16+

Илең турында уйласаң, гомерең озын була

120 еллык тарихлы Татарстан Дәүләт музее Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан берсеннән-берсе истә калырлык чаралар оештыра. Музей хезмәткәре Флера ханым Дәминова каләмле каһарманнарыбызның берсе, исеме мәктәп дәреслекләреннән төшмәгән шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган кичә үткәрде. Фронтның алгы сызыгында дошманга каршы көрәшкән автоматчы Кәримнең бәрелешләр тынып торган арада куен дәфтәрен автомат прикладына...

Илең турында уйласаң, гомерең озын була

120 еллык тарихлы Татарстан Дәүләт музее Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан берсеннән-берсе истә калырлык чаралар оештыра. Музей хезмәткәре Флера ханым Дәминова каләмле каһарманнарыбызның берсе, исеме мәктәп дәреслекләреннән төшмәгән шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган кичә үткәрде. Фронтның алгы сызыгында дошманга каршы көрәшкән автоматчы Кәримнең бәрелешләр тынып торган арада куен дәфтәрен автомат прикладына...

120 еллык тарихлы Татарстан Дәүләт музее Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан берсеннән-берсе истә калырлык чаралар оештыра. Музей хезмәткәре Флера ханым Дәминова каләмле каһарманнарыбызның берсе, исеме мәктәп дәреслекләреннән төшмәгән шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган кичә үткәрде.
Фронтның алгы сызыгында дошманга каршы көрәшкән автоматчы Кәримнең бәрелешләр тынып торган арада куен дәфтәрен автомат прикладына куеп, ватанга тугрылык, илне сөю хакында шигырьләр язарга һәм шуларны көне-сәгате белән фронт газеталарына җибәрә барырга вакыт табуы хакында өчпочмаклы солдат хатлары гына түгел, саргаеп беткән фронт газеталары да шаһит. Безне иң сөендергәне - шагыйрьне батыр сугышчы һәм ватанпәрвар шагыйрь буларак кына түгел, курку белмәс, сынмас-сыгылмас шәхес буларак ачкан «Жизнь и судьба Фатиха Карима» дигән китап чыгуы һәм аның тиз арада таралып бетүен ишетү булды. Китап авторы, яшь галим Рамил Сарчин әлеге хезмәтенең кыскача эчтәлеге белән таныштырганда, гаепсездән гаепләнеп кулга алынган шагыйрь Фатих Кәрим белән бәйле архив мәгълүматлары табуын да, архивларда утырып, моңарчы беркайда дөнья күрмәгән документларның шагыйрьнең көчле шәхес булуын дәлилләвен сөйләде. Яшь галим күптән түгел шушы саллы хезмәте өчен Фатих Кәрим бүләгенә лаеклы булган.
Татарстанның халык шагыйре, бик күп дәүләт бүләкләре иясе Ренат Харис, филология фәннәре докторы Тәлгат Галиуллин һәм әтисе исемен килер буыннарга ирештерүдә аның мирасын армый-талмый пропагандалаучы кызы Ләйлә Кәримова истәлекләрен уртаклаштылар.
- Татарстан китап нәшриятында басылган әлеге китап рус телле укучыга барып җитүе белән кадерле миңа. Димәк, сугышчы-шагыйрь Фатих Кәрим хакында киң катлауга билгеле булды һәм китапның таралып бетүе үзе үк шагыйрь белән кызыксыну булуын дәлилли, - диде Ләйлә Фатих кызы, зур дулкынлану белән. Шулай ук Ләйлә ханым Бөек Җүңүнең 70 еллыгы уңаеннан рус һәм татар телләрендә Фатих Кәримгә багышлап китап әзерләве турында әйтте, әтисе исемен халык күңелендә саклау юнәлешендә аңа теләктәшлек күрсәтүче галимнәрне, җәмәгать эшлеклеләрен, студентларны рәхмәт хисләре белән искә алды.
Сугышчан батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелергә лаеклы сугышчы булган Фатих Кәрим исемен мәңгеләштерү хакында шагыйрь Ренат Харис тәфсилләп таныштырды, Фатих Кәрим мирасының зурлыгы турында саллы дәлилләр китереп, Казанда ул яшәгән йортка истәлек тактасы кую, бюст кую мәсьәләләре күтәрелүен әйтте.
...Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла, -
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Әлеге шигырь юллары безгә мәктәп елларыннан ук таныш. Шагыйрьнең яшәү кыйбласы булган әлеге юллар Фатих Кәримне кыска гына гомерендә озата гына бармаганнар, яу кырында башын салганына инде 70 ел үтсә дә, халык күңелендә шагыйрь исемен мәңгелеккә язганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading