16+

Рада Нигъмәтуллина: «Сугыш елларында похоронкалар килеп торса да, Сабан туе өзелмәде ул»

Татар халкын Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый. Елына бер булган һәм иң көтеп алынган бәйрәме шушы аның. Бөтен борчуларын, тормыш мәшәкатьләрен өендә калдырып, мәйданга ашыга халык. Очраштыра, күрештерә, кавыштыра, сыный Сабан туе. Олысын-кечесен, яшен-картын үзенә сыйдырган, кунакчыл, юмарт, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаган шундый зур туй тагын кайда бар!...

Рада Нигъмәтуллина: «Сугыш елларында похоронкалар килеп торса да, Сабан туе өзелмәде ул»

Татар халкын Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый. Елына бер булган һәм иң көтеп алынган бәйрәме шушы аның. Бөтен борчуларын, тормыш мәшәкатьләрен өендә калдырып, мәйданга ашыга халык. Очраштыра, күрештерә, кавыштыра, сыный Сабан туе. Олысын-кечесен, яшен-картын үзенә сыйдырган, кунакчыл, юмарт, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаган шундый зур туй тагын кайда бар!...


Хәер, Сабан туйлары, җыеннар элек-электән әдәбият, сәнгать әһелләренең игътибар үзәгендә булган. Исәп башы бу очракта Болгар кабиләләренең Җәүшер елгасы буенда җыен уздырулары хакында язган Ибн-Фадлан язмаларына, XV-XVI гасырга караган «Идегәй» дастаннарына, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Шәриф Камал, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов кебек әдипләребезнең әсәрләрен, галим Карл Фуксның Казан татарлары турындагы хезмәтләренә барып тоташачак. Рәссамнарыбызга да Сабан туеның олпатлыгы, эчкерсез рухы гасырлар дәвамында язарларына азык чыганагы булып кала бирә. Лотфулла Фәттаховның тарихка кереп калган үз «Сабан туе» булган кебек, башкалар да бу олуг бәйрәмне еллар дәвамында үзенчә төрле яклап ача бара.



Мәшһүр сынчы Рада Нигъмәтуллина һәм аның автордашлары - кызлары Изабелла Рогожина һәм Марина Нигъмәтуллина исә соңгы елларда Сабан туеның бөтен барлыгын, егәрен чагылдырган моңарчы күрелмәгән скульптур композиция тудырдылар. Сабан туен моңа кадәр әле һичкемнең бу дәрәҗәдә колачлый алганы юк иде. «Эпохаль әсәр» дип бәяләделәр аны сәнгать белгечләре. Авторлар тарафыннан сигез ел дәвамында эшләнгән 240 сыннан торган әлеге күп фигуралы композиция Сабан туен гомерендә бер тапкыр күрмәгән кешегә дә аның бар асылын ачып бирергә сәләтле. Биредә Сабан туен ничек бар, шул рәвешле - тулы панорамасын тасвирлый алар. Нәрсәсе кызык, бу очракта син, үзең дә сизмәстән, «сын» сүзенең мәгънәви төсмеренең ниндидер тораташ каткан сыннан шактый аерылуын тоемлый башлыйсың. Мондагы динамика, мондагы бәйрәм рухы, күтәренкелек, колга башына эленгән башлы сөлгеләрнең җилдә «җилфердәве», «кыз куу»лар, соң чигенә җитәрлек итеп тартылган гармун күрекләре синең үзеңне дә бөтереп ала. Бәйрәмчә киенгән апа-җиңгиләр, кыз-кыркынның, егет-җиләннең һәрберсен аерым-­аерым күзәтә башлыйсың. Андагы типажлар искитмәле - һәрберсенең үз холкы һәм һәрберсе шул бәйрәм эчендә кайный.



Мондагы ыгы-зыгының, мондагы, беренче карашка, хаосның да үз тәртибе бар. Сый-нигъмәтләрне ашъяулыкларга төйнәп, ат арбасына утырып бәйрәмгә чыгып китүдән башлап, авторлар монда барысына да «эш таба» - алар бу очракта автор да, куючы режиссер да, этнограф та, фольклорчы да, тарихчы да... Дус-иш белән очрашу-күрешүләр, Сабан туеның бәһасен күтәргән ат чабышлары, бәйрәмнең умыртка баганасы булган көрәш - бар да игътибар үзәгендә. Сабан туена гына хас уеннарның да бөтенесе бар: кашыкка йомырка салып йөгерүләр, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләкләр белән йөгерү... Ара-тирә таныш йөзләр - ил агалары, әдәбият, сәнгать әһелләре дә очрап куя әле шунда. Монысы да табигый хәл. Рада Нигъмәтуллина әйтмешли, монда бер хилафлык та юк, Сабан туенда нәрсә булса, барысы да бар. Сабантуйларны балачактан ук күңеленә сеңдереп үскән сынчы андагы һәр детальне күңеленнән бөртекләп барлаган.



- Сабан туе минем тормышыма Казахстаннан Балчыклыга күченеп кайткач, 10-11 яшьләрдә килеп керде. Сугыш елларында похоронкалар килеп торса да, өзелмәде ул. Бөтен авыл белән Сабан туена йөри идек. Тыйнак кына булса да уздыралар иде аны. Әнием мәктәп директоры иде, аннан парторг итеп сайладылар, колхоз рәисе дә булды. «Гөлсем апа, кызыгызны булса да җибәрегез», - дип әйтәләр иде. Сабан туе ничек бар, шулай бөтенесе исемдә, җанымда саклана: көрәш, капчык сугышы... Барыннан да элек очрашу урыны иде Сабан туе. Күрше авылардан да киләләр иде, - дип искә ала сынчы.


Шунда ук Сабан туе скульптур композициясенә тотыну идеясенең ничек тууына да туктала. 2013 елда узасы универсиада хәбәре белән бергә килгән бу фикер. Универсиада кунакларына шушы милли бәйрәмне бөтен җетелеге белән скульптурада күрсәтәселәре килә. «Әйдәгез, эшләп карыйк», - диләр.

- Куркыбрак алынсак та, без бу теманы үз иттек, яраттык. Һәйкәлне эшләү, эре форма белән эш итү җиңелрәк булуын аңладык. Ә монда башлыча 30 смлы фигуралар. Бик вак, нәзберек эш. Мәйдан зур. Бәйрәм колачлы. Балалар мәйданчыгына да урын таптык, шул ук вакытта «Камал театры Сабан туенда» дигән темабыз да бар иде, - ди Рада Хөсәен кызы, әлеге шәлкем турындагы фикерләре белән уртаклашып.
Аның шактый өлешен Рәссамнар берлегенең 80 еллыгына багышланган юбилей күргәзмәсендә күрсәтте алар.



Авторларны бүгенге көндә иң сөендергәне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее ярдәме белән дөнья күргән «Сынчылык әсәрләрендә Сабантуй» дигән альбом булгандыр. Инде килеп тагын бер әйбер: безнең «Чәк-чәк», «Икмәк» музейларыбыз бар. Татарның бренды булган Сабантуй музеена кайчан чират җитәр икән? Шундый музей булган очракта, «Сынчылык әсәрләрендә Сабантуй» шәлкеме, һичшиксез, күренекле урын алыр иде анда.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading