16+

"Укучыларын бирегә алып килергә атлыгып тормыйлар"

Казан дәүләт мәдәният институтында «Этномириада» халыкара-фестиваль-конкурсы быел өченче тапкыр уздырылды.

 "Укучыларын бирегә алып килергә атлыгып тормыйлар"

Казан дәүләт мәдәният институтында «Этномириада» халыкара-фестиваль-конкурсы быел өченче тапкыр уздырылды.

Елдан-ел географиясе киңәя бара фестивальнең. Быел да кайлардан гына килмәгәннәр: Чувашстан, Башкортстан, Мари Эл, Пермь өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Төркия, Кытай, Монголия, Колумбия, Казахстан, Грузия... Шулай булач, Татарстан районнарын инде әйткән дә юк. Фестиваль номинацияләрнең күплеге белән дә җәлеп итә. Биредә җыр-бию белән милли йолаларны күрсәтүчеләрне дә, төрле традицион уен коралларында уйнаучыларны да, кулланма-гамәли сәнгать осталарын да очратырга мөмкин. Иң кызыгы шунда, кем әйтмешли, уты-суы бергә була. Сайлап алу туры да, кулланма-гамәли сәнгать әсәрләреннән торган күргәзмә дә, гала-концерт та, җиңүчеләрне бүләкләү дә бөтенесе бер көн эчендә уза.

Кара көздә яңа чыккан чебиләр

Бирегә килгән коллективлар, әлбәттә, үзләрен күрсәтер өчен генә килми. Башкаларны да күреп, менә ничек эшләргә кирәк икән, дип, тәҗрибә дә туплый. Ә никадәр яңа дуслар таба монда катнашучылар. Тагын бер әйтеп бетергесез өстенлеге - әгәр дә фестивальнең гран-при иясе буласың икән, Казан мәдәният институтына укырга кергәндә өстенлектән файдаланачаксың - «иҗат туры»н үтеп тормыйсың дигән сүз. Җитмәсә биредә үзең өчен никадәр яңалык алып кайтасың. Әйтик, әнә сәхнәгә мариларның «Алан» фольклор ансамбле «Сурткайык - ешпоянлык» («Кош-корт - гаилә байлыгы») дигән йола-тамаша белән чык­кач, бөтен зал «ах» итте.

Сәхнәдә (кара көздә!) сап-сары йомшак йомгак кебек яңа чыккан чебиләр йөреп китсен әле! Бала-чагага җитә калды: «Кара, кара, чын чебиләр», - дип ушлары китте. Марича бер нәрсә аңламасак та, тавык-чебеш үрчемле булсын өчен башкарылган им-томга әллә ни тылмач кирәкми иде. Шуның кадәр җете, җырлы-биюле, тавыклы, әтәчле, чебиле номер булды ул. 4-5 яшьлек бала да, 80 яшьлек әби дә сәхнәдә мәш килә. Гран-прины алардан берәү дә күпсенмәде. Булдырдылар! Олы бүләкне «Этномириада» фестиваленең проект авторы, оештыру комитеты рәисе, Казан дәүләт сәнгать институтының этносәнгать кафедрасы мөдире, профессор Алсу Еникеева үзе тапшырды.
- Быел башка еллардан аермалы буларак, ике гран-при булды. Уен коралларында уйнаучыларның күплеге куанычлы хәл. Гөслә дә күрдек, монголларның борынгы уен коралы да чыкты сәхнәгә, ул курайчылар дистәләгән, - ди ул.

Фестивальдә читтән килүчеләрнең күплегенә игътибар итми калмыйсың. Әйтик, Кытайдан килгән Балгынай Нурлан кызы берьюлы ике номинациядә чыгыш ясады. Башта ул кием дизайны номинациясендә үзе теккән күлмәк, чигүле калфак һәм чигүле камзулын тәкъдим итсә, аннан шул ук киемнәре белән вокал буенча чыгыш ясарга ашыкты.

Тамашачыга чын-чынлап халык җәүһәрләре тәкъдим ителде гала-концертта. Гәрәй Мәгъсүмянов җитәкчелегендәге гөсләчеләр ансамбле дә теләсә нинди тамашаның түрендә булырга хак­лы. Моуран хуур да безнең өчен ят уен коралы. Улан-Батырдан килгән Баатар Рагчаасурэн чыгыш ясады анда. Без аны әле алга таба да күрербез шикелле. Чөнки егет Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керергә исәп тота икән. Башкортстаннан килгән курайчылар да, дәртле грузин биюләре (җитәкчеләре Теа Пертая) дә фестивальнең бизәге булды. Концерттан соң «Синтал» һид биюләре ансамбле (Гөлнара Лалиуллина) кызлары белән дә, Казан дәүләт мәдәният институтының «Сәйдәш» бию театры (Таһир Латыйфуллин) егет-кызлары белән дә фотога төшәргә теләүчеләр шактый иде.

Зәлиягә имтихан җиңеләячәк

Кулланма-гамәли сәнгать ос­талары арасыннан Балык Бистәсе районының Бәтке авылы кызы 11 нче сыйныф укучысы Зәлия Рәхмәтуллинага елмайды бәхет. Тукай иҗатына багышланган тулы бер серия (катыргыдан эшләнгән Тукай әкиятләре, Шүрәле, җен-пәриләр) тәкъдим итте ул. Гран-при иясе буларак, Зәлия Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергәндә, иҗат турыннан азат ителәчәк.


- Быел мин сәнгать мәктәбен тәмамлыйм. Бу эшләр дә шунда диплом эше буларак әзерләнде.Боларны укытучым тема тәкъдим иткәч, узган язда башлаган идем, - ди ул, бәйгедә җиңүенә шатланып.
Тәкъдим ителгән эшләр арасында күз төшәрлекләренең күп булуы сөенечле хәл. Бу инде фестивальнең дәрәҗәсе хакында сөйләүче фал. Әйтик, әнә Волжск шәһәреннән килгән Альбина Нуретдинованың эшләре дә төптән уйлап тотынган булуы күренеп тора. Җиңүнең 70 еллыгына багышлаган ул курчаклар тупланмасын. Кыз баланың кечкенәдән алып, әби булганчыга кадәр гомер агышы чагыла шуларда. Яуга озату, яралану, әсир төшү... сугыш михнәтләренең барысы да тасвирланган. Халык уенчыкларына хас булганча, ул да курчакларының йөз чалымнарын күрсәтми. Әмма бар да көн кебек ачык: бабасының авызына керердәй булып тыңлаучы кызның бөтен игътибары ветеранда булуы болай да күренә.
- Бабайның медальләрен ничек бар, шулай эшләргә тырыштым. Миңа калса, үзем теләгәнчә килеп чыкты, - ди автор.

Кукмарада киезнең җаен беләләр

Элек-электән итек басучылары белән дан тоткан кукмаралыларның кайда да киез белән алдыруы. Сәнгать мәктәбендә дә киез эшләнмәләргә өстенлек бирә алар.
- «Кукмара итеге»ннән Шамил Әхмәтшин безгә һәрвакыт чимал белән ярдәм итеп тора. Киез безгә балачактан якын. Хәтта Казанның 5 нче сәнгать мәктәбеннән Татьяна Бердникованың тәҗрибә уртаклашырга дип берничә тапкыр укучыларын да алып килгәне бар, - ди Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлнур Исхакова, укучыларның киез курчаклары, паннолары белән таныштырып.
Ә менә Светлана Гаврилова (Звенигово шәһәре) 1974-79 елларда Казан мәдәният институтында китапханәчеләр бүлегендә укыган. Ул әле дә китапханәче - методик үзәк мөдире. Әмма без аны ул көнне бик талымлы чигүче сыйфатында күрдек. Көннәрдән бер көнне ул үз-үзенә: «Ничек инде мин мари була торып, әбием Феодосия Павловна кебек чигә белмим», - ди. Һәм чын-чынлап эшкә тотына. Аларның милли чигүе нәрсә белән аерыла: биредә рәсем төшерү юк. Бизәк бары тик тукымадагы җеп санын чутлап кына башкарыла. Тырышканы бушка китми - хәзер әнә күргәзмәләрдән кайтып керми икән эшләре. Франциядә дә булган. Мәскәүдә дә...

- Бу күргәзмә, әлеге фестиваль кулланма-гамәли сәнгать аерым бер кысаларда катып калмасын, һәрвакыт эзләнүдә булсын, дигән максат куя үз алдына. Ел саен кызыклы, яңа авторларны казып чыгарырга, табарга тырышабыз. Үзебездә укып чыккан егетләр-кызлар күп килә. Әмма шунысы да бар: аларның бөтенесе дә үз укучыларын бирегә алып килергә атлыгып тормый әле, - ди кулланма-гамәли сәнгать, дизайн кафедрасы доценты Андрей Махинин.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading