16+

Белоруссиядәге сайлаулардан соң илдә үзгәреш булырмы?

Җитәкче булып, кулыңнан дилбегәне озак еллар төшермичә бара алу өчен талант кирәк, әлбәттә. Вак-төяк оешма гына булса бер хәл әле, сүз дәүләт дилбегәсе турында бара.

Белоруссиядәге сайлаулардан соң илдә үзгәреш булырмы?

Җитәкче булып, кулыңнан дилбегәне озак еллар төшермичә бара алу өчен талант кирәк, әлбәттә. Вак-төяк оешма гына булса бер хәл әле, сүз дәүләт дилбегәсе турында бара.

СССРның Европа өлешендә беренчелек Белоруссия президенты Александр Лукашенкода һәм ул аны әле тагын арттырырга җыена.

Белгән кешеләр әйткәндер инде: кеше хакимияттә озаграк булган саен ул аңа ныграк ябыша. Халыкара тәҗрибәдән күренгәнчә, бәхсезлек очрагы, революция булмаса, яки сәламәтлеге какшамаса, ил башлыклары бик сирәк очракта гына хакимияттән үз теләге белән китә (статистика биш башлыкның берсе шундый дип күрсәтә). Узган гасырның урталарыннан санап карасаң, 101 илнең башлыгы дилбегәне 18 елдан артык кулында тоткан.

Күрше Белоруссиядә президентны сайлау алды кампаниясе бик “кайнар” барган иде: әлеге постка әүвәл 50 кеше үз кандидатурасын тәкъдим иткән булган. Күпсанлы иләкләр аша узгач, соңгы этапка аның бишесе генә калды. Гадәттәгечә, дәүләт өчен мөһим булган әлеге вакыйга алдыннан мәгълүмат кыры шаулый, сәяси белдерүләр ясала, вәгъдәләр бирелә, кайберәүләр читтән дә ярдәм ала. Күпчелек кандидатның төп көндәше, әлбәттә, хәзерге ил башлыгы. Әмма тәнкыйтьли беләсең икән, хәзергесеннән яхшырагын тәкъдим дә ит – дилбегәне үз кулыңа алу ул әле матур сөйләп, вәгъләр өләшү генә түгел. Бүгенге Белоруссияне Швейцария белән чагыштырып булмый, әмма элеккеге союздаш республикалар арасында ул иң уңышлысы. Чагыштыру өчен ерак барып йөрисе түгел, аның чиктәше булган Украинага гына күз саласы. Көндәшләр Лукашенко чорында хезмәт хаклары 1000 долларга җитмәвенә басым ясый. Әмма бушлай белем алу, медицина ярдәме, күп кенә льготаларны акчага әйләндерсәң, картина шактый гына үзгәрә. Хезмәт хаклары статистикасын яхшыртып була, шуның белән бергә катламнарга бүленеш тә үсәчәк, ә халыкның социаль якланышы кимиячәк, ди белорус белгечләре.

Саный китсәң, Белоруссиянең 26 ел эчендә ирешелгән уңышлары шактый, президентлыкка кандидатларның төп максаты илнең хәлен яхшырту, аның белән тагын да уңышлырак идарә итү түгел, ә сайлауларда җиңеп чыгып, “гадел” сайлаулар билгеләү. Ә андый сайлауларда кемнең җиңәсе билгеле, сценариен язып бирүчеләр бар. Бер сайлаудан икенчесенә хәтле вакытлыча гына дилбегәне кулына тотып торучыны икътисад та, халыкның социаль хәле дә борчымый.

Ә сценарий бик нык әзерләнгән булган, күрәсең, Лукашенко китәчәк дип букмекерларда куелган ставканың суммасы 1 миллион еврога тигезләшкән, фараз расланган очракта алар 12 тапкыр күбрәк отыш алган булырлар иде. Ставка кую серләрен белүчеләр теләсә кайсы сәяси вакыйгалар вакытында акча да эшли ала икән. Берәүләр өчен – шәхси мәнфәгать һәм акча, ә икенчеләренең язмышы һәм киләчәге. Бу сүзләрне язып мин Христофор Колумб булмыймдыр, шулай икәне күптән билгеле һәм ул географик чикләр артына кереп бикләнми.

Белоруссиядә әлегә элеккеге президент калды. Әмма мәңгелек нәрсә юк. Озак еллар бер генә кулларда булган дилбегә алмашу чорын икенче бер союздаш республика – Казахстан узды. Ләкин Көнбатыш белән Көнчыгышның аермасы бар: башка менталитет, гореф-гадәт. Белоруссиядә ул башкача булачак, без әле ул көннәрнең дә шаһиты булырбыз.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading