16+

“Йолдызлык” – сәләтле балалар фабрикасы (Фото)

"Созвездие - Йолдызлык" ачык республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Соңгы, унынчы зональ тур Кайбыч районында үтте. Анда Кайбычның үзеннән кала Идел аръягында урнашкан җиде район: Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш балалары көч сынашты.

“Йолдызлык” – сәләтле балалар фабрикасы (Фото)

"Созвездие - Йолдызлык" ачык республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Соңгы, унынчы зональ тур Кайбыч районында үтте. Анда Кайбычның үзеннән кала Идел аръягында урнашкан җиде район: Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш балалары көч сынашты.

Кайбычның яңа салынган ике катлы мәдәният йортында энә төшәрлек тә урын юк иде. Берничә көн дәвамында балалар мәртәбәле жюри әгъзалары алдында сәләтләрен күрсәтте. Алар исә төрле киңәшләр бирде, мастер-класслар үткәрде.

Апас егете Булат Фәттерахманов сайлап алу турында өченче урынга лаек булган. Мин каршына диктофон китереп куйгач, зал тулы халык алдында каушамаган егет югалып калып, нинди җыр башкарасын да онытты. Соңыннан гына Асаф Валиев репертуарындагы "Әйләнеп кайтыгыз" җырын җырлаячагын әйтә алды.

Апасның "Нәүрүз" бию төркеме кызлары җитәкчеләре Рамия апалары янында бөтерелә иде.

Әле икенче ел гына чыгыш ясыйбыз, - диде алар тыйнак кына. Рамия Гомәрова үзе профессиональ хореограф түгел, татар теле укытучысы икән.

Үзем дә кечкенәдән биергә ярата идем. Бер көнне балалар килде дә, әйдәгез, төркем булдырабыз, сез безнең җитәкчебез булыгыз, диделәр. Башта мәктәптә генә чыгыш ясый идек, хәзер "Йолдызлык"ка кадәр барып җиттек, - диде Рамия Гомәрова. Кызлар исә каникуллар буе репетицияләрен туктамаганнар. Номерларын нибары ике ай эчендә әзерләгәннәр икән.

Сәхнәне берсеннән-берсе сәләтле балалар балкытты. Кайбычлылар да мондый тамашага күптән сусаганнар, күрәсең, алкышларын җәлләмәделәр. Районның "Йолдызлык"ка җитди әзерләнгәне күренә. Районнан дистәгә якын номер Казанда гала-концертта куелачак. Кайбычлыларның "Авыл-Dance" бию төркеме генә дә аерым игътибарга лаек. Төркем башкарган ике бию дә залда утыручы тамашачының чәчләре үрә торырлык акробатик номерларга, көлкеле хәрәкәтләргә бай иде. Төркем белән районның мәдәният бүлеге башлыгы Рамилә Әбләзова җитәкчелек итә. Биюне егет һәм кызларга Казаннан кайтып, биюче Ренат Хәйруллин өйрәткән.

Кайбычта сәнгать дөньясына Камил Мотыгый, Галия Кайбицская, Латыйф Халиди, Лидия Әхмәтова кебек бөек шәхесләрне биргән район бит ул. Бүген исә дәүләт программасы буенча биш мәдәният йорты төзелгән.

Районыбызга өстәмә белем бирүче педагогларны җәлеп итү өчен 15 яңа торак йорт төзеттек, шуларның бер өлеше шәһәрдән кайткан яшь белгечләр өчен, - диде Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Тамашачы өчен фестиваль бәйрәм булса, йөкнең иң авыр өлеше сәләтле балаларны бәяләүче жюри әгъзаларына төшә. Аларга бу ике көндә генә дә 210га якын чыгыш, 800дән артык бала арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга туры килде. Белгәнебезчә, һәр биш ел саен "Йолдызлык" фестивале Бөек Ватан сугышына багышлана. Быел да катнашучыларга аерым таләп - сугыш тематикасына караган бер номер әзерләү иде. Ярымфиналда гына да жюри әгъзалары 2000нән артык номер белән танышкан.

Бу Россиядәге төбәкләр арасында бердәнбер күренеш. 2010 елда без Антон Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать академия театрында (МХАТ) сугышка кагылышлы номерлар белән чыгыш ясаган идек. Шунда бөтен Мәскәүне гөрләттек, - диде "Йолдызлык" фестиваленең генераль директоры Дмитрий Туманов.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина исә һәр биш ел саен сугыш тематикасын сайлап алуның мөһимлеген ассызыклады.
Сугыш тематикасына багышланган номерлар балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияли, туган ягын, туган җирен яратырга өйрәтә. Ләкин конкурска формаль яктан гына килүчеләр дә булды. Кайбер балалар сәхнәдә ни җырлаганнарын да аңламады, - диде ул.

"Йолдызлык" балалары - киләчәктә консерватория, ГИТИС кебек мәртәбәле уку йортларының булачак укучылары. Менә бүген дә Зилә Сөнгатуллина үзенә бер-ике укучы күзләп куйган.
Консераториядә укырлык табигый сәләтләре булган балалар сирәк, алар меңгә бер булырга мөмкин. Мин сайлап алган балалар Татарстанның чын милли сәнгатен дөньяга танытуын телим, - диде ул.

Сайлап алу турында беренче, икенче, өченче урыннар алган "йолдызчыклар" 13-14 апрель көннәрендә булачак суперфиналда чыгыш ясаячаклар. Йомгаклау гала-концерты 18 апрельдә УНИКС концертлар залында һәм 25 апрельдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Соңгысында ТӨРЕКСОЙ илләре артистлары да чыгыш ясар дип көтелә. Бу елның көзендә "Созвезние - Йолдызлык" фестивале Кырым Республикасында да оештырылачак. Татарстан исә аларга оештыру эшләрендә булыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading