16+

Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк финалистлар билгеле

Казанда Камал театры бинасының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы узды - Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк 8 финалист билгеләнде.

Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк финалистлар билгеле

Казанда Камал театры бинасының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы узды - Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк 8 финалист билгеләнде.

«Жюри дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады. Экспертлар катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: портфолиода тәкъдим ителгән проектларның релевантлыгы һәм тормышка ашырылу дәрәҗәсе, эссеның эчтәлеге һәм булачак театрның идеясе», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Оештыручылар Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге проектны гамәлгә ашыруга максималь җаваплы якын килү бурычы куюын билгеләп уза. «Төп архитектура концепциясе Казанның тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясен исәпкә алырга тиеш. Яңа театр Кабан яры буе һәм Иске Татар бистәсе контекстына гармонияле кереп, хәзерге бина кебек уникаль истәлекле урынга әйләнергә тиеш», — дигән шәһәр мэры, жюри рәисе Илсур Метшин.

Нәтиҗәдә финалга 8 консорциум чыккан:

- Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания). Аларның танылган проектлары: Түбән Кабан күле яры (Россия), Валенсиянең Үзәк паркы (Испания), Ослодагы Норвегия милли опера һәм балет театры (Норвегия).

- «Mrtropolis» (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзасы: Coop Himmelb (l)au (Вена, Австрия). Аларның танылган проектлары: Севастопольдә опера һәм балет театры (Россия), Рус Кино үзәге (Көньяк Корея), Кемерово шәһәрендә музей-театр комплексы (Россия).

- «Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Театр лабораториясе» консоциумы. Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия). Аларның танылган проектлары: «Алматаның 1000 еллыгы мәйданы» (Казахстан).

- «Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскә), ZARF architects (Казан). Аларның танылган проектлары: «Кудыкина гора» табигать паркы кунакчыллык үзәге (Россия), «Гараж " заманча сәнгать музее бинасы (ОМА, Россия).

- «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге «Көнчыгыш җиле» консорциумы (Казан). Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан). Аларның танылган проектлары: Кабан күле яр буен төзекләндерүнең II чираты (Россия).

- Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзалары: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия). Аларның танылган проектлары: «Станиславский» электр театры (Россия), Дариюса Мийо исемендәге консерватория, Безансондагы сәнгать һәм мәдәният үзәге (Франция).

- «ПРАЙД» иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзалары: Zaha Hadid Architects (Лондон, Бөекбритания), Atelier Ten (Лондон, Бөекбритания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания). Аларның танылган проектлары: Бакуда Гейдар Алиев үзәге (Әзербайҗан), Гуанчжоуда опера театры (Кытай), Чанша Мэйсиху халыкара мәдәни үзәге (Кытай).

- Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзасы: Asif Khan Studio (Лондон, Англия). Аларның танылган проектлары: Dubai Expo 2020 (БГӘ) — җәмәгать киңлекләренә керү өчен углерод җепселеннән порталлар, «Урбан» Бизнес-үзәге (Россия).  

«Минемчә, Эксперт советы һәм жюри әгъзалары тарафыннан дөрес карарлар кабул ителде. Миңа тәкъдим ителгән проектлар дөрес театрга, монда эшләүчеләргә, республикага карата зур мәхәббәт белән эшләнгән кебек тоелды. Бу әле башы гына, ә алда безне зур эш көтә. Проектларда хезмәткәрләребезнең һәм тамашачыларның барлык теләкләре дә исәпкә алыныр дип өметләнәбез», — дип ассызыклаган Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Финалистлар белән эш читтән торып дәвам итәчәк. Октябрь ахырында катнашучыларны шәһәр төзелеше һәм мәдәнияте белән таныштыручы Онлайн-семинарлар көтә. Финалистлар рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәдә Камал театры спектакльләрен караячак, театр труппасы белән танышачак.

Ноябрь ахырында финалистлар Казанга күргәзмә семинарына киләчәк, анда алар бәйге территориясен караячак. Аларны татарларның сәнгати мәдәнияте турында лекцияләр, театрларга сәяхәт, спектакльләр, эшлекле очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр көтә.

Финалистлар үз концепцияләрен 20 гыйнварда тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгенең йомгаклау нәтиҗәләре февраль аенда жюри утырышында игълан ителәчәк. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading