16+

Маро Саргсянның аягы җиңел булырмы?

Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Халык­лар дуслыгы йорты, Милли музей белән берлектә, өр-яңа проект башлап җибәрде.

Маро Саргсянның аягы җиңел булырмы?

Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Халык­лар дуслыгы йорты, Милли музей белән берлектә, өр-яңа проект башлап җибәрде.

Ул казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең иҗат күргәзмәләре - сынлы һәм кулланма-гамәли сәнгать әсәрләре белән эзлекле рәвештә таныштырып баруны күздә тота.

Бу уңайдан Татарстан Республикасы Милли музее һәм Халыклар дуслыгы йорты арасында мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан халыклары ассамблея­сы барлыгы 38 милли-мәдәни автономияне берләштерүен исәпкә алсак, моның ни дәрәҗәдә кызыклы проект булуына шик калмый.
- Татарстан халыклары ассамблеясына кергән милли-мәдәни автономия­ләрнең эшчәнлек мәйданы Халыклар дуслыгы йорты диварлары белән генә чикләнергә тиеш түгел. Аның эшчәнлек мәйданы бик зур, ул - бөтен Татарстан, - дип белдерде килешүне имзалау алдыннан Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов.

Милли музейның генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова исә үз чиратында Россия әрмәннәренең федераль милли-мәдәни автономиясе вице-президенты һәм Татарстан Рес­публикасы әрмәннәр җәмгыяте рәисе Михаил Хачатурянга һәрвакыттагыча инициатива күрсәтеп, башлап йөрүе өчен рәхмәтен җиткерде. Чөнки Милли музейга әрмән рәссамнарының беренче генә килүе түгел. Моңа кадәр дә мәшһүр рәссам Сергей Параджановның шәкерте Георг Мшицының Казанга багышланган күргәзмәсе зур резонанс тудыруын тамашачы әле дә хәтерли булыр. Гомумән алганда да, Татарстан рес­публикасы әрмәннәр җәм­гыяте башкалардан нәкъ менә сынлы сәнгать күргәзмәләрен бик еш уздырулары белән аерылып тора. Бу аларның бренды дияргә була. Халык­лар дуслыгы йортында даими эшләп килүче музейлары булу - аларның сынлы һәм кулланма-гамәли сәнгатькә хәерһахлы булуларына саллы дәлил булып тора. Әрмән уемчылары, сынчылары, чигүчеләре, чүлмәкчеләре, рәссамнарының Татарстанга багышланган эшләре тупланган анда, нигездә. Бер сүз белән генә әйткәндә, Татарстан халкына хөрмәт һәм дуслык төшенчәсенә тирән мәгънә салып башкарылган эшләр. Танылган рәссам Кайц Ваникянның киндергә иңдерелгән «Сөембикә»се үзе генә дә ни тора!

"Җан авазы"

Бу юлы да стартны алар бирә икән, монда бернинди «этеш-төртеш», «чиратсыз керү» юк. Чараның әрмән мәдәнияте көннәре кысаларында узуы начармы әллә?! Җитмәсә Маро Саргсянның Халыклар дуслыгы йортындагы музейда урын алган бу эшләре күптән инде зур аудиториягә чыгарга дәгъва белдерә иде. Шулай итеп, Әрмәнстан Рәссамнар берлеге һәм «Les Sieze Anges» Париж рәссамнары берлеге әгъзасы Маро Саргсянның шәхси күргәзмәсе әлеге проектның беренче карлыгачы булды. «Тормыш фәлсәфәсе» дип атаган аны автор. Ереванда яшәүче рәссамның ачылу тантанасында катнашуы тамашачыга сюрприз булды. Моңа кадәр дә Әрмәнстанда, Россиядә, Франция­дә, Испаниядә, Кувейтта күргәзмәләрен уздырган рәссам тамашачы белән дә аралашырга җай тапты. Авторның әйтүенә караганда, мәсәлән, Кувейтта рәссамның нәкъ менә шул рәвешле иҗат итүен аңлап та бетермәгәннәр. Алар ниндидер купшылыкка, зиннәтлелеккә күнеккәннәр. «Ә мин менә шушындый, мин шуның белән аерылып та торам», - дигән аларга рәссам.

"Җылылык алмашу"
Маро Саргсянның иҗаты, чыннан да, тоташ фәлсәфәгә корылган. Юкка гына бөтен гениаль әйбер гап-гади була димиләрдер. Маро да әйтергә теләгәнен бик гади тел, гади сурәтләү чаралары аша бәян итә. Шул ук вакытта бу гадилек артында никадәр гакыл, фәлсәфә ятуын аңлыйсың. Беренче карашка әллә ни яңалык та юк кебек. Рәссам да без йөргән сукмактан йөри, ул да шул ук вакыйгаларның шаһиты. Әмма тел башка. Чынбарлыкны бәян итү чаралары үзгә. Әйтик, әнә көн туса, без очраша торган шәһәр ыгы-зыгысы, халык ташкыны. Беркем беркемне ишетми, күрми. Барысының колаклары заман зәхмәте - колакчыннар белән томаланган. Битарафлык. Юкса янәшәдә генә чәчләр үрә торырлык нәрсәләр бар. «Сез шуны күрмисез дә, ишетмисез дә», - дип чаң кага рәссам. Акча чире кагылганнарны да үзенчә «хөкем» итүе аның. Бу очракта да, колакчыннар кебек үк, чын акчаларны эшкә җиккән рәссам. Ир-ат белән хатын-кыз затын бәйләп, бер-беренә тартып торган чылбырларны гына күр: акыл, җан, тән... Шул чылбырларның берсенә генә зәгыйфьлек килсә дә тотрыклылык булмый диюе. Рәссамның әнә шулай сүзсез дә аңлашыла торган эшләренә ихластан сокланасың. Алар шактый. «Җан авазы», «Язмыш кулы», «Ямалган йөрәк», «Намаз» - һәммәсе бер күрүдә истә кала торган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading