамбленең тулы тавышлы, киң диапазонлы булып яңгыравында Русланның хезмәте хөрмәткә лаек.
Ансамбльнең исеме дә матур, күңелгә җылылык, өмет биреп тора. Борынгы бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган халкыбызның күпме җырларын, музыкаль әсәрләрен, милли йөзебезне саклап калырга тырышып җырлаган җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Усман Әлмиев, Хәйдәр Бигичев, Шамил Әхмәтҗанов, Ания Туишева һәм башка бик күп сәнгатькәрләр репертуарын сәхнәдә яшәтеп, киләчәк буыннарга да җиткерергә, язмаларда калдыру - «Мирас» ансамбле­нең тоткан кыйбласы, яшәү рәвеше. Бүгенге яшь сәнгатькәрләр белән сәхнә тоту, яшьләргә ярдәмгә килү, репертуар тупларга булышуны «мирас»лылар үзләренең бурычы дип саный. Югарыда телгә алынган юбилей кичәсендә Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Рәфинә Ганиуллина, Аршак Алтунян, консерватория студентлары, атаклы җырчылар - үзешчәннәр бер кочакта, бер авазда булдылар.
«Мирас»лылар Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты канаты астында яши­ләр. Күпме әйтелде инде бу хак сүз: «Бөтен нәрсә шә­хесләрдән тора». Дуслык йортының җитәкчесе Ирек Шәриповның акылы, тәвәккәллеге «Мирас» ансамбленә иҗат итәргә җим сибеп торганын әйтми мөмкин түгел. Чөнки ансамбльгә «оя корып» торучы булмаса, без аның ун еллык юбилеен күрә алуыбызга бик шикләнәм. Хөкүмәтебез халыклар дуслыгына, сәнгатькә, милләтләр иҗаты үсешенә зур игътибар бирә. Бу бик сөенечле фал. Залда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның: «Афәрин!» - дип шатланып утырганын күргәч, сәхнәдәге чыгышын, тәбрикнамәсен ишеткәч, «Ходайга шөкер, сәнгатькә, иҗатчыларга зур хөрмәт белән яшәгән шәхесләребез дә бар бит», - дип сөенеп куясың. Бер генә сәяси трибуна, сәяси җөмлә дә дөнья халыклары дуслыгын тотып тору өчен сәнгатьтәге көчкә тиңләшә алмый. Танклар, сәясәтчеләр үтеп керә алмаган иң четерекле почмакларга югары сәнгать көче генә үтеп керә ала. Моны тарих исбатлап килә. Сталин, Хрущев, Брежнев заманнарында дөнья сәясәтен тигезләп-җайлап торганда, күңел йомшарту чарасы итеп гасырлар буе Мәскәүнең Зур театрына чит ил башлыкларын кунак итеп йөрттеләр. Җир шарында, Россиядә, республикабызда халыклар дуслыгы җебе ныгысын өчен, «Мирас» ансамбленең 10 еллык хезмәте тиңдәшсез. «Мирас»лылар: «җыр, моң, бию, музыка аша саклыйк җиребезне, дуслыгыбызны», - дип дәшә.
Моң дигәннән. Без татар халкы моңнан яралган, дияргә яратабыз. Шулайдыр, бәхәсләшмим. Әмма барлык халыкларда да бар моң, һәр халыкның үз моңы. Әрмән егете Аршак Алтунянның туган авыл турындагы әрмән телендә җырланган сагышлы җыры дудук дип аталган музыка уен коралына кушылып башкарылды. Әрмән дудугы - тынлы музыка уен коралы. Аннан чыккан моңлы аваз җанны, йөрәкне телгәли. Аршакның чыгышын дистәләгән барлык катнашучылар сәхнә артында ябырылып, күз яшьләре белән тыңладык. Бик музыкаль, талантлы әрмән егете зал белән бергә, дудукка кушылып саф татарча бөтенләй башка яңгырашта «Ай, былбылым»ны җырлаганда ничек сөенмисең инде. Руслан Сафин Майкл Джексон репертуарыннан «Җиребезне саклыйк» әсәрен тамашачыга инглиз телендә бөтен фаҗигасе, проблемалары белән (мониторда хроника барды) җиткерде. Бөтен эчтәлек Русланның эчке януында, матур тембрлы көчле тавышында һәм экранда сөйләнде. Бернинди дә тәрҗемә кирәк түгел.
Кичәдә Айдар ­Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор ­төркеме концерт программасын баетып, киңәйтеп, зур профессиональ югарылык­ка күтәреп торды. Ике жанрдагы ике ансамбльнең иҗади дуслыгына таҗ куелды. Тамашачы бәхетле иде. «Мирас»лылар аерым чыгышларында халык­лар көйләрен, чит ил музыкасын, ­төрле милләт җырларын нәкъ милли авазларда, нәфислеген, тәмен җуймый, милли бизәкләрен имгәтми башкардылар. Нотадан уйнау­ның кыенлыгы юк, әмма милли музыканың җанын тою, сулышын, йөрәк тибешен күрсәтү җиңел түгел. Кеше җаны - иң нечкә корал. Һәр милли музыканың үз тетрәп торган җаны бар. Аны тою, бер сулыштан сулап, күз карашыннан сүзсез аңлау дәрәҗәсенә үсәргә кирәк. «Мирас» ансамбленең иң зур казанышы менә шушы кыйммәткә ирешә белүдә. Алар музыка аша җаннардан җаннарга, нинди милләттән булуына карамастан күчә һәм шунда яшәп калырга омтылалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading