16+

«Шәмаил безне халык буларак саклап калырга ярдәм итә»

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр-хәдисләр язылган шәмаилләр һәр йортта диярлек бар. Шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте февраль аенда «Минем гаиләмнең шәмаиле» дигән конкурс игълан иткән иде. Татар шәмаиле конкурсына Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург, Казахстан һәм Австралиядән - барлыгы 125 катнашучыдан 300дән...

«Шәмаил безне халык буларак саклап калырга ярдәм итә»

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр-хәдисләр язылган шәмаилләр һәр йортта диярлек бар. Шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте февраль аенда «Минем гаиләмнең шәмаиле» дигән конкурс игълан иткән иде. Татар шәмаиле конкурсына Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург, Казахстан һәм Австралиядән - барлыгы 125 катнашучыдан 300дән...

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр-хәдисләр язылган шәмаилләр һәр йортта диярлек бар. Шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте февраль аенда «Минем гаиләмнең шәмаиле» дигән конкурс игълан иткән иде.
Татар шәмаиле конкурсына Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург, Казахстан һәм Австралиядән - барлыгы 125 катнашучыдан 300дән артык эш кабул ителгән. Жюри тарафыннан аларның 160ы сайлап алынган. «Традицион татар шәмаиле», «Һәвәскәр каллиграфия», «Балалар ясаган шәмаил», «Шәмаил - гаилә ядкәре» номинацияләре буенча билгеләнәчәк җиңүчеләр исә tatar-sunduk.ru сайтында оештырылачак тавыш бирү ярдәмендә билгеләнәчәк. Тавыш бирү 21 май - Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көненнән алып 12 июньгә кадәр барачак. Бүләкләү тантанасы Болгар җыены алдыннан, 14 июньдә узачак. Жюри тарафыннан иң уңышлы дип табылган 160 эшне 21 майдан 21 июльгә кадәр Ислам мәдәнияте музеенда да күреп булачак.
«Минем гаиләмнең шәмаиле» Россиякүләм татар шәмаиле конкурсына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, мөселман халыкларының һәркайсында ислам каллиграфиясенең үзенә генә хас традицияләре, техникасы бар.
- Төрекләрдә эбру популяр булса, татарлар шәмаил ясауның уникаль техникасын булдырган. Шәмаил ул - рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше. Әмма, ни кызганыч, әлеге сәнгать төренә юкка чыгу куркынычы яный. Аны бернинди сәнгать уку йортларында да өйрәтмиләр, - ди Рөстәм хәзрәт.
Ул шулай ук шәмаилнең тәрбияви роле турында да әйтеп узды.
- Мин Түбән Новгород шәһәрендә үстем. Җиде-сигез яшьләремдә иптәш малайлар белән гараж түбәсеннән сикерә идек. Дусларым сикерер алдыннан куллары белән чукынып алалар. Аларга ияреп, мин дә бервакыт кулымны күтәрә башлаган идем дә, шунда ук күз алдыма өебез түрендә эленеп торган шәмаил килеп басты. Мин дә беренче тапкыр татар кешесе булуымны аңладым. Димәк, шәмаил ул безне халык буларак та саклап калырга ярдәм итә, - диде ул.
Шәмаилне популярлаштыру максатыннан, 12 май һәм 1 июнь көннәрендә «Кол Шәриф» мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда татар шәмаилен ясау буенча мастер-класслар да үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading