16+

Кул осталарының үз заллары булды

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда кулланма гамәли сәнгать осталарының да үз заллары барлыкка килде. Биредә беренчеләрдән булып Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Светлана Гарбузованың "Паралельләр" дип аталган юбилей күргәзмәсе ачылды.

Кул осталарының үз заллары булды

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда кулланма гамәли сәнгать осталарының да үз заллары барлыкка килде. Биредә беренчеләрдән булып Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Светлана Гарбузованың "Паралельләр" дип аталган юбилей күргәзмәсе ачылды.

Паннолар, күн мозаикасы ысулы белән эшләнгән кием-салым, сумкалар, читекләр, кечкен мендәрләр, ефәккә төшерелгән бизәкләр... Берсеннән-берсе күркәмрәк 60 тан артык эш тәкъдим итә рәссам. Вакыт сынавын узган технологияләр кулланып, төрки тамырларга барып тоташкан милли бизәкләрне заман теленә күчерә ул. Иң мөһиме, нәрсәгә генә тотынмасын - булсын ул каюлы күн, булсын ул - җөй тегү, булсын чигү - һәммәсен башыннан ахырына кадәр ялт иттереп үзе башкарып чыга. Нәрсәнедер читкә кагарга исәбендә дә юк - бөтенесен эзлекле итеп, паралель рәвештә алып бара. (Күргәзмәнең исеме дә шуннан: «Параллельләр».) Шулай булмый җае да юк. Чөнки кечкенәдән әнисенең кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсә кыз. Иң беренче чиратта әнисе - республикада танылган оста, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Софья Кузьминых мәктәбен узган кеше Светлана Гарбузова. Арбаның алгы тәгәрмәче кайдан барса, арткысы да шуннан тәгәри. "Син әле миннән дә уздырырсын", - дип гел дәртләндереп тора кызын әнисе. Светлана башта 42нче һөнәр училищесын, аннан гаилә традициясеннән тайпылмыйча 1982 елда Мәскәү технология институтын тәмамлый. Сәнгать факультетының кием дизайны бүлегендәге остазы мәшһүр модельер Вячеслав Зайцев кебек Светлана Гарбузова үзе дә бүген Фешин исемендәге сынлы сәнгать училищесында кием дизаны укыта.

Рәссам иҗатында күн мозаикасы кулланып эшләнгән заманча милли кием аеруча калку урын алып тора. Аларның һәрберсендә рәссамның күз нуры гына түгел, кул җылысы да калган.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading