16+

Татар бабайлары белән дус урыс абые кем ул?

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Андрей Кудряшевның агачтан уеп ясаган татар бабайларына кем генә битараф калыр икән! Әле күптән түгел Каюм Насыйри урамында «Шәһри Казан» газетасы редакциясе уздырган чәй бәйрәмендә дә кабат-кабат килеп карадылар аларны.

Татар бабайлары белән дус урыс абые кем ул?

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Андрей Кудряшевның агачтан уеп ясаган татар бабайларына кем генә битараф калыр икән! Әле күптән түгел Каюм Насыйри урамында «Шәһри Казан» газетасы редакциясе уздырган чәй бәйрәмендә дә кабат-кабат килеп карадылар аларны.

Бәйрәмгә аваздаш булуын гына күр әле син аның: татар бабае самавыр янында чәй эчеп утыра! Кулында чәйгә манчып эчәргә дигән шакмаклы шикәренә кадәр бар... «Без булдырабыз!» дип язылган әләм тоткан икенче бабай да хәйләкәр елмая. Кирәк бит елмаюны шуның кадәр дә оста итеп ирен читенә «элеп» куярга. «Булдырабыз!» Монда Андрей Андреевич үзе дә кимен куймый! Рәссам-уемчының татар бабайлары сериясенә кергән эшләрнең берничәсе генә әле болар. «Ә ни өчен нәкъ менә татар бабайлары?» - дигән урынлы сорау да туа шул чагында.

- Татарстанда яшәп тә, ничек инде татар бабайларын ясамыйсың,- ди ул. Ә алар чыннан да шактый. Күзләрен кыса төшеп хәйләкәр елмайганнары да, йөзләренә җитди кыяфәт чыгарып уйга калганнары да бар аларның. Арада тәсбих «тартып» йөрүчеләрен дә, капка төбендәге эскәмиядә эреле-ваклы гармунда «уйнап» яшь җилле чакларын юксынып утыручыларын да, урам себерүчеләрен дә очратабыз. Соңгысын да юктан гына агачка иңдермәгәндер рәссам. Биленә алъяпкычын бәйләгән мондый бабайларны ул кечкенәдән хәтеренә сеңдереп калган булса кирәк. Шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен уздырырга җыенучы рәссамның балачагында нәкъ шулай алъяпкычлар бәйләп капка төпләрен себерүчеләр дә аз булмагандыр. Булдыклы хуҗа иртәнге көтү белән, кеше-кара җитешкәнче дип, капка төбен ялт иттереп куючан бит. Менә шуларны күреп-белеп үскәнгә, рәссам ул бабайларны күптәнге танышлары кебек коя да куя.
- Тормыш мине гел уйламаганда әнә шулай агач белән бәйләде, - ди ул. - Юкса, рәссам булам дигән уй башта да юк иде. Ни дисәң дә, гап-гади эшче гаиләсеннән бит мин. Сәнгать мәктәбенә дә урамдагы бер малайга ияреп, аннан күрмәкче генә бардым. Бик теләп, яратып укыдым. Нибары бер тапкыр дәрес калдырдым. Анысы да 5 нче троллейбус аркасында. Урамда 30 градус суык, ә ул килми дә килми. Өскә-башка кияргә ни бар инде ул чагында: башта малахай бүрек тә, аякта прощай... Көтә-көтә тәмам катып беткәч, кире өйгә кайтып киттем, - дип искә ала Андрей Андреевич үзенең бала чагын. Ә аннан инде ул укуын төзүче-сәнгать училищесында дәвам итә. Армиядә хезмәт иткәндә дә булдыклы егет кулы белән ясалган рәсемнәргә, битлекләргә, плакатларга, сыннарга тиенәләр хәрби частьта. Ташкентның үзендә - үзәгендә хезмәт итә егет. (яшел чәйгә әле булса өстенлек бирүе дә шул еллардан калган гадәт аның.) Үзенең бизәк кисүгә, панно-мазарга әллә ни исе китмәсә дә, анысын да эшләргә туры килә. Ә менә геройларының йөз чалымнарын, мимикасына кадәр тотып алып, холык-фигыленә кадәр сынына сеңдерергә тырышкан аның кебек осталар сирәк. Монда бит саксызрак кылансаң, кулыңа тоткан сынның... карашына кадәр икесе ике якка «китеп баруы» да ихтимал. Ялгышырга ярамый. Бер уеп алган әйберне инде ябыштыра алмыйсың.
Төрлесен эшләп карарга туры килә аңа. Рестораннар, кафелар бизәгән чаклары да була. Елга вокзалында да аның кулы тигән урыннар була. Тик менә кул, күңел җылысын салып эшләнгән нәрсәләрнең җимерелүен, юкка чыгуын, шуларның рәттән җансыз «евро»га алыштырыла баруын гына аңлап бетерә алмый оста.
- Саный китсәң, күп инде алар. Никадәр җы­лылык иде аларда... Әйтик, шул ук уен кораллары фабрикасын гына алсак та. Юк бит хәзер. Әле беркөнне генә «Огонек» журналының элекке еллардагы төпләнмәсен карап утырдым. Осетия­дән бер ханымның фотосын биргәннәр. «Казан» дип язылган гармунда уйнап утыра... Тукай номерларына кадәр юк ителгәч, башкасын әйтмим дә инде... - дип өзгәләнә кулланма-гамәли сәнгать остасы.

Шулай да ни өчен агачка тукталган соң Андрей Кудряшев. Иң беренче чиратта, агач үзенең җылы материал булуы белән җәлеп итә аны. «Агачның җылысын сакларга кирәк», - диюе дә шуннан останың. Сүз дә юк, кем кулына эләгә бит әле ул агач. Әйтик, шул бер үк агачтан калак та ясап була, скульптура да... утын итеп ягып чәй кайнатырга, өй җылытырга мөмкин. Андрей Кудряшев исә башлыча юкә агачы белән эш итә. Йомшак, сыгылмалы, үзеннән-үзе җылы агач юкә. Әлбәттә, бу очракта эшкә яраклы агачны бер ел, ел ярым киптерү мәслихәт. Материалга кытлык кичерми анысы. Әле туганнары, әле дуслары хәбәр салып кына тора: «Фәлән җирдә бер юкәне давыл аударган, фәлән җирдә машина бәрдереп киткән...»

Үз эшенә таләпчәнлеге дә хәттин ашкан останың. Берәү булса: «Ярар, болай да булырга мөмкин бит», - дип, кайбер чакларда нәрсәгәдер күз дә йомар иде. Ә Кудряшев исә үзенә ошамаган әйберне бервакытта да кешегә тәкъдим итә торганнардан түгел. Иң яхшысы - күз көеге булып тормасын дип, юк итә ул аны. «Чөнки үзеңне дә, башкаларны да хөрмәт итәргә кирәк. Аңлашыла инде, ул менә болай булырга тиеш дигән әйбер юк, һәр рәссам үз мөмкинлегеннән чыгып эш итә. Мин Толстой йә булмаса Фазыл Искәндәр була алмаган кебек инде ул», - дип аңлата ул бу гамәлен.

Бу очракта, әлбәттә, һәркем үз урынында. Шул исәптән 1990 еллардан ук республика, Россия, халыкара күргәзмәләрдә катнашып килүче рәссам Андрей Кудряшев та. Рәссамның остаханәсендә булучылар диварда эленеп торган кечкенә генә автопортретка да игътибар итми калмый торгандыр. Яр буенда яткан өч-дүрт таш җиткән аны эшләп куярга. «Кара инде, тач үзе бит», - дип сок­ланырга гына кала.

...Ә оста ясаган бабайлар инде кайларда гына, кемнәрдә генә юк. Соңгы вакытларда урамда очраган таныш-белеш тә, останы туктатып, күңелле хәбәр җиткерә килә: «Кара әле, синең татар апасын «Пока все дома» тапшыруында күрдем. Спиваковта да бар икән ул! Кухнясында тора!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading