16+

"Сөембикә" журналы затлы күргәзмә оештырды

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Казан Кремле" музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында гүзәл затларыбызның алтын кулларына мәдхия булып яңгыраган затлы күргәзмә ачылды. Аны «Сөембикә" журналы оештырды. Утыздан артык авторның эше тәкъдим ителә анда.

"Сөембикә" журналы затлы күргәзмә оештырды

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Казан Кремле" музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында гүзәл затларыбызның алтын кулларына мәдхия булып яңгыраган затлы күргәзмә ачылды. Аны «Сөембикә" журналы оештырды. Утыздан артык авторның эше тәкъдим ителә анда.

Күргәзмә залы буйлап йөргәндә, бу осталарның кулларына кодрәт биргән илаһи чыганакның башы кайда икән дә, анда илтүче сукмакны каян, ничек тапканнар дип хәйран каласың. Никадәр җылылык, никадәр нәзәкатьлелек, чисталык, никадәр гамь! Чаллыдан Гөлнара Җиһаншинаның кечкенә сабыйлар өчен тәгаенләнгән текстиль эшләнмәләре; Казаннан Альмира Борһанованың итәкләренә мех тоткан затлы камзуллары, милли стильдә тегелгән күлмәкләре; әниле-кызлы Ирэн Касвинова һәм Екатерина Базикянның гаҗәеп назәкатьлелек белән чигелгән калфаклары, изүләре, букчалары, пыялада эшләнгән милли бизәкләренә ничек битараф булмак кирәк! Асия Глебова һәм Ирина Зубцованың курчаклары милли рухлы, характерлы һәм үтә дә нәзберек эш булуы белән истә кала. Svarovski кристалларына яңа эш тапкан Наталья Саярованың шамаилләре дә әллә каян үзләренә игътибарны җәлеп итеп торалар. Кулланма гамәли сәнгать осталары арасында Зөлфия Сәлимҗанова, Юлия Болдырева һәм Людмила Латыповаларның да үз урыннары. Сәйлән һәм ярымкыйммәтле ташлар белән эшләүнең тәмен алар кемгә караганда да яхшы белә. Ә инде көмеш бизәнү әйберләренә өстенлек бирәсең икән, бу очракта, Татьяна Соловьеваның фирүзә, энҗе белән бизәлгән эшләнмәләре тирәсендә озаграк юананачаксыз. Ләйсәнә Садретдинова, Наталья Бабкина, Анастасия Бузенееваларның картиналары да үзенә бер. Хәер, проект авторларының әйтүенә караганда, биредә күңелгә хуш килгән кулланма гамәли сәнгать әсәрләрен, майлы буялар белән эшләнгән картиналарны сатып алу мөмкинлеге дә бар. Ә иң кызыгы шунда: болар барысы да хатын-кызларыбыз тарафыннан яратып укыла торган "Сөембикә" журналы битләреннән. Шуңа да журналда даими чыгып килүче "Хатын-кыз галәме" рубрикасы чын-чынлап җанланды дип әйтә алабыз.

- Без журналның һәр санын әзерләгәндә үзебезнең геройларыбызга ничек булдыралар, ничек өлгерәләр дип ихластан сокланабыз. Нинди генә тормыш йөге күтәрмәсен, хатын-кызның күпкырлылыгы, илһамының саекмавы, шуны башкалар белән дә бүлешәсе-уртаклашасы килүе сокландыра. Хатын-кыз, акчасын да таба, күңел җылысын да, - ди журналның баш мөхәррире Ләйсән Юнысова.

Соңгы елларда гомумән кул эшләре белән кызыксыну бермә-бер артты. Сезнең дә үзегезне сынап карыйсыгыз киләме? Әгәр шулай икән, кулланма гамәли сәнгать осталары сезне 21 март көнне әлеге күргәзмә эргәсендә узачак осталык дәресендә катнашырга чакыра.

Фото kazan-kremlin.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading