16+

«Күчеп йөрүче ХӘБӘР»ләр «Шәһри Казан»да

Татарстан рәссамы Әлфия Ильясова белән Якутиядән килгән Наталья Николаева моннан 12 ел элек Төркиядә ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы оештырган иҗат лабораториясендә дуслашалар. Хәер, бу икәве генә түгел, аларның 14 рәссамнан торган иҗат төркеменең дуслыгына хәтта кураторлар үзләре дә игътибар итми калмый. Менә шуңа да, аерылышканда, дуслыкны сакларга, иҗади элемтәләрне...

«Күчеп йөрүче ХӘБӘР»ләр «Шәһри Казан»да

Татарстан рәссамы Әлфия Ильясова белән Якутиядән килгән Наталья Николаева моннан 12 ел элек Төркиядә ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы оештырган иҗат лабораториясендә дуслашалар. Хәер, бу икәве генә түгел, аларның 14 рәссамнан торган иҗат төркеменең дуслыгына хәтта кураторлар үзләре дә игътибар итми калмый. Менә шуңа да, аерылышканда, дуслыкны сакларга, иҗади элемтәләрне...


Әлфия Ильясова белән Наталья Николаева

Шуңа да кызлар төркемдәш­ләре - Кыргызстанның халык рәссамы, сынлы сәнгать профессоры Юристанбәк Шыгаевның тәҗрибәсен нигез итеп алалар. Чөнки аның ни рәвешле эшләвен һәм бу алымның чыннан да кулай булуына алар үз күзләре белән күреп инаналар.



- Менә мин дөнья буйлап күргәзмәләр ясап йөрим, бер дә рам дип матавыкланганым юк. 40-50 картинаны контейнер белән поездда, самолетта йөртә башласаң, беренчедән, бик уңайсыз, икенчедән, адым саен артып киткән килограммнар өчен түли башласаң - кыйммәт. Әнә бит безнең борынгы бабаларыбыз бер җирдән икенчесенә күченеп йөргәндә, бөтен әйберләре ат өстендә булган. Йортларын да төреп алып теләсә кая күчереп йөрткәннәр. Мин дә бөтен эшләремне менә шулай көпшә сыман итеп төрәм дә (свиток) чыгып китәм, - ди Юристанбәк Шыгаев аларга, үз тәҗрибәсе белән уртаклашып.

Шул рәвешле, булачак проект­ның башкару технологиясе дә хәл ителә. Башкаларга ирештерәсе килгән хәбәрен рәссамнар 1х3 яки 1х5 метр зурлыгындагы киндердә башкарырга һәм свиток рә­вешендә җибәрергә тиеш дигән карарга киләләр. Җитмәсә төргәкләр почта аша йөртү өчен дә бик кулай булып чыга.



Башта проектта Тюрксойда катнашкан 14 рәссам гына катна­шыр дип гөманлыйлар. Аның зур бер халыкара проектка әвереләчәге башларына да килми. Иң беренче күргәзмә 2006 елда Мәскәүдә Милләтләр йортында III этноартфестиваль кысаларында уза. Шул чакта галерея директоры Башкорт­стан кызы Наталья Батырова проект турында Уфада яшәүче рәссам Васил Ханнановка хәбәр итә. Шулай итеп, идеяне Башкортстандагы татар рәссамнары да күтәреп ала.



- Гомумән, 90нчы елларда СССР таркалгач, без - элеккеге союздаш республикалардагы рәссамнар - бер-беребезне юксына башладык. Аралашуга мохтаҗлык бар, чөнки иҗади багланышлар безне профессиональ яктан үстерә. Шуңа күрә проектка шигарьне дә «Край мәдәниятеннән - дөнья мәдә­ниятенә» дип куйдык, - ди Әлфия Ильясова.

Тора-бара проектның географиясе шул кадәр киңәя ки, хәтта Уфада, Мәскәүдә, Чиләбедә, Оренбурда, Удмуртиядә, Төрекмәнстанда төбәк кураторлары барлыкка килә. Казанда исә бу эшне Мәдәният министрлыгыннан халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Рәйсә Сафиуллина, ә Чаллыда рәссам Хәмзә Шәрипов алып бара. Проектка исемне исә мәрхүм Наил Байбурин (Башкортстан) тәкъдим итә.

Исеменә күрә җисеме дигәндәй, юл йөрүдән бер дә туктамый әлеге проект. 2007 елның апрелендә «Күчеп йөрүче Хәбәр»ләр белән казанлылар да таныша. «Кочующие свитки. Kazan-Habar» дип аталган каталог дөнья күрә. Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында узган ачылу тантанасында проект авторлары Әлфия Ильясова белән Наталья Николаевага Тюрксойның мактаулы билгесе тапшырыла. Шул ук елның ноябрендә «хәбәрле төргәкләр» Уфага, аннан Әнкарага (Төркия) китә. Күргәзмә Яңа Шәһәрдә,Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Истанбулда да эшли.



- 2008 елда проектның тупланмасы Якутиядә берничә мәйданда күрсәтелде. Аннан Ижевск шә­һәрендә ике урында - Сынлы сәнгать музеенда һәм Ижевск сәнгать университетында күргәзмәләр узды. Бер елдан аларны кабат Мәскәү тамашачысына тәкъдим иттек. Бөтенроссия кулланма-гамәли һәм халык сәнгате музеенда узды ул вакытта күргәзмәләр. 2015 елда Пермьдә узган KAMVA Халыкара этнофутуристик фестивалендә дә тәкъдим иттек эшләрне, - дип, проект узган юлны барлый рәссам Әлфия Ильясова.

Әле боларга өстәп, әлеге эшләрнең «Сәнгать паркы» проекты кысаларында янә Казанда, Аксубайда, Актанышта күрсәтелүен; Болактагы театрда «төргәкле хә­бәр»ләрнең «Казанское сокровище» спектаклендә декорация буларак файдаланылуын, күргәзмәләр барышында барлыгы дүрт каталог чыгуын да өстәргә булыр иде. Шул дәвер эчендә проектка барлыгы 150ләп рәссам кушылып, Татарстан, Саха-Якутия, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Коми, Молдова (Гагаузия), Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Төркиядән 300гә якын эш кабул ителә.

- Инде тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, бу проектка битараф калу мөмкин түгел. Ул безне дә, рәссамнарны да якынайтты. Рәссамнар өчен файдалы, тансык иҗат лабораториясе булды. Тукайның 120 еллыгын билгеләп узганда, Татарстан рәссамнары әлеге форматны («УрманАРТ»ы проекты) бик теләп файдаландылар. Форма белән эчтәлекнең тәңгәл килүеннән отты бу проект, - ди Рәйсә Сафиуллина.

Яхшы үрнәкне эләктереп алыр­га гына торуларын тагын бер кат раслый әлеге проект. Әйтик, әнә Якутиядә «Күчеп йөрүче ХӘБӘР»дән аерылып чыгып, үзләре өр-яңа «Кочующие свитки Сибири» булдырганнар. Эшләрен инде Бельгия, Франция, Польшада күрсәтергә дә өлгергәннәр.

- Проектның икенче этабын игълан итәргә вакыт җитте. Без бу мәсьәләне онлайн киңәшмә вакытында да күтәреп чыктык. Яңа этап «Евразия» дип аталачак һәм без Себернең «Күчеп йөрүче хәбәр»ләре белән Евразиядә очрашачакбыз, - диләр проект авторлары.

Әлегә проектка кергән эшләрнең бер өлеше белән хәзерге вакытта «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында танышырга була.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading