16+

Ирек Шәрипов: "Быел Нәүрүзне театр каршында бәйрәм итә алмыйбыз"

Камал театрында узган шимбә Нәүрүзне билгеләп үттеләр. Быел ул хәйрия акциясе төсмере алды.

Ирек Шәрипов: "Быел Нәүрүзне театр каршында бәйрәм итә алмыйбыз"

Камал театрында узган шимбә Нәүрүзне билгеләп үттеләр. Быел ул хәйрия акциясе төсмере алды.

Нәүрүз - көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелә торган бәйрәм. Борынгы төрки бабаларыбыз аны ел башы дип билгеләгән. Нәүрүз вакытында укучы балалар, шәкертләр йорттан йортка кереп такмаклар әйтеп, өй хуҗаларын бәйрәм белән котлаган, аларга бәхет, бәрәкәт теләгән. Татарстанда да бу бәйрәмне зурдан уздыру инде гадәткә кереп китте.

- Узган ел театр каршында җыр-биюле бик матур чара оештырылды. Анда төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен чагылдырган юрталар, ишегаллары күренешләре ясалган иде. Килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Быел исә «Адмирал» сәүдә үзәге белән бәйле фаҗигадән соң андый чара үткәрүне урынсыз дип санадык. Шуңа да бәйрәмне матур концерт форматында калдырырга булдык, - дип белдерде Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина.

Нәүрүз бәйрәмен быел бина эченә күчерү идеясе милли-мәдәни берләшмәләр рәисләре, төрле милләт общиналары тарафыннан да хупланган.

- Республикабызда шундый вакыйгалар булганнан соң урамда җырлап-биеп йөрсәк, безне халык аңламас иде, - диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Ул Нәүрүз бәйрәмен төрки халыклар гына түгел, башка милләтләр дә яратып көтеп алуын да ассызыклады.

- Нәүрүз белән Масленица - халыкны берләштерүче ике бәйрәм. Ләкин әлегә нәкъ менә Татарстан Нәүрүзен генә аеручы билгеләр юк. Бездә үзбәк, таҗик, әзәрбайҗан һәм башка милләтләрдәге Нәүрүз төсмере катнашкан, - дип тә өстәде Ирек Шәрипов.

Чара янгында вафат булган кешеләр рухына багышланган дога кылуны хәтерләткән композиция белән башланып китте. Залда Татарстанда яшәүче 35 милләт вәкиле утырды. Концерт барышында төрки халыкларның милли калориты ачык сизелде. Кытайдан килгән Базарбай Бикчәнтәев башкаруындагы «Кара юрга» җыры, үзбәк халык биюе, Ландыш Җырауның акапеллага җырлавы, «Сорнай» ансамбленең «Гүзәлем» композициясе, әзәрбайҗан кызы Аида Гумматова биюе, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Ак морзалар», төрек җыры залда утыручыларның күңеленә хуш килде. Илебездә нинди генә аяныч вакыйгалар булса да, Нәүрүз - кояш, яктылык, халыклар дуслыгы бәйрәме булып калачак икәнен күреп булды монда.

Концертка керү бушлай иде. Ә теләгән кеше театр фойесында «Адмирал» сәүдә үзәгендә зыян күрүче эшмәкәрләргә ярдәм фонды куйган тартмага акча салды. Кеше кайгысына битараф түгеллегебезне шунда күрергә мөмкин иде: концерт тәмамлангач, тартмалар тирәсендә акча салыр өчен зур чират барлыкка килде.

Янгында зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү фондын Елена Черникова ачып җибәргән. Ул үзе дә «Адмирал» янгыны корбаны.

- 17 март көнне фонд ачар өчен бөтен документларны да әзерләп бетергән идек инде. Менә хәзер ярдәм итү өчен нинди зур концерт чарасы үтә. Әлбәттә, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр бар. Күп кенә оешмалар бер көнлек хез­мәт хакларын безгә күчерде, - диде фонд җитәкчесе.

Әлеге фондның төрле диаспора вәкилләреннән тупланган унбер оештыручысы бар икән. Ярдәм тартмалары тора-бара сәүдә үзәкләрендә дә урнаштырылачак. Теләге булган һәркем үзенең хәйрия өлешен кертә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading